Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар гына түгел, укытучылар да җәйге лагерьдә ял итә

27-30 нчы июнь көннәрендә  Арча педагогия көллияте базасында булачак укытучылар өчен җәйге мәктәп эшли. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган мәктәптә КФУ, Алабуга, Яр Чаллы дәүләт п...

IMG_000327-30 нчы июнь көннәрендә  Арча педагогия көллияте базасында булачак укытучылар өчен җәйге мәктәп эшли. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган мәктәптә КФУ, Алабуга, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетлары студентлары ял итә. Ял итә дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки булачак укытучыларның һәр минуты кадерле. Биредә алар химия, биология, физика һәм башка предметларны татар телендә белем бирү күнекмәләрен үзләштерә. Һәр студент бирелгән тема буенча проект эше эшләп тапшыра. Программа да шактый кызыклы: ветеран, алдынгы мөгаллимнәр катнашында мастер-класслар,  «Әлифба», Арча районы авылларында урнашкан музейларга экскурсияләр, флешмоб, акыллы батлл һәм башка кызыклы чаралар уза.


– Мәсәлән,  бүген, 29 июнь көнне «Арча кичләре тапшыруы», татарча дискәтүк узачак, ә иртәгә лагерьның ябылу көнендә Сабантуй уздырырга исәп тотабыз,-дип хәбәр иттеләр безгә оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ