Логотип Магариф уку
Цитата:

Балабызга күз тиде

Актанышта гомер итүче Лира апа һәм Газинур абый Гәрәевләрнең өч бала: Гүзәл, Гөлнара, Газиз. Гаилә башлыгы бензин салу станциясендә хезмәт куйган, Гөлнара авырый башлагач, эшен ташларга мәҗбүр булган....

Актанышта гомер итүче Лира апа һәм Газинур абый Гәрәевләрнең өч бала: Гүзәл, Гөлнара, Газиз. Гаилә башлыгы бензин салу станциясендә хезмәт куйган, Гөлнара авырый башлагач, эшен ташларга мәҗбүр булган. Лира апа исә Актаныш район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.



Авыруның беренче билгеләре башланганда Гөлнарага унике яшь була. Әйбәт кенә укып йөргән үсмер кыз теше сызлауга зарлана башлый. Башта –Актанышка, аннан Казанга теш табибына алып баралар. Кызның хәтта сау тешләрен дә суырып алалар. Тик Гөлнараның хәле уңайланмый.


“Бер кирәкмәгәнгә баланың күпме тешен актардылар, – ди Газинур абый. – Сәбәбен барыбер белмәдек. Ут кебек үткен, оста йөзүче кызыбызга күз тигәндер, дип, белекче әбиләргә дә йөрдек. Аннан Уфага, таныш табибларга киттек. Ныклап тикшергәч: “Сәбәп теш казналыкларында түгел”, – дип аңлатты табиб. Бу сүзләрдән соң Республика балалар клиник хастаханәсенә юл тоттык”.


Сынауларның башы гына була әле бу. Казанда тәгаен диагноз куелмагач, Гәрәевләр Мәскәүгә – фәнни тикшерү ревматология институтына юллама ала. Аннан аларны Н.Блохин исемендәге Россия фәнни онкология үзәгенә җибәрәләр. Биредә исә: “Үсмер кызда лейкоз, 80 процент зарарлану. Нишләп алдан килмәдегез?” – дип аптырыйлар. “Шул көнне аяк астыннан җир убылган кебек булды, – ди Лира апа. – Күңелдә шик бар иде, ләкин һаман яхшыга өметләндек. Яңадан Казанга кайтып, Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегенә яттык. Гөлнара ике тапкыр химия терапиясе алды. Апасы белән чиратлап кизү тордык”.


Лейкоз җиңелде генә дигәндә, Гөлнараның хәле тагын начарлана. Ул бөтенләй йөри алмаслык дәрәҗәгә җитә. Янә Казанга баралар. Тикшерү үткәргәннән соң, табиблар: “Лейкоз чигенгән, әмма көчле химия терапиясе нәтиҗәсендә организмнан кальций юылып чыккан. Мондый очраклар ун меңгә бер генә була”, – диләр. Гади итеп аңлатканда, Гөлнараның сөякләре ашала, буыннары тотнаксызлана. Шулай итеп икенче төрле сынау – ревматологик чир белән көрәш башлана. Тик Казанда кызга ярдәм итеп булмавын әйтәләр. Сөякләр үсә, шуңа да буыннарны алмаштырып булмый. Шуннан Гәрәевләр янә Мәскәүгә – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының гематология фәнни үзәгенә баралар. Тәҗрибәле табиблар ата белән ананың күңелендә өмет уята: тез буыннарына Германиядә җитештерелгән керамик эндопротезлар куярга мөмкин. Ләкин аның бәясе кыйммәт – 500 мең сум. Алар белән Гөлнара кимендә 20 ел йөриячәк.


“Бер мәл югалып калдык, – дип сөйли Лира апа. – 500 мең сум безнең өчен бик зур акча. Кредит алсак аена 20 мең сум түләргә кирәк. Нишләргә? Озак уйлашканнан соң, йортны сатарга булдык. Гөлнарабыз авырый башлаганда күченгән генә идек, карап торган бердәнбер йортыбыз. Киң, иркен, дистә еллар салдык без аны. Әлбәттә, бу карарны кабул итү җиңел генә булмады. Ләкин балабызның исәнлеге кадерлерәк иде. Без теләгән бәягә йортны сатып алырга теләүче кеше табылды. Куллар биреп сөйләштек. Алар киткәч, Гөлнара үкси-үкси елады: “Зинһар, сатмагыз йортны. Шушы нигездә генә аякка басармын кебек. Өйне сатсак, нишләрбез? Кайда яшәрбез?” Кызыбызны кочаклап еладык. Йортны сатмаска карар кылдык. Әтисе дә: “Аллаһ Тәгалә икенче җаен бирер...” – диде”.


Чынлап та, җае чыга. Инде банкларга барып, кредит турында белешеп йөргән бер көнне Лира апа очраклы гына Актаныш районының иҗтимагый советы рәисе Земфира Хафизованы очрата. Ана кеше операциягә 500 мең сум акча кирәклекне әйтә.


“Земфира апа районда зур ихтирамга лаек кеше, – ди Лира апа. – Халыктан, район җитәкчелегеннән ярдәм сорарга кирәк, дип киңәш итте. Алай гына да түгел, бу эшне үзе башлап йөрде. Аерым кешеләр, төрле оешмалар, Актаныш районының ул чагындагы район советы җитәкчесе Илнар Фәттахов безгә акчалата ярдәм күрсәтте. Санаулы көннәр эчендә 500 мең сум акча җыелды. 2015 елның май аенда Гөлнарага Мәскәүдә операция ясадылар, тез буыннарын алмаштырдылар”.



...Бүген Гөлнараның хәле уңайлана кебек, таяк белән йөри башлаган. Шулай да сызланудан интегә икән, төннәрен аеруча. Өч айга бер Мәскәүгә табибларга күренергә бара ул. Алда әле тагын операцияләр көтә, кулының буыннарын алыштырырга кирәк. Ничек кенә булмасын, кыз барысы да яхшы булачагына ышана, өметләнә. Без аңа изге теләктә калабыз.









Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ