Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2018». Җиңүчеләрне бүләкләдек

Казанның «Катык» ресторанында «Авыл укытучысы –2018» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Матур, эчтәлекле һәм зәвыклы үтте ул. 5 октябрь укытучыларның һөнәри бәйрәме булып, шундый мәртәбәле...

Казанның «Катык» ресторанында «Авыл укытучысы –2018» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Матур, эчтәлекле һәм зәвыклы үтте ул. 5 октябрь укытучыларның һөнәри бәйрәме булып, шундый мәртәбәле бәйгедә җиңү яулаган мөгаллимнәрнең, республикабызның төрле почмакларыннан бер табын артына җыелулары бәйрәм өстенә бәйрәм ясады.


DSC02501


Инде бу балалар белән ничек уртак тел табармын да, ачык дәресемне ничек бирермен икән дип дулкынланырга да кирәкми; менә бит монысы да яхшы дәрес, монысы да калышмый, балларны ничек куярга соң дип баш ватарга да кирәкми; дәрес вакыты чыгып бара бит инде, ничек туктатырга бу укытучыны, икенчесе, өченчесе әзер микән дип борчылырга да урын юк: бәйрәмчә матур итеп киенеп-ясанып килгән мөгаллимнәр дә, жюри әгъзалары да, конкурсны оештырып, үткәреп җибәрүчеләр дә барысы бергә җыелып, уен-көлке сөйли, бәйге турында фикерен алыша.


Менә бәйрәмнең кульминациясе – җиңүчеләр һәм номинантларны бүләкләү башлана. Аларның кемнәр икәнен тагын бер кат искәртеп китсәк тә була.DSC02470-500x333Бәйгенең абсолют җиңүчесе итеп, баллар саны буенча Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу ХӘМИДУЛЛИНА табылды. Ул конкурсантлар арасында иң күбе – 415 балл җыйды.


II урында – 407 балл белән Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы Вафия КӘРИМУЛЛИНА.


III урында – Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия ЮНЫСОВА. Аның баллар саны - 382.


Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:


«Балаларга мәхәббәт» номинациясендә – Алсу НУРЕТДИНОВА, Әгерҗе районы Кичкетаң урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.


«Тема тирәнлеге өчен» номинациясендә – Мөнирә ХАҖИПОВА, Лениногорск районы Иске Иштерәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


«Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә – Гөлчәчәк ӘГЪЗАМОВА, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы.


«Активлык тарафдары» номинациясендә – Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА, Кукмара районы Н.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.


«Предметка мәхәббәт» номинациясендә – Наилә САДРИЕВА, Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.


«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә – Светлана ФАЗЫЛОВА, Мөслим районы Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы.


«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә – Иркә ХӘБИБУЛХАКОВА, Сарман районы Петровка заводы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.DSC02864


Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләрне “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева тапшырды. Тантананың мәртәбәле кунагы “Татмедиа” АҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин мөгаллимнәрне җиңүләре һәм һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Сөмбел Таишева шулай ук конкурсны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән ТР мәгарифне үстерү институты ректоры Ногуманова Людмила Николаевнага, институт хезмәткәрләре Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызына, Һадиева Гөлнара Васыйл кызына, КФУның милли педагогикасы фәнни үзәге доценты Садриева Рәисә Әфтәх кызына, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызына һәм әлеге уку йорты коллективына рәхмәт хатлары тапшырды.


“Мәгариф” журналының авыл укытучыларының абруен күтәрүне максат итеп куйган чираттагы зур проекты тәмам, ә башкалары дәвам итә. Димәк, хөрмәтле мөгаллимнәр, сезне яңа проект-конкурсларда катнашуыгызны көтеп калабыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ