Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланы мөстәкыйльлеккә кайчан өйрәтә башларга? 

Фото «Гаилә һәм мәктәп» архивыннанҺәрбер әти-әни баласына бәхетле-күңелле балачак тели. Шуңа күрә кайберләре сабыйларын кирәгеннән артык иркәләп ташлый, «Балачак бер генә, үсәргә өлгерер әле», –дигән...

Фото «Гаилә һәм мәктәп» архивыннан Фото «Гаилә һәм мәктәп» архивыннан

Һәрбер әти-әни баласына бәхетле-күңелле балачак тели. Шуңа күрә кайберләре сабыйларын кирәгеннән артык иркәләп ташлый, «Балачак бер генә, үсәргә өлгерер әле», –дигән сылтау белән нарасыйларының бар кирәк-кирәкмәс теләкләрен үтәп, бер эш эшләтмичә, аның кубызында бии. Нәтиҗәдә, балалар әти-әниләренә салынган, үз рәхәтен генә белеп яшәүче булып үсәләр, мөстәкыйль тормышка ярашмаган булалар. Шунлыктан үзләре генә яши башлагач, беренче кыенлыкларга очрауга ук югалып калалар. Нишләргә соң? Сабыеңны гел орышып, эш кушып, артык таләпчән булып тору да уңай нәтиҗәләргә китермәячәк, әлбәттә. Бу очракта һәр әти-әнинең үз ысулы, үз фикере бардыр, мөгаен.  


Миләүшә Емакова 


Казан 


Кайчакта, бөтенесен үзебез эшләмәкче булып, балаларыбызны иркәләп ташлыйбыз бугай. Бу яктан, Аллага шөкер, балалар бакчасы ярдәмгә килә. Мөстәкыйльлеккә өйрәтү –җаваплылык сорый торган эш. Шуңа күрә баланы кече яшьтән өйрәтә башлау кирәк дип уйлыйм. Башта уенчыкларны җыеп куярга, киемнәрен элеп куярга өйрәтә башларга мөмкин. Тора-бара тәлинкәне илтеп кую, әнисенә вак-төяк эшләрдә булышу һ.б. балага мөстәкыйльлеккә өйрәнергә ярдәм генә итәчәк. Гаиләдә бала күбрәк булган саен алар мөстәкыйльлеккә тизрәк өйрәнә, минемчә.  


Эльмира Агеева 


Казан 


Минем улыма 14 яшь. Мөстәкыйльлеккә мин улымны ул мине аңлый башлауга ук өйрәтә башладым. Иң мөһиме – бернәрсәне дә тыймаска, ә нәрсә – яхшы, нәрсә – юк икәнен генә аңлатырга кирәк. Кечкенәдән үк баланы тешен чистартырга, урынын җәергә-җыярга, дәресләрен әзерләргә һ.б. өйрәтү мөһим. Әлбәттә, моның өчен вакыт һәм сабырлык кирәк. Шул вакытта барысы да килеп чыгачак. Сабый әти-әнисенең әйтүен көтмичә дә барысын да үзе эшли башлаячак. 


Алия Гыйләҗева 


Казан 


Мөстәкыйльлеккә өйрәтә башлау өчен иң әйбәт вакыт, минемчә – өч яшь. Баланың бакчага барасы бар, шуңа күрә ул үзе киенә, үз артыннан уенчыкларын җыя белергә тиеш. Мөстәкыйльлеккә өйрәтүне уен формасында алып бару яхшы. Мәсәлән, башта курчакны киендерергә өйрәтергә мөмкин. Өйдә һәр әйбернең үз урыны барлыгын сабый шулай ук  белеп үсәргә тиеш. Уенчыкларын, киемнәрен үз урынына куярга кирәклеген белсә, баланың үзенә дә бу җайлы булачак. Мәсәлән, әгәр баламның уенчыкларын җыясы килми икән, мин «Әйдә, мин сиңа булышам», – дип ярдәмемне тәкъдим итәм. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ