Логотип Магариф уку
Цитата:

Башка милләт ул – нинди милләт?

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары укучыларының Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры белән «туры элемтә» вакытында Энгель Фәттаховка татар теле һәм әдәбиятыннан уз...

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары укучыларының Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры белән «туры элемтә» вакытында Энгель Фәттаховка татар теле һәм әдәбиятыннан уздырыла торган олимпиада турында да сораулар яңгырады. Министр әлеге бәйгеләрнең гадел үтүенә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. «МТТ» исә татар теле укытучыларының башка тәкъдимнәрен дә барлады.


Гөлфинә ХАМАЕВА,
Минзәләдәге 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Татар теленнән олимпиадалар үткәрү, аларга әзерләнү өч юнәлештә алып барыла: татар мәктәбе укучылары, рус мәктәбенең татар төркеме һәм рус мәктәбенең рус балалары. Ләкин шулар арасында иң проб­лемалы булып калганы – рус милләтеннән булган балалар белән олимпиадаларда катнашу, чөнки бу олимпиадаларда татар телен чит тел буларак өйрәнүче башка милләт балалары да катнаша. Әйтик, мари, чуваш, башкорт, кайчандыр безнең якларга күчеп килгән әрмән, үзбәк балалары. Алар инде безнең җирлектә урнашып калганнар, татар авылларында яки татар авыллары белән янәшә яшиләр, уртак гаилә коралар һәм, гомумән, безнең милләтнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнәләр.


Минем, бигрәк тә, мари милләте турында әйтеп үтәсем килә. Саф татарча сөйләшкәнгә, аралашканга күрә, кайвакыт аларны хәтта татарлардан аерып та булмый. Олимпиадага баргач, мари милләтеннән булган укучылар үзара, укытучылары белән, рәхәтләнеп, татарча сөйләшәләр, ә рус баласы аларга шаккатып карап тора, төшенкелеккә бирелә, катнашу теләген югалта. Бу гаделме соң?


Минемчә, рус төркемендә белем алу­чы укучыларны икегә бүләргә кирәк. Имтиханнар һәм мониторинг тикшеренүләрендәге кебек, беренче төркемгә рус балалары керсә, икенче төркемне чуваш, мари, удмурт, мордва, яһүд телләрен өйрәнә торган мәктәпләрдә белем алучы укучыларга бәйле оештырсак, дөресрәк булмасмы?


Биремнәргә килсәк, рус балаларына сөйләм телен тикшерүгә корылган бирем­нәр тәкъдим ителә. Алар тәрҗемә итәләр, ситуатив һәм фонетикага караган күнегүләр башкаралар; котлау, хикәя язалар. Мәсәлән, олимпиадада шундый бер бирем бар: хикәяне дәвам итеп языгыз (12–14 җөмлә). Һәр кешенең тормышында кызыклы хәлләр була. Минем сезгә шундый бер вакыйга турында сөйлисем килә ...
Моны чын рус баласы берничек тә яза алмый. Дөрес, олимпиадага сәләтле балалар бара. Нинди генә сәләтле булмасын, бу бирем алар өчен авыр, катлаулы. Ә мари баласы моны рәхәтләнеп эшли, чөнки ул татарча уйлый, татарча фикер йөртә.


Римма Габсабирова,
Баулы районы Поповка урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Килешәм, татар теленнән башка милләтләр өчен булган олимпиада ике төркемгә бү­леп уздырылса (бер төркем – рус балалары, икенче төркем – башка милләт балалары ), дөресрәк булыр иде.


Тагын бер мәсьәлә борчый. Бу уку елында олимпиадалар алдыннан үткәрү программалары чыкты. Без моңа бик сөендек, чөнки беренче көнне – язма этап, икенче көнне телдән аралашу этабы күрсәтелгән иде. Ләкин сөенечебез озакка бармады, чөнки ике көн кала ул программаны үзгәрттеләр, ике этап та бер көнне параллель рәвештә үткәреләсе билгеле булды. Минемчә, олимпиада ике этаптан торгач, бер үк вакытта үткәрелергә тиеш түгел. Укучы бала, фикерләрен туплап язма эшен генә эшли башлый, шул вакытта комиссия әгъзалары янына барып, телдән этапны үтәргә тиеш була. Бу очракта укучының туплаган фикере тарала, икенче этапка кереп китү өчен, күпме вакытын югалта (шуны истән чыгармаска кирәк: укучылар бит – башка милләт балалары).


Зөммәрәт Нәгыймова,
Казандагы 4 нче интернат-гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Гадәттә, укучылар олимпиадаларга әзерләнү предметын киләчәктә шул предметка бәйле һөнәр үзләштерү теләге белән сайлый. Чөнки олимпиадада җиңгән яки призлы урын алган укучыларга кайбер югары уку йортларына укырга керүдә берникадәр өстенлекләр, ташламалар каралган. Ә рус телле укучыларда татар теле буенча өстәмә тирәнтен белем алуга, аны тулыландырып торуга, эзлекле, системалы рәвештә өзлексез шөгыльләнүгә теләк һәм ихтыяҗ тәр­бияләү бары тик укытучының һөнәри осталыгына гына бәйле булып кала.
Кайвакыт рус телле укучылар өчен татар теле буенча олимпиадаларда башка милләттән булган укучылар (кыргызлар, үзбәкләр, төрекләр, чувашлар һ.б) катнашырга тиешме, хокуклымы дигән сораулар да туа. Үз тәҗрибәмә таянып, мин бу сорауга, әлбәттә, тиеш һәм хокуклы, дип җавап бирәм. Чөнки башка милләт укучылары өчен татар теле буенча олимпиадаларга әзерләнү тагын да катлаулырак. Белгәнебезчә, олимпиада эшләрендә русчадан – татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итүне таләп иткән биремнәр һәр елны диярлек була. Димәк, бу категория­гә кергән укучылар рус һәм татар җөмләләренең үзенчәлекле төзелеш нормаларын камил белергә тиеш. Ә чынлыкта, алар рус телен дә, татар теле кебек үк, чит тел буларак өйрәнгән укучылар бит! Икенче телне өйрәнү вакытында, укучының ихтыярсыз рәвештә грамматик материалны ана телендәге материал белән чагыштыруын да исәпкә алсак, бу укучыларның, олимпиада биремнәрен үтәгәндә, өстәмә хаталар китереп чыгарасы көн кебек ачык. Шуңа да олимпиадада уңышлы чыгыш ясау, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, башка милләттән булган укучыларга өч телне дә тирәнтен үзләштерү, камил дәрәҗәдә белү зарур.


Соңгы елларда укытучыларны тагын шундый мәсьәлә борчый: шәһәр мәктәп­ләрендә белем алган рус телле укучылар олимпиадаларда республикабызның татар авылларыннан килгән рус телле укучылар белән көч сынаша. Шәһәр укучыларының татар телендә аралашу мөмкинлекләре чикле (дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар вакытында гына). Татарлар арасында яшәүче башка милләт балаларының аралашу даирәсе киң, телне гамәли үзләштерү мөмкинлекләре дә зуррак. Шуңа да «Киләчәктә олимпиадалар бу төр укучыларны ике аерым төркемгә туплап уздырылса, яхшырак, гаделрәк булыр иде» дигән фикеремне җиткерәсем килә. Олимпиаданың респуб­лика этабында катнашачак укучыларны республикакүләм рейтинг аша билгеләү дә шәһәр укучыларының бу этапка узу мөмкинлекләрен чикли. Мәсәлән, быелгы олимпиадада VIII сыйныф укучылары арасында Казан мәктәпләреннән бары тик бер генә укучы республика этабында катнашу хокукы алды.


©»Мәгариф.Татар теле» (№2, 2016)


Фотография: www.youtube.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ