Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкорстанда татар телендә белем бирүче 500  мәктәп ябылган

Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлытдинов журналистлар белән очрашу вакытында әнә шундый саннар китерде.– Кыз...

Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлытдинов журналистлар белән очрашу вакытында әнә шундый саннар китерде.


ти 2


– Кызганычка, саннар безнең файдага түгел. 1997 елда гына Башкортстанда татар мәктәпләренең саны 1127 булса, бүгенге көндә алар 628. Егерме ел эчендә 500 мәктәп кимегән дигән сүз. Ә илле елдан соң нәрсә булыр?  Әгәр ничек тә татар телен саклап каласыбыз килә икән, безнең алда бер мәсьәлә тора: татар теле дәүләт теле статусын алмаса да, ул предмет буларак укытылырга тиеш. Телнең үсеше газета-журналлар, театрлар санында да түгел, ул беренче чиратта татар мәктәпләре санында һәм аның дәрәҗәсендә.


Бу көннәрдә Башкорстанда татар әдәбияты һәм укытучылары арасында унынчы тапкыр “Ел укытучысы” конкурсы бара, шулай ук Башкорстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча “Туган як шигърияте” дигән конкурс уза. Чаралар юк түгел, алар узып тора. Ләкин мәгариф системасында җитди үзгәрешләр булмыйча торып, телнең үсеше турында сүз куертып утыруның кирәге юк дип уйлыйм.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ