Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балалар ялын оештыруда Татарстан лидер»

Боровое Матюшинодагы “Идел” яшьләр үзәгендә 13-16 сентябрьдә балаларның ялын һәм сәламәтлекләрен ныгытуны оештыруга багышланган төбәкара конференция ачылды. Конференция эшендә Россиянең 32 төбәгеннән...

DSC02013DSC01975Боровое Матюшинодагы “Идел” яшьләр үзәгендә 13-16 сентябрьдә балаларның ялын һәм сәламәтлекләрен ныгытуны оештыруга багышланган төбәкара конференция ачылды. Конференция эшендә Россиянең 32 төбәгеннән 150 делегат катнаша. География төрле: Сахалин, Кырым, Мәскәү, Магадан, Хабаровск, Саратов... Өч көн дәвамында барган чара әлеге эшчәнлеккә кураторлык итүче министрлар, министр урынбасарлары,  департамент директорлары һәм әлбәттә инде балалар ялын турыдан-туры оештыручы белгечләр, методистлар, лагерь директорларының тәҗрибә уртаклашу мәйданына әвереләчәк. Эш барышында Татарстанда 2018 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләренә; төбәкара һәм ведомствоара багланышларга; алдынгы тәҗрибә һәм балалар ялын оештыруда булган проблемаларга  басым ясалачак.DSC01982Конференция үзенең эшен башлаганчы ук кунаклар Татарстанда балалар ялын оештыручы төрле юнәлештәге “Сәләт”, “Балалар лагерьлары лигасы”, “Яшел каникуллар”, “Территория МЫ”, “Җәйге хәрби-патриотик палаткалы лагерьлар” һ.б. тарафыннан оештырылган күргәзмә-презентацияләр белән танышты, лагерь җитәкчеләре, әйдаманнардан үзләрен кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар алды. “Без берничек тә начар эшли алмыйбыз, чөнки безгә иң кадерле кешеләрен ышанып тапшыралар”,-диләр алар.DSC01971


Сахалин өлкәсенең фән һәм мәгариф министры урынбасары Елена Бабина да шунда: “Татарстан Россия күләмендә барлык юнәлешләрдә дә әйдаман булуын еллар дәвамында раслап килә. Күргәзмә шактый кызыклы. Конференция шулай ук күп нәрсәләр вәгъдә итә. Балалар ялын оештыруда биредән яңалыклар алып китәрбез дип өметләнәм”,- дип кызыксынып карап чыкты күргәзмәне.DSC01973DSC01959


Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов балалар ялын оештыру колачлырак була баруын конкрет саннар белән раслый килде. Әйтик, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, махсус коррекцион мәктәпләрдән һәм социаль яктан куркыныч саналган 3200 бала шәһәр яны лагерьларында; сәламәтлекләре чикле 358 бала махсус сменаларда ял иткән; фәннәр буенча олимпиадаларда, иҗат, спорт бәйгеләрендә җиңүче 17 145 шулай ук игътибардан читтә калмаган. 3 дәүләт лагеры ел дәвамында эшләүгә күчкән;  республиканың 6 лагеренә реконструкция ясалып, яңабаштан төзелгән...Безымянный 1Безымянный


Балалар һәм үсмерләрнең туризм һәм туган якны өйрәнү Федераль үзәге директоры, Россия Федерациясенең туризм буенча координация советы әгъзасы Сергей Лочан үзенең чыгышында балаларның ялын оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасын лидер дип бәяләде һәм «Лето» республика үзәгенең 20 еллыгы уңаеннан аның  директоры Раил Моратшинга Рәхмәт хаты    тапшырды.DSC01983

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ