Логотип Магариф уку
Цитата:

Балага юнәлеш сайларга булышырга кирәк. Шунда укырсың, дип кенә булмый - Рөстәм Миңнеханов

Укучының киләчәктә нинди юнәлеш буенча китәчәге 8 нче сыйныфтан төгәл билгеле булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади совет утырышы...

Укучының киләчәктә нинди юнәлеш буенча китәчәге 8 нче сыйныфтан төгәл билгеле булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади совет утырышында әйтелгән чыгышында белдерде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаша.


 

Рөстәм Миңнеханов һөнәри ориентациянең әһәмиятен ассызыклап, 8 нче сыйныф укучысына алга таба кайда яхшырак булачагы турында күзаллау булырга тиешлеген белдерде. “Бу мәсьәләләрдә үзебез теләктәшлек күрсәтергә тиешбез. Балага дөрес юнәлешне сайларга булышырга кирәк. Шунда укырсың, дип кенә булмый. Укучының мөмкинлекләрен, сәләтен ачарга ярдәм итәргә кирәк. Ул үзенә туры килгән һөнәрне үзләштерергә тиеш”, - диде Президент.


Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, уку йортлары педагогларының квалификацияләрен республика предприятиеләрендә күтәрергә кирәклеген әйтте. Республика башлыгы чыгышында югары һәм махсус урта һөнәри уку йортларының чыгарылыш белгечләре һәм вакансияләр санында тәңгәлсезлек проблемасын да билгеләп үтте. “Безгә эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруны дәвам иттерергә кирәк”, - диде Президент.



Республика башлыгы эш бирүче оешмаларны белем бирү программаларын эшләүгә, уку йортлары белән шефлык элемтәләрен булдыру эшендә активрак булырга өндәде. Рөстәм Миңнеханов яшь белгечләрнең республикадан читкә китүе, аларны республикада тотып калу мәсьәләсенә дә тукталды.


Утырышта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Бу мәсьәлә буенча, шулай ук, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкаларның чыгышы көтелә.



"Татар-информ" МА материаллары буенча
Фотосурәтләрнең чыганагы: prav.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ