Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсе укучылары Әфганчы егетләр белән очрашты

Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 29 еллыгына багышланган кичә үткәрелде. Чара хәзерге тыныч тормышта да үз гомерләрен аямыйча, кемнеңдер к...

Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 29 еллыгына багышланган кичә үткәрелде. Чара хәзерге тыныч тормышта да үз гомерләрен аямыйча, кемнеңдер киләчәге һәм азатлыгы өчен көрәшкән егетләребезгә багышланган иде.
IMG_5768


Өч дистә елга якын вакыт үтсә дә, аларның йөрәкләрендәге авыр тойгыларны, алар күргән газапларны юып төшерү мөмкин түгел. Һичкайчан кулына мылтык та тотып карамаган яп-яшь егетләр яу кырына чыгып китә, сугыш мәһшәре эчендә кайный, кайберләре Әфганстан туфрагында ятып кала...


Кичәгә коточкыч афәтне үз күзләре белән күргән авылдашларыбыз Нурулла Әхмәдуллин, Айдар Әлмиев, Рәдиф Җиһаншинны чакырдык. Алар Әфганстанда булган вакыйгаларны яңартып, укучыларга җиткерделәләр. Укучыларның кызыксынулары көчле иде. Берсен-берсе уздырып абыйларына сорауларны яудырып кына тордылар. Әфганчы егетләр укучыларны тырышып укырга, тәртипле, намуслы булырга, олыларга хөрмәт белән карарга өндәделәр.IMG_5767


29 ел үтүгә карамастан, аларның күзләрендә моң-сагыш, шул елларның хәсрәте чагыла. Без күкрәкләренә орден-медальләр таккан ир-егетләребез белән чын күңелдән горурланабыз. Әфганчы егетләребез укучыларга әлеге медальләрнең тарихы турында да бәян иттеләр. Мин авыдашыбыз, шагыйрь Роберт Шәймәрданов әфганчы егетләргә багышлап иҗат иткән “Ана сагышы” шигырен укыганда күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде... Мәктәп директоры Вахит Гәйнуллин барлык авылдашларыбыз исеменнән Әфганчы егетләребезгә изге теләкләр җиткерде.IMG_5769 IMG_5764 IMG_5765


Аларга исәнлек-саулык телибез. Һәр елны шулай җыелып, укучыларга гыйбрәт булырлык вакыйгаларны яңартып, матур чаралар үткәрергә язсын. Дөньяларыбыз имин, илләребез тыныч булсын!


Гүзәлия Әлмиева, Түбән Тегермәнлек мәктәбе китапханәчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ