Логотип Магариф уку
Цитата:

Салават Фәтхетдинов төркеме балалар бакчасында

Салават Фәтхетдинов төркеме артистлары үзләре бизәде аларның бәйрәмен бүген.

Бу көнне яңгыраган җырлар, сөйләнгән сүзләр 183 балалар бакчасы сабыйларының хәтерендә озак сакланыр мөгаен. Ник дигәндә гади генә кичә түгел, Салават Фәтхетдинов төркеме артистлары үзләре бизәде аларның бәйрәмен бүген. Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу үзенчәлекле чарада Альфред Якшәмбәтов, Ядегәр Хәбибуллин, Илфат Шәехов һәм Гөлназ Муллаәхмәтоваларның чыгышлары кемне генә битараф калдырыр икән.

Кичәдә олы артистлар белән беррәттән балалар үзләре дә катнашты. Алар татар теле тәрбиячесе Эльмира Сафина белән Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләреннән тамаша күрсәттеләр. "Онытылмаслык бәйрәм өчен артистларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез", - ди балалар бакчалары тәрбиячеләре.

Фотолар балалар бакчасы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ