Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2017» финалистлары соңгы сынау уза

Бу минутларда Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабы уза. Тугыз мөгаллим гимназия укучыларына дәрес бирә, һәм бер тәрбияче шул ук гимназия...

Бу минутларда Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабы уза. Тугыз мөгаллим гимназия укучыларына дәрес бирә, һәм бер тәрбияче шул ук гимназия каршындагы балалар бакчасына йөрүче төркем белән шөгыльләнә.


IMG_9249
IMG_9282 IMG_9297 IMG_9290IMG_9247



  1.   Флюра Абдуллина, Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең химия-биология укытучысы  алтынчы сыйныфта биология.


(Тема: «Җимешләр һәм аларның классификациясе»)



  1.  Гөлүсә Әһлиуллина, Нурлат районы Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе.


(Тема: Илдар Юзеев. «Бакчачы турында баллада»)



  1.  Гөлназ Вәлиева, Әгерҗе районы Тирсә гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле математика укытучысы. 9 нчы сыйныфта математика дәресе.


(Тема: «Гади һәм катлаулы процентлар»)



  1.  Фирая Галиева, Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. 3 нче сыйныфта әдәби уку дәресе.


(Тема: «Тылсымлы ачкыч – белемле булу»)



  1. Клара Гарипова, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 8 нче сыйныфта татар теле дәресе.


(Тема: «Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү»)



  1.  Раушания Нигъмәтуллина, Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе. Мәктәпкә әзерлек төркемендә пыяла тактада ком белән рәсем ясау буенча мастер-класс


(Тема: «Тылсымлы ком»)



  1. Мортазина Ләйсән Габбас кызы, Мөслим районы Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. 3 нче сыйныфта татар теле дәресе.


(Тема: «Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше»)



  1. Чулпан Ситдыйкова, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 7 нче сыйныфта татар теле дәресе.


Мәртәбәле жюри составына Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы,  мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, «Авыл укытучысы» һәм «Ел укытучысы» конкурсларында җиңүчеләр керә.


Бәйгенең йомгаклау этабыннан соң конкурсантлар «Аҗаган» балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә экскурсиядә катнашачак.


Призлы урыннар алучылар һәм номинантлар  Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Укытучылар көне уңаеннан уздырылачак тантанада кыйммәтле бүләкләр алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ