Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2017» конкурсының җиңүчесе билгеле

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы-2017» конкурсының финал өлеше тәмамланды.3 этапка узучылар һәркайсы эчтәлекле, кызык, заманча дәресләр күрсәтте. Җиңүчеләр арасы...

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы-2017» конкурсының финал өлеше тәмамланды.


3 этапка узучылар һәркайсы эчтәлекле, кызык, заманча дәресләр күрсәтте. Җиңүчеләр арасында баллар аермасы бик аз булу да конкурсантларның бик көчле булуларын исбатлый.


Мәртәбәле жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, »Авыл укытучысы» һәм «Ел укытучысы» конкурсларында җиңүче мөгаллимнәр кергән иде. WhatsApp Image 2017-09-22 at 09.38.43


459 балл җыеп, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Гарипова  «Авыл укытучысы-2017» конкурсының җиңүчесе булды. Икенче урында 446 балл белән Әгерҗе районы Тирсә гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле математика укытучысы Гөлназ Вәлиева, өченче урында 444 балл белән Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Нигъмәтуллина.


Уңдан беренче: Клара Гарипова Уңнан беренче: Клара Гарипова

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:



  1. “Балаларга мәхәббәт” номинациясендә – Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Сыйтдикова.

  2. “Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә Нурлат районы Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Әһлиуллина.

  3. “Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә – Мөслим районы Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Мортазина.

  4. “Активлык тарафдары” номинациясендә Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова.

  5. “Предметка мәхәббәт” номинациясендә – Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең химия-биология укытучысы Флюра Абдуллина.

  6. “Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фирая Галиева.
    Флюра Абдуллина Флюра Абдуллина
    Фирая Галиева Фирая Галиева
    Гөлназ Вәлиева Гөлназ Вәлиева
    Раушания Нигъмәтуллина Раушания Нигъмәтуллина


«Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы-2017» конкурсының йомгаклау этабын үткәрүдәге ярдәмнәре өчен Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинага, директор урынбасары Гөлшат Нуретдин кызы Шәйхелисламовага зур рәхмәтләрен җиткерә. Шулай ук йомгаклау этабында катнашучыларага мавыктыргыч экскурсия үткәргән «Аҗаган» балалар фәнни-күңел ачу үзәге хезмәткәрләренә дә редакция үзенең рәхмәт сүзләрен юллый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ