Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны фигуралы шуу серләренә өйрәтәбез

Россиядә спортны бик күпләр ярата. Шөгыльләнергә дә, спортчыларны күзәтергә дә... Шуңадыр инде, 2015 елдан башлап Россиядә аңа бәйле тагын бер дата барлыкка килде. Бу – Кышкы спорт төрләре көне. Әлеге...

Россиядә спортны бик күпләр ярата. Шөгыльләнергә дә, спортчыларны күзәтергә дә... Шуңадыр инде, 2015 елдан башлап Россиядә аңа бәйле тагын бер дата барлыкка килде. Бу – Кышкы спорт төрләре көне. Әлеге яңа спорт бәйрәме Россия Хөкүмәте һәм Олимпия комитеты тарафыннан гамәлгә кертелгән. Ул ел саен 7 февральдән соң килгән ялларда үткәрелә. Димәк, быел ул 11 февральгә туры килә. Бәйрәмнең ял көннәрендә үткәрелүе кышкы спорт төрләрен яратучыларга һәм, гомумән, спортка битараф булмаган һәркемгә дә актив ял өчен менә дигән сәбәп булып тора.iv8tYGVkzcE


Кышкы спорт төрләре күптөрле. Алардан чаңгыда ярышу, хоккей, фигуралы шууны әйтеп үтәргә була. Бүген сүзебез исә әйтеп узылганнарның соңгысы хакында...


Фигуралы шуу – иң матур спорт төрләренең берсе. Кайсы гына бала Ирина Слуцкая, Евгений Плющенко кебек осталарга тиң булырга, матур хәрәкәтләр ясап, тимераякта шуарга теләмәгән икән. Тик зәңгәр экраннар аша боз өстендә кош кебек җиңел генә «очып йөргән» фигуралы шуу осталарына бу дәрәҗәгә ирешү өчен күпме тырышлык таләп ителгәнен алар үзләре генә белә.


Тарихка күз салсак...


Бозда бөтерелеп шуу бронза чорында (б.э.к. IV–I гасырлар) яшәгән әби-бабаларыбыздан ук килә икән. Археологик тикшеренүләр вакытында сөякләрдән ясалган тимераякларга тап булган белгечләр шундый нәтиҗә ясаган. Әмма спорт буларак ул, мөгаен, ХII гасырда Голландиядә беренче тимераяклар җитештерә башлаганнан соң гына үсеш алгандыр.


Россиягә беренче тимераякларны Европадан Петр I алып кайта. Ә фигуралы шууның туган көне булып бездә 1864 ел санала. Шул елны тимераякта шуарга теләгән барлык кешеләр өчен Мәскәүнең Садовая урамындагы Юсуповлар бакчасында шугалак ачыла. Унике елдан анда фигуристларның беренче ярышлары үтә. Шулай итеп, фигуралы шуу, мөстәкыйль спорт төре буларак, XIX гасырда формалаша, дип әйтергә тулы хокук бар. Ул югары җәмәгатьчелеккә шул кадәр ошап китә ки, 1871 елда рәсми рәвештә тимераякта шуучыларның I конгрессы уздырыла. Шунысы да билгеле: фигуралы шуу буенча 1882 елда Венада узган халыкара ярышта ирләр генә катнаша. 1924 елдан әлеге спорт төре кышкы Олимпия уеннары программасына кертелә, һәм, шуннан соң алтмыш ике ел вакыт узгач кына, ул рәсми ярышлар исемлегенә теркәлә.


 


Кайсын телисең, сайлап ал


Фигуралы шууны спорт һәм сәнгать кушылмасы дисәк, ялгыш булмас. Чөнки әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләрдән физик яктан әзерлек, ныклык һәм шул ук вакытта артистлык, иҗадилык, биюгә осталык кебек сыйфатлар сорала. Бүгенге көндә аның дүрт төре бар:


Ялгыз фигуралы шуу төрендә, исеменнән үк күренгәнчә, бер генә шуучы (ир-егет яки хатын-кыз) катнаша. Башкарылган элементларның катлаулылыгына карап, фигуристның дәрәҗәсе билгеләнә. Монда спортчының музыка белән бәйләнеше, сыгылмалылыгы, артистлыгы мөһим роль уйный.


Парлы фигуралы шуу төре ике спортчының бердәм эшчәнлегеннән гыйбарәт. Аларга хәрәкәтләрне синхрон рәвештә башкару мөһим.


Спорт биюләрендә төп игътибар бию адымнарына ясала. Парлы фигуралы шуудан аермалы буларак, анда ыргытулар, сикерүләр һ.б. булмый. Спорт биюләренең уңышы хәрәкәтләрнең салмаклыгына һәм парның тышкы кыяфәтенә бәйле, шуңа күрә музыкага һәм костюмнарга аеруча зур игътибар бирелә.


Синхрон фигуралы шууда 16-20 фигурист катнаша. Командада ир-атлар да, хатын-кызлар да булырга мөмкин. Мондый төр шууның төп максаты – команданың бер бөтен буларак чыгыш ясавы.


«Максатчанлык тәрбиялибез...»


Әлеге спорт төре белән якыннанрак танышу өчен, Казандагы «Движение» фигуралы шуу клубында булып кайттык. Биредә дәресләр иртән һәм кичке якта үткәрелә икән. Беренчесе иртәнге җидедә башлана. Алар ике өлештән – гәүдәне җылыту (разминка) һәм бозда үткәрелә торган күнегүләрдән гыйбарәт. Дәресләр иртә башлануга карамастан, балаларның йөзләрендә бер генә дә сүлпәнлек шәүләсе күренмәде, ә, киресенчә, барысы да актив, шаян. Монда шөгыльләнүчеләр арасында бакчага йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да бар.


Дәрестән соң клубның җитәкчесе Регина Трусова белән әңгәмә корып алдык.


– Фигуралы шуу клубын оештыруыбызның төп максаты кешеләрне әлеге спорт төре белән кызыксындыру, гаилә белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыру иде, – диде Регина Викторовна. – Шуңа күрә безгә төрле яшьтәге кешеләр – балалар, студентлар, өлкәннәр дә йөри ала. Фигуралы шуу белән шөгыльләнергә теләгән һәркемне без клубка кабул итәбез, бу яктан бернинди дә чикләүләр юк. Баланың сәләте шундук ачылмаска да мөмкин бит. Шөгыльләнгән саен, ул үзендәге осталыкларны ача, үстерә бара. Шул ук вакытта актив, иҗади, яңа идеяләргә әзер булган, тренер кушканнан тыш, үзлектән дә шөгыльләнергә тырышкан балаларның килүе безне аеруча сөендерә.


Безгә шулай ук бик үк актив булмаган балалар да йөри. Аларның нидер килеп чыкмаска, фигуралы шуу хәрәкәтләре авыр бирелергә мөмкин, тик алар тимераякта шуудан, шугалакта басып торудан рәхәтлек таба. Мондый балалар өчен ниндидер югары үрләргә ирешү түгел, ә шөгыльләнү процессы мөһим. Шуны исәпкә алып, бездә шөгыльләнүчеләргә, бигрәк тә кечкенә балаларга ниндидер шартлар куелмаган. Без фигуралы шууда һәвәскәрләр юнәлешен Россия Федерациясе дәрәҗәсенә үстерү өстендә эшлибез.


«Движение» клубына балаларны өч яшьтән үк алалар икән. Нәкъ  менә шул чорда сабый яшьтәшләре белән бер төркемдә шөгыльләнә, тренерларын игътибар белән тыңлый ала, дип исәпләнә. Физиологик яктан ул инде физик күнегүләргә әзер була. Нәниләргә дәресләр мавыктыргыч һәм кызыклы булсын өчен, биредә аны уен формасында үткәрәләр.


Фигуралы шуу балага үз-үзләрен шәхес буларак ачуда, тормыш өчен кирәкле тәвәккәллек, зәвыкъ кебек сыйфатлар тәрбияләүдә, гәүдә сыгылмалылыгына ирешүдә ярдәм итә. Сабый чактан фигуралы шуу белән шөгыльләнүче тәртипкә, үз-үзен тотарга, тырышлыкка һәм сабырлыкка өйрәнә. Бала кече яшьтән нәтиҗәгә ирешү өчен нинди зур тырышлык, түземлелек кирәк булуын аңлап үсә. Фигуралы шуу шулай ук сабый күңелендә ярыш рухы тудырырга булыша. Спорт белән шөгыльләнүче балалар укыганда да, эштә дә максатчан, теләгәннәренә ирешә торган булып үсәләр. Килеп туган проблемаларны урап үтмичә, аларны хәл итәргә өйрәнәләр. Бирегә йөрүчеләрнең тагын бер үзенчәлеге бар: алар сөйләм культурасын үзләштерә. Тренерларның әйтүенә караганда, хәтта оялчан, үз-үзләренә бикләнгән балалар берничә дәрескә йөрүгә үк ачылып китә, аларда үз-үзләренә ышаныч хисе арта икән.


Биредә ярыш рухы хөкем сөрсә дә, сабыйлар үзара бик дус һәм ярдәмчел. Берсе тимераякта шуганда егылса, икенчесе ярдәмгә ашыга. Төркем белән шөгыльләнгәнгә күрә, балалар бер-берсе белән аралаша, дуслаша. Аларны спорт берләштерә, алар спортчылар, ярышлар, гомумән, спорт турында фикер алыша, бер-берсе белән хис-кичерешләрен уртаклаша.


– Безнең клубка йөрүчеләр, шәһәр һәм республика ярышларында, олырак балалар Россиянең һәвәскәрләр бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар, – дип, үзенең шатлыгын уртаклашты Регина Викторовна. Ул спортның бу төренә мәхәббәтне үз улына да йоктырган икән. – 5 яшьлек улым да фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Аңа бу бик ошый. Биредә ул яшьтәшләре белән аралаша, вакытын күңелле һәм файдалы үткәрә. Башка балалар кебек үк, төрле ярышларда катнашырга, дипломнар, бүләкләр алырга ярата, шуңа омтыла.


– Шулай да 3-5 яшьлек нарасыйны ничек иртүк торгызып, боз өстенә бастыралар икән? Уйларымны сизеп алгандай:


– Иртүк тору улыма авыр бирелә, дип әйтә алмыйм. Киресенчә, бу – улыма режимны сакларга булыша. Иртәнге күнегүләр аны көне буена җитәрлек көч, энергия белән тәэмин итә, – дип, Регина Трусова икеләнүләремне, кулы белән сыпыргандай юк итте.


Табиб нәрсә ди?


Боз диюгә, кайбер ата-ана ул баланың сәламәтлегенә зыян салмасмы икән, дип шикләнә. Олимпиада, чемпионат вакытларында өрфия күлмәктән боз өстенә чыккан спортчыларны үзебез дә кызганып куябыз бит. Андый шикләнүләргә күңелдә урын калмасын өчен, спорт төрен сайлаганда, табиб белән киңәшләшеп алу артык булмас. Ә алар еш кына салкын тидереп чирләүче, бигрәк тә, сулыш юллары авыруларыннан җәфа чигүчеләр өчен фигуралы шуу менә дигән «дәва» дип ышандыралар. Ә менә бөер чирләренә тарыганнар өчен фигуралы шуу, чыннан да, ярамый.


КФУның медицина-санитария часте табиб-терапевты Әлфия Хаҗиәхмәтова фикеренчә, һәр спорт төре кебек үк, фигуралы шуу белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы.


– Ул гәүдәнең барлык мускулларын ныгыта, хәрәкәт координациясен, игътибарны, ритм хисен яхшырта. Салкынча бинада яки урамда шөгыльләнү иммунитетны ныгыта. Балалар, салкын тидереп, азрак авырыйлар, – дип сөйләде безгә Әлфия ханым. – Әлбәттә, бозда шуганда, җәрәхәтләнүләр дә булырга мөмкин. Әмма яхшы тренер яңа шөгыльләнә башлаган балаларны башта бозга дөрес итеп егылырга өйрәтә, аннары гына төп дәресләргә күчә. Шул рәвешле имгәнүләрдән сакланырга ярдәм итә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ