Балигъ булмаганнарның хезмәт хокукы

Һәр кеше тормышында һөнәр сайлау, яраткан эшкә урнашу – бик мөһим һәм җаваплы адым. Базар икътисады шартларында яшьләр акча эшләргә һәм әти-әниләреннән матди яктан бәйсез булырга омтыла. Шуңа күрә бүген яшүсмерләрнең хезмәт эшчәнлегенә тартылуы гаҗәп түгел. Бу категория эшчеләрнең хезмәт хокукы шактый үзенчәлекле. Еш кына балигъ булмаганнар, хезмәт эшчәнлеген башлаганда, эш бирүчеләр тарафыннан хокук бозуларга юлыга, шунлыктан яшьләр эшкә кергән вакытта үз хокукларын белергә һәм алардан файдаланырга тиеш. Әлеге практик дәрес укучыларга шул җәһәттән ярдәм итәчәк.

Рәмзия БӘШӘРОВА,
Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Максат. Укучыларда балигъ булмаганнарның хезмәт хокукы турында күзаллау булдыру.
Бурычлар:
– балигъ булмаганнарның төп хезмәт хокукларын, ташламалар, гарантияләрне билгеләү;
– мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эш күнекмәләрен үстерү;
– юридик документларны анализлау күнекмәсе формалаштыру;
– интерактив биремнәр һәм төркемнәрдә эш аша танып белү һәм коммуникатив компетентлылыкны үстерү, мөстәкыйль рәвештә карар кабул итү, шәхси позицияңне исбатлый алу күнекмәсе формалаштыру.

Дәрес тибы: катнаш (гамәли эш элементлары белән дәрес-дискуссия).
Җиһазлау һәм материал: норматив-хокукый актлар: Бала хокуклары декларациясе; Бала хокуклары турында конвенция; РФ һәм ТР Конституцияләре, РФ Хезмәт кодексы, «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында» ФЗ; «Профессиональ союзлар, аларның хокуклары һәм эшчәнлек гарантияләре турында» ФЗ; хезмәт килешүенең үрнәк формасы; индивидуаль карточкалар, компьютер, проектор.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
II. Актуальләштерү
Проблема. 15 яшьлек Көлкәйне үги әнисе Көнкүреш йортына эшкә җибәрә. Көлкәй әтисен борчырга теләми һәм бу хакта аңа әйтми.
Эшкә урнашкан вакытта ул Көнкүреш йорты Хуҗабикәсе белән телдән килешү төзи һәм иртәнге сәгать 6 дан төнге сәгать 11 гә кадәр үз бурычларын башкарырга керешә. 3 ай буена ул сынау срогын үтәргә, үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш була. Шуннан соң гына Хуҗабикә аны эштә калдырыргамы, юкмы икәнен хәл итәчәк.
Бервакыт Хуҗабикә, Көлкәйне чакырып: «Тиздән Яңа ел җитә! Барлык Яңа ел костюмнарын тәртипкә китерергә кирәк, шуның өчен ял көннәрендә дә эшләргә туры киләчәк», – ди. Көлкәй ял көннәрендә, хәтта төннәрен дә калып эшли. Ул ял көннәре һәм төнлә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы алып, яңа кичке күлмәк сатып алырга һәм принц­ны шаккаттырырга тели. Ләкин, аның гаҗәпләнүенә каршы, хезмәт хакы үзгәрешсез кала.
Балда Көлкәйгә принц белән биергә насыйп булмый, чөнки аны хуҗабикә, король кушуы буенча, төнге клубка крупье итеп эшкә җибәрә.
Көлкәй ел буе тырышып эшли һәм җәй көне чираттагы ялын алырга уйлый. Ләкин аның бу хыялы тормышка ашмый, чөнки Хуҗабикә үзе диңгез буена ялга китә. Бары тик көз көне генә Көлкәй 2 атна ял алуга ирешә.
– Әлеге әкияттә Көлкәйнең нинди хокуклары бозылган, без бу турында әйтә алабызмы? (Юк.)
– Дәреснең темасын формалаштырып карагыз. (Җаваплар.) Димәк, безнең дәреснең темасы шушы сорауларга җавап эзләү белән бәйле булачак. Ул «Балигъ булмаганнарның хезмәткә хокукы» дип атала. Дәрес ахырында сез Көлкәйгә хокукый яктан ярдәм итәргә тиеш булачаксыз.
III. Яңа теманы өйрәнү
1. «Хокукый практикум».
Хезмәт кеше тормышында бик мөһим роль уйный һәм аны матди яктан тәэмин итүдә төп чыганак булып тора. Хезмәт өлкәсендәге мөнәсәбәтләр Хезмәт кодексы һәм РФ Конституциясе белән җайга салына. Кешенең иң төп конституцион хокукларының берсе – хезмәткә хокук. Конституциянең 37 нче маддәсенә нигезләнеп, хезмәтне куллануның төп принципларын билгеләгез һәм кластер төзегез.

Нәтиҗә. Һәр кеше хезмәтне куллану­ның төп принципларны белергә һәм аның үтәлүен таләп итәргә тиеш.
2. «Бәхәс» базары.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лилия институтка укырга керергә теләде, ләкин аңа бу насыйп булмады. Беркайда да эшләмичә, ул өйдә китаплар укыды, музыка тыңлады, телевизор карады. Әти-әнисе аны эшкә урнашырга өндәп карады, тик нәтиҗәсе булмады. Лилия: «Конституция буенча безнең илдә хезмәт ирекле, һәр кеше һөнәрне үзе сайларга хокуклы. Өстәвенә мәҗбүри хезмәт тыелган», – дип, эшкә керүдән һәрвакыт баш тартты. Лилия хаклымы?
Нәтиҗә. Хокукый яктан Лилия хак­лы, ләкин мораль яктан – юк. Хезмәт нәтиҗәсендә кеше үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Ә бу очракта Лилия әти-әнисе хисабына яши.
3. Төркемнәрдә эшләү. «Эшлекле практикум».
Укытучы. Балигъ булмаганнарның хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга сала торган нинди норматив хокукый актлар бар? (Бала хокуклары декларациясе; Бала хокуклары турында конвенция; РФ һәм ТР Конституцияләре; РФ Хезмәт кодексы; «Россия Федерациясендә бала хокук­ларының төп гарантияләре турында» РФ Законы.)
Ә хәзер хезмәт мөнәсәбәтләре буенча иң төп чыганак булган Хезмәт кодексыннан балигъ булмаганнарның хезмәт хокукларын ачыклыйбыз һәм Көлкәйгә ярдәм итү өчен белешмәлек төзибез. Моның өчен без төркемнәргә бүленәбез һәм төркемдә эшләү алгоритмын искә төшерәбез.
Искәрмә. Төркемдә эшләү вакыты – 12 минут. Фикер алышуда укучыларның барысы да катнаша.
– Төркем җитәкчесен, аның ярдәмчесен билгеләү.
– «Вакыт сакчысы»н сайлап кую.
– Куелган сорауга бергәләп җавап әзерләү.
– Җавапның планын, схемасын, кирәк булса, таблица төзү.
– Җавап бирү.
– Төркемдәге һәр укучының эшен бәяләү.
– Кирәкле белешмәләрне дәфтәргә язып кую.
1 нче төркемгә сораулар:
– Нәрсә ул хезмәт килешүе? (РФ Хез­мәт кодексы, 56 нчы маддә)
– Хезмәт килешүендә кара-каршы яклар сыйфатында кемнәр була ала? (56 нчы маддә)
– Хезмәт килешүенең шартлары нинди? (57 нче маддә)
– Хезмәт килешүенең вакыты ничек билгеләнә? (58 нче маддә)
– Хезмәт килешүе ничә яшьтән төзелә? (63 нче маддә)
2 нче төркемгә сораулар:
– Балигъ булмаганнар катнашында хезмәт килешүе төзегәндә, кайсы документлар кирәк? (65 нче маддә)
– Яшүсмерләрнең эш вакыты озынлыгы күпме? (92 нче маддә)
– Балигъ булмаганнар өчен нинди эш төрләре тыела? (265 нче маддә)
– Балигъ булмаганнар ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә эшләргә тиешме? (265 нче маддә)
– Балигъ булмаганнарга сынау срогы биреләме? (70 нче маддә)
Һәр 2 төркем дә белешмәлек әзерли һәм тәкъдим итә. (Белешмәлекне карагыз.)
Нәтиҗә. Әлеге белешмәлек сезгә эшкә урнашкан вакытта үз хокукларыгызны якларга ярдәм итәр.
Укытучы. Ә хәзер шул ук төркемнәрдә эшкә кергәндә кирәк булган документларны Хезмәт кодексыннан карап ачык­лыйбыз.
• паспорт
• хезмәт кенәгәсе
• мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС)
• хәрби учет документы
• диплом
• хөкем ителү-ителмәү турында белешмә
• сәламәтлек торышы турында медицина белешмәсе
Нәтиҗә. Эшкә кабул иткәндә, башка документлар таләп ителергә тиеш түгел.

IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту
Белемнәрне ныгыту өчен биремнәр.
«Яшүсмер – яшүмергә».
(Укучылар төркемнәргә бүленәләр һәм ситуацияләрне анализлап, аларны уңай хәл итү юлын тәкъдим итәләр. Ситуацияләрдә кеше исемнәре шартлы рәвештә файдаланылды.)
1 нче төркемдәге укучылар өчен
1 нче ситуация. 15 яшьлек Айсылу сырхауханәгә санитарка булып эшкә урнашты. Өлкән шәфкать туташы аның ял көне эшкә чыгуын таләп итте. Айсылу ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итә. Аңа ярдәм итегез. (Балигъ булмаганнарны ял көннәрендә өстәмә эшләтү тыела. 268 нче маддә)
2 нче ситуация. Каникул вакытында 14 яшьлек Марат эшкә урнашырга – белдерүләр ябыштырырга уйлады. Ләкин Маратның әти-әнисе аның бу ниятенә каршы килде. Алар улларының каникул чорында ял итүен теләде. Бу очракта Марат эшкә урнаша аламы? (Юк. Әти-әнисенең берсенең ризалыгы белән генә эшкә урнаша ала. 63 нче маддә)
3 нче ситуация. 16 яшьлек Галиянең абыйсы казинода эшли. Ул Галиягә уен залын җыештыручы булып эшкә урнашырга тәкъдим итә. Казино администрациясе Галия белән хезмәт килешүе төзи аламы? (Юк. Казинода эшләү яшүсмернең әхлагына начар йогынты ясарга мөмкин. 256 нчы маддә)
2 нче төркемдәге укучылар өчен
1 нче ситуация. Айдарга 16 яшь. Ул кибеткә төнге каравылчы булып эшкә урнашырга тели. Ә көндезен ул укуын дәвам итәргә уйлый. Айдар төнге каравылчы булып эшкә кабул ителерме? (Юк. Балигъ булмаганнарга төнге эштә эшләү тыела. 265 нче маддә )
2 нче ситуация. 17 яшьлек Алсу август аенда чираттагы ялын бирүләрен сорады. Бүлек мөдире риза булмады: «Һәр кеше график нигезендә ял итәчәк», – диде. Ә Алсу график нигезендә ноябрь аенда гына ял итәргә тиеш иде. Бүлек мөдире хаклымы? (Юк. Чираттагы ял яшүсмергә уңайлы вакытта бирелә. 267 нче маддә)
3 нче ситуация. Балигъ булмаган Самат эшкә урнашырга уйлады. Ул предприятиенең кадрлар бүлегенә хезмәт кенәгәсен, паспортын, гаризасын, хәрби учетта тору документын, мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС) алып килде. Самат белән хезмәт килешүе төзеп буламы? (Юк. Сәламәтлек хәле турында медицина белешмәсе юк. 266 нчы маддә)
Нәтиҗә. Мин сезгә әлеге киңәшләрне Microsoft Office Publisher программасында «Үз хокукларыңны якла» буклетына язарга тәкъдим итәм.
«Хокукый консультация»
Укытучы. Укучылар, ә хәзер, әйдәгез, дәрес башында булган ситуациягә әйләнеп кайтыйк һәм Көлкәйгә үз хокукларын белергә ярдәм итик.
Гомуми нәтиҗә ясау.


Хокукларыңны яклау өчен, иң элек аларны белергә кирәк:
1. Хезмәт килешүе бары тик язмача һәм 2 данәдә төзелә.
2. Балигъ булмаганнар төнге сменада эшләргә тиеш түгел.
3. Балигъ булмаганнарга сынау срогы бирелми.
4. Эштән соң калып һәм ял көннәрендә эшләргә тиеш түгел.
5. Балигъ булмаганнарга төнге клуб­ларда эшләү рөхсәт ителми.
6. Чираттагы ялны яшүсмер үзе теләгән вакытта һәм 31 көн алырга тиеш.


V. Рефлексия
Хезмәт темасына синквейн төзелә.
VI. Өйгә эшне аңлату:
а) Microsoft Office Publisher программасында «Үз хокукларыңны якла» дигән буклет ясарга;
ә) Интернет материалларын файдаланып, башка илләрдәге балигъ булмаганнарның хезмәт хокуклары буенча материал алып килергә.


Белешмәлек
1. РФ Хезмәт кодексының 63 нче маддәсе балигъ булмаганнарны 16 яшьтән эшкә алырга рөхсәт итә.
2. Закон 14 һәм 15 яшьтәгеләрне дә эшкә алырга рөхсәт итә, ләкин түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: эш җиңел булырга, сәламәтлеккә зыян китермәскә, уку процессына комачауламаска һәм көнгә 4 сәгатьтән артмаска тиеш.
3. Балигъ булмаганнарны эшкә алганда, сынау срогы билгеләнми.
4. Балигъ булмаганнарның хезмәтен зыянлы җитештерүдә, төнге вакытта куллану тыела.
5. Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр, тәмәке сату тыела.
6. Балигъ булмаганнар хезмәтен уен бизнесында, төнге клубларда куллану тыела.
7. Командировкалар, төнге вакытта һәм ял көннәрендә өстәмә эшләр тыела.
8. Чираттагы ял 31 календарь көннән тора һәм яшүсмергә уңайлы вакытта бирелә.
9. Балигъ булмаганнар ел саен мәҗбүри медицина күзәтүе үтәргә тиеш.
10. Хезмәт килешүе язмача 2 данәдә төзелә.
11. Балигъ булмаганнар белән хезмәт килешүен төзү балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия ризалыгы белән генә рөхсәт ителә.


©»Мәгариф» (№6, 2016).

Фотография: www.ria.ru

Добавить комментарий