Логотип Магариф уку
Цитата:

Бармый калсак, үкенмәбезме икән?

5 – 15 декабрь көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармонаида» исеме белән халык теленә кергән IX Халыкара сәнгать фестивале узачак. – Сигез ел дәвамында үткәрелеп килгә...

5 – 15 декабрь көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармонаида» исеме белән халык теленә кергән IX Халыкара сәнгать фестивале узачак.


 

– Сигез ел дәвамында үткәрелеп килгән фестиваль шәһәр халкын илебезнең, шулай ук чит илләрнең күренекле музыкантлары белән таныштырды, яңа коллективлар чыгышын карау, яшь талантларны тыңлау мөмкинлеге тудырды. Елдан-ел аның географиясе дә киңәйде, – диде Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нәзир улы Нуруллин «ТАТМЕДИА» мәгълүмат агетлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.


Фестиваль программаларына Омск академия симфоник оркестры, «Трем-квартет» ансамбле (Санкт-Петербург шәһәре), Мәскәүнең «Новый балет» дәүләт музыкаль театры, Татарстан Республикасының халык уен кораллары дәүләт оркестры, Россиянең халык артисты Дмитрий  Назаров, италиянең танылган трубада уйнаучы музыканты Фабрицио Боссо һ.б. чыгышлары кертелгән. Тамашачылар фестиваль концертларыннан канәгать калыр дип уйлыйбыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ