Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар ничә сәгать йокларга тиеш?

Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзор мәктәп укучыларының көндәлек режимы буенча әти-әниләргә киңәшләрен бирде. Белгечләр исәпләвенчә, башлангыч сыйныф укучыларының йокысы 10-10,5 сәгатьтән дә ким булм...

Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзор мәктәп укучыларының көндәлек режимы буенча әти-әниләргә киңәшләрен бирде. Белгечләр исәпләвенчә, башлангыч сыйныф укучыларының йокысы 10-10,5 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Ә беренче сыйныфтагыларга көндез дә 1-2 сәгать ятып алу киңәш ителә. 5-7 нче сыйныфларда белем алучы балалар шулай ук көненә 10 сәгать чамасы йокласа яхшы. Ә менә 8-9 нчы сыйныфларда, йокы вакытын бераз киметеп, 9-9,5 сәгатькә калдырырга да мөмкин. Бары тик югары сыйныфларда гына балалар олыларча 8-9 сәгать кенә ял итә ала, ди белгечләр.


Йокының бала сәламәтлеге һәм эшчәнлегенә турыдан-туры йогынтысы күптән дәлилләнгән инде. Йокысы туймаган, көн саен нормадан 2-2,5 сәгатькә азрак ял иткән баланың баш мие дәрестә укытучы аңлатканнарның өчтән бер өлешен кабул итә алмый. Шуңа да имтихан, контроль эшләр алдыннан гадәттәгедән бер сәгатькә күбрәк йокларга киңәш итә белгечләр.


Ә менә тизрәк йоклап китү өчен көн саен бер үк вакытта ятарга, кичке 7 дән соң тавышлы уеннар уйнамаска, урамда йөреп керергә, юынып алырга, китап укырга кирәк икән. Йокы бүлмәсе яхшылап җилләтелгән, утлар сүндерелгән булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ