Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ-2014. Сынаучылар да сынала

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләүчеләрне быел нинди яңалыклар көтә? Норматив-хокукый актларга кертелгән үзгәрешләр Дәүләт имтихан комиссиясе рәисенә нинди вәкаләтләр бирә? Имтихан тапшыручыларн...

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләүчеләрне быел нинди яңалыклар көтә? Норматив-хокукый актларга кертелгән үзгәрешләр Дәүләт имтихан комиссиясе рәисенә нинди вәкаләтләр бирә? Имтихан тапшыручыларның кайсылары быел сынауны кабат тота алачак? БДИ тапшыру тәртибен бозган өчен, җаваплылыкка тарту каралганмы-юкмы? Сынап карау максатыннан, түләүле тестлар уздыру ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкаләтләренә керәме-юкмы? “Мәгариф” журналының бу хактагы сорауларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Әмирова җавап бирде.  


- Лилия Сәлимҗановна, быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларны нинди яңалыклар көтә?


  - Быел Татарстанда 11 нче сыйныфта 20415 укучы, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар саны - 36019 укучы белем ала. Урта гомумбелем бирү программаларын үзләштергән кайбер укучылар, алдагы еллардагы кебек, БДИны мәгариф һәм фән өлкәсендә Күзәтчелек һәм контроль федераль хезмәте билгеләгән төп вакыттан алдарак – 24 апрель-8 май көннәрендә тапшыра ала. Имтихан тапшыруның төп этабы 26 майдан 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Төп этапта җитди сәбәп аркасында имтихан тапшыра алмаучыларга 16-19 июньдә өстәмә көннәр дә билгеләнгән. Әмма бу сәбәпләрне документлар нигезендә рәсми расларга кирәк булачак.


 Укучыларның нинди предметлардан БДИ тапшырырга теләве турындагы гаризалар 1 нче мартка кадәр кабул ителде. Быел да, алдагы еллардагы кебек, рус теле һәм математикадан имтихан тапшыру мәҗбүри. Унике предмет - физика, биология, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр, тарих, география, инглиз теле, немец теле, француз теле, испан теле, җәмгыять белеме һәм рус әдәбияты буенча имтиханнарны үз теләгең буенча сайлап алырга мөмкин. Татар теле һәм әдәбияты буенча сынауларны да укучылар үзләре сайлап ала.


Быел бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибендә принципиаль яңалыклар булмаса да, БДИны оештыруга кагылышлы яңалыклар бар. Татарстан буенча 107 имтихан бирү пункты эшләячәк. Контрольне көчәйтү максатыннан, 2014 елда аларның барысын да видеокүзәтү чаралары белән җиһазларга карар кылынды. Шулай ук имтихан бирүчеләр металл эзләгечләр аша тикшереп кертеләчәк. Аннан соң Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытында федераль җәмәгать күзәтчеләре һәм инспекторлары җәлеп ителәчәк.


 Тагын бер яңалык БДИны вакытыннан алда бирүчеләргә кагыла. Быел Татарстанда алар өчен контроль бәяләү материаллары (КИМ), алдагы еллардагы кебек, кәгазьдә түгел,  электрон вариантта килеп җитәчәк. Материаллар имтихан тапшыру пунктларында җәмәгать күзәтчеләре һәм Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары катнашында бастырылачак.


 Аннан соң быелдан алып БДИ нәтиҗәләре турында кәгазь таныклыклар бирелмәячәк. Электрон нәтиҗәләр шундук федераль мәгълүмат системасына кертелә һәм ике ел түгел, дүрт ел дәвамында гамәлдә булачак. Вузлар үзләренә кирәкле мәгълүматны әлеге системага кереп карый ала.


 Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы  норматив-хокукый актларга кертелгән үзгәрешләр Дәүләт имтихан комиссиясе рәисенә өстәмә вәкаләтләр бирә. Комиссия рәисе шушы елдан алып аерым бер аудиториядә яки имтихан уздыру пунктында имтиханны туктата һәм БДИ тапшыру тәртибен бозучыларның эшләрен тикшерүгә яраксыз дип таба ала. Мондый очракта бу елда имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеге бирелми.


 - Имтиханны быел тагын нинди очракларда кабат тапшырып булмаячак?

 - Әгәр дә чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән дә, математикадан да минималь балл җыймаган икән, ул агымдагы елда кабат бәхетен сынау бирә алмый.


 Бу укучыларның БДИ нәтиҗәләре турында нәтиҗәләре булмаячак, ә аттестат урынына мәктәп укыганлык турында белешмә бирелергә тиеш. Әгәр алар тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда төп гомуми урта белем турында аттестат алган икән, бу урта һөнәри уку йортларына юлны ача.


 Чыгарылыш сыйныф категориясенә кермәгән имтихан бирүчеләр дә – 2014 елда башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар - быел бер предметтан да кабат сынау тота алмый. Алар киләсе елга кала.


 - Ә нинди очракта имтиханны быел кабат тапшырып була?

- Әгәр дә чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле яки математикадан, ягъни икесенең берсеннән канәгатьләндерерлек нәтиҗә күрсәтмәсә, ягъни минималь балл җыймаса, җитди сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаса, авырып китү сәбәпле, биремнәрен эшләп бетермәсә, аңа мондый мөмкинлек июньдәге һәм июльдәге өстәмә көннәрдә бирелә. Әмма бу җитди сәбәпләр дә документлар белән расланган булырга тиеш. Авырып китү сәбәпле, биремнәрен эшләп бетермәгән очракта, имтихан бирүче БДИ тапшыру пунктындагы табибка күренергә һәм башкарган кадәр эшен оештыручыларга тапшырып китәргә тиеш. Рус теленнән быел минималь балл – 36, математикадан – 24. Имтихан нәтиҗәләреннән канәгать булмаганнар апелляциягә бирә ала.


Узган елда мәктәп тәмамлаган, әмма аттестат алмаган укучылар да имтиханны быел бер мәҗбүри предметны июньдәге өстәмә көннәрдә кабат тапшыра ала. Аларга, шулай итеп, күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирелә.


 - Лилия Сәлимҗановна, быел имтиханга конкрет нинди предметлар алып керергә ярамый?

- Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга теләгән һәркем уртак кагыйдәләр җыелмасына игътибар итәргә тиеш. Сынау тотучыларга элемтә чаралары, электрон-исәпләү техникасы, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар һәм мәгълүмат сакларга мөмкин булган башка предметларны имтиханга алып керергә ярамый. Шулай ук контроль бәяләү материалларын (КИМ) фотога төшерү яки кәгазьгә күчереп алу да катгый рәвештә тыела. Чөнки КИМнар – конфиденциаль характерда, аларны тарату БДИ уздыру кагыйдәләрен бик нык бозу булып санала. Элекке елларда, телефон алып кергән өчен, дистәләгән укучы имтиханнан чыгарып җибәрелде. 2013 елда мондыйларның саны 18 муниципаль берәмлектән 33 булды.


 Ә нинди предметлар алып керергә ярый?

-Монда һәр предмет өчен аерым карарга кирәк. Мәсәлән, математикага – линейка, физикага – линейка һәм программалаштырылмый торган калькулятор, химиягә - программалаштырылмый торган калькулятор, географиягә линейка, транспортир һәм программалаштырылмый торган калькулятор алып керергә мөмкин.


 - БДИ тапшыру пунктларына кергәндә укучылар металл эзләгечләр аркылы тикшереп кертеләчәк, дидегез. Тикшерү нинди тәртиптә булачак?


 - Имтихан була торган урынга узганчы, иң беренче эш итеп, сынау бирүчеләрнең паспортын, рөхсәт кәгазен һәм имтихан бирүчеләр исемлегендә булу-булмавын тикшерәчәкләр, алга таба барлык элемтә чараларын – кесә телефонын һәм коммуникаторларын калдырып керүне сораячаклар. Аннан соң укучы металл эзләгеч аша узарга тиеш була. Әгәр прибор имтихан бирүчедә телефон барлыгын хәбәр итсә, укучыдан кесә телефонын калдырып керүен тагын бер кат сораячаклар. Укучы каршы килә икән, имтиханга кертелми. Бу яңалыклар имтихан тапшыручыга биремнәрне тынычлап чишәргә ярдәм итү, күчерү очракларын булдырмау максатыннан кертелә.


- Татарстанда эшләячәк имтихан уздыру пунктларының кайсыларыннан видеокүзәтү онлайн режимда барачак? Видеоязмалар күпме вакыт саклана?


- Республикадагы 107 пунктның утыз бишеннән видеоязмаларны имтихан барганда ук карап булачак.  Калган 72 пункттан трансляция алып барылмаячак, әмма Бердәм имтиханнан соң видеоязмаларны кабат карап чыгачакбыз. Онлайн режимдагы видеокүзәтүне оештыру өчен, федераль бюджеттан акча бүлеп бирелде. Аларның исемлеге, расланып, Рособрнадзорга җибәрелде. Яздырып кына алына торган видеокамералар урнаштыру чыгымнарын республика һәм җирле үзидарә органнары бюджетлары күтәрә. Видеоязмалар, ким дигәндә, 3 ай сакланачак. Мондый алым хокук бозуларны булдырмаска, имтиханда катнашучыларны бертигез шартларга куярга, Бердәм имтиханда тәртип булдырырга  мөмкинлек бирәчәк.


инфографика 2012 2013 оригинал


Тулысынча карар өчен, өстенә басыгыз. - Лилия Сәлимҗановна, быел укучыларның контроль бәяләү материалларын интернетка урнаштыруына чик кую өчен, КИМнар һәр сәгать поясы өчен аерым эшләнәчәк дигән хәбәр булган иде. Бу да күчерүчеләр белән көрәшү өчен эшләнә бит...

- Әйе, быел КИМнар һәр сәгать поясы өчен аерым эшләнә. Интернетка куелган очракта да, бер төбәк материалын икенчесе файдалана алмаячак. Аннан соң КИМнар, челтәргә куелу белән үк, бер сәгать эчендә күреп алына. Һәр КИМның үзенә генә хас идентификацион номеры бар, сигез дәрәҗәдә якланган. Номеры буенча бу КИМның кайсы укучыга караганлыгын бик тиз белеп була. Бу гамәлләрдән укучыга бернинди файда юк. Алар шуны аңларга тиеш. Билгеле булганча, элекке елларда контроль-исәпләү материалларын интернет челтәренә урнаштырганнары өчен, республиканың Азнакай һәм Әлки, Арча, Түбән Кама, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы укучыларның нәтиҗәләре юкка чыгарылды.


 - Категорияләр буенча карап китик әле, быел Бердәм дәүләт имтиханын Рособрнадзор билгеләгән төп вакыттан алдарак – 21 апрель-8 май көннәрендә кемнәр тапшыра ала?


- Мондый мөмкинлек армиягә чакырылучылар, укуын дәвам итү өчен, чит илгә китүчеләр, сәламәтлек саклау органнары юлламасы буенча Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы клиникаларына дәвалануга баручыларга, Россия яки халыкара спорт ярышларында, бәйгеләрдә катнашучыларга, уку-шөгыльләнү белән бәйле җыеннарга баручыларга  бирелә.


 -7-16 июльдә узачак өстәмә срокларда имтихан тапшыру хокукына кемнәр ия?

- Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм алдагы елларда чит дәүләтләрнең белем бирү учреждениеләрендә урта яки гомуми белем алучылар, авырып китеп, имтиханны төп срокларда ташыра алмаучы 11 нче сыйныф укучылары. Бу вакытта Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 5 июльгә кадәр, Республика белем сыйфатын тикшерү үзәгенә барып, гариза язарга кирәк. Үзәк  Боевая, 13 адресы буенча урнашкан. Гомумән алганда, чит ил дәүләтләрендә яшәп, төп срокларда Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләүчеләр өчен илчелекләр каршында имтихан тапшыру пунктлары оештырыла.


 - Бердәм дәүләт имтиханының эчтәлек өлешендә яңалыклар бармы?

- Контроль бәяләү материалларына (КИМ) килгәндә, аларга быел зур үзгәрешләр кертелмәгән. Әйтик, биология, физика, география, химия һәм җәмгыять белеме кебек предметларның аерым бер биремнәрен эшләгән өчен балл саны башка еллардагы кебек куелмаска да мөмкин, шулай ук биремнәрнең элеккеге тәртип буенча урнашмавы да бар.


Биремнәрне чишүгә бирелгән вакыт үзгәрмәде: математика, физика, әдәбият, информатика өчен 3 сәгать 55 минут, рус теле,тарих, җәмгыять белеменә 3 сәгать 30 минут, биология, география, химия, чит телләргә өчәр сәгать вакыт бирелә. Ә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен имтихан тапшыруга бирелгән вакыт күләме сәгать ярымга арта. Әгәр укучы имтиханда 4 сәгатьтән артык утырса, аңа ашап алу яки сәламәтлеге өчен мөһим медицина процедуралары узу мөмкинлеге тудырылачак.


 - 2013-2014 уку елында нинди предметтан ничә кеше Бердәм имтихан тапшырасы билгелеме? Кайсы предметлар алда бара?


- Әйе, билгеле. Имтихан тапшырырга теләүчеләр күбрәк җәмгыять белемен, физика, биология һәм химияне сайлаган. Җәмгыять белемен сайлаучылар 10 меңнән артып китә, физикага өстенлек бирүчеләр - 6 меңнән күбрәк.


 - Быел апелляцияләрне карауда яңалыклар бармы?

 - Апелляцияләрне кабул итүдә дә, карауда да үзгәрешләр юк.  Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләреннән канәгать булмаган очракта, алдагы еллардагы кебек,  имтихан нәтиҗәләре рәсми игълан ителеп, укучы алар белән танышканнан соң, апелляция ике эш көне дәвамында бирелә.


- 2014 елда татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханы тапшыруда үзгәрешләр бармы? Соңгы елларда бу предметлардан имтихан тапшыру арттымы, кимедеме?


- БРИ уздыру процедурасында да үзгәрешләр юк. Саннарга килгәндә, республикада Бердәм республика имтиханын тапшыручылар саны арта бара. 2011 елда аларның саны – 37 булса, 2013тә 76га җиткән.


2012 2013 егэ  оригинал доресе Таблицаны карар өчен, өстенә басыгыз. 


  - Гомумән алганда, Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә тапшырырга рөхсәт ителгән елларда республиканың күрсәткечләре, алдагы еллар белән чагыштырганда, яхшырдымы, начарайдымы? Районнар белән сөйләшкән вакытта татарча укыган балаларга русча БДИ тапшыруның авыр булуын, беренче елларда укучыларның югалып калуын әйтәләр.


- 2012-2013 еллар нәтиҗәләре буенча, БДИ буенча уртача баллар күп предметлар буенча 2006-2009 елларныкыннан югарырак. 2006-2009 елларда татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен татар телендәге контроль бәяләү материаллары кулланылды.


 - Министр Энгель Нәвәп улы Фәттахов узган елда Бердәм дәүләт имтиханы  һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) нәтиҗәләренең уңай динамикада булуын әйткән иде. Төгәл фәннәр буенча кайсы предметлардан күрсәткечләр яхшыра? Кайсы районнар алда бара, кайсылары артта?


- 2013 ел нәтиҗәләрен карасак, төгәл фәннәргә караган барлык предметлар буенча күрсәткечләр, 2012 ел белән чагыштырганда, югарырак. Мәсәлән, 2012 елда математика буенча уртача балл 48,6 булса, 2013 елда 56,6 баллга үсте. Физика 47,9дан 59га кадәр җитте. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча күрсәткечләр - 67,6га 71,1 нисбәтендә. Математика буенча яхшы нәтиҗәләрне Нурлат, Мамадыш, Апас, Бөгелмә, Саба районнары күрсәтте.


Калышып барган районнарга килгәндә, аларның исемлеге билгеле. Министрлык тарафыннан эшләнгән “Югары белем бирү сыйфаты өчен” рейтингта бу районнар ачык күренә.


 - Күрсәткечләрне яхшырту өчен, әлеге районнар белән нинди эш алып барыла?

-  Бу районнар җитәкчеләре, мәгариф бүлекләре башлыклары, мәгълүмат-методика бүлекләре мөдирләре белән министрлыкта аерым сөйләшүләр алып барылды. Республика белем сыйфатын тикшерү үзәгендә рус теле һәм математика укытучылары өчен өйрәтү семинарлары оештырылды, вәзгыятьне яхшырту өчен, планнар төзелде. Бердәм дәүләт имтиханында икеле алырга мөмкин булган укучылар өчен алдан БДИ үткәреп каралды.


 - Лилия Сәлимҗановна, Бердәм имтиханның төп срокларына кадәр тапшырыла торган сынаулар мәҗбүриме? Ата-аналар аларның түләүле булуыннан зарлана.


- Сынап карау максатыннан, түләүле тестлар уздыру ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкаләтләренә керми. Мондый имтиханнар өстәмә чыганаклар (белем бирү учреждениесенең бюджеттан тыш чаралары, ата-аналар акчалары) хисабына оештырыла. Түләүле тестларда теләгән кеше генә катнаша.


Бердәм имтиханга әзерлек максатыннан, министрлык март аенда республиканың барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан бушлай сынап карау имтиханнары уздырды. Мондый төр БДИ төп Бердәм имтихан схемасы буенча контроль бәяләү материаллары нигезендә имтихан бирү пунктларында үтте.


 - Министрлык Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү процессын методик кулланмалар, тиешле әсбаплар белән тәэмин итә аламы? Бу юнәлештә кайсы нәшриятлар эшли?


 - Әйе, министрлык махсус өйрәткеч дәреслекләр белән тәэмин итә. Укыту-методик әсбаплар чыгару белән төрле нәшриятлар шөгыльләнә. Мәгълүмати ярдәм күрсәтүгә килгәндә, быел, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Бердәм дәүләт имтиханы турындагы мәгълүмат белән вакытында тәэмин итү өчен, министрлык тарафыннан бөтен районнарга һәм мәктәпләргә махсус материаллар эшләп таратылды. Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы тәфсилле мәгълүмат белән www.ege.edu.ru сайтында танышырга мөмкин. Мин имтиханнарга әзерләнүдә төп ярдәмче дип Федераль педагогика үлчәнеше институтының (ФИПИ) рәсми сайтын (www.fipi.ru) күрсәтер идем. Хәзерге вакытта анда 9 нчы сыйныфлар өчен биремнәрнең барысы да,  11 нче сыйныфлар өчен күпчелек өлеше куелган. Шулар нигезендә БДИга әзерләнергә мөмкин.


100 баллык эшләр


егэ 2014 таблиц 100 балл доресе


Таблицаны карар өчен, өстенә басыгыз.
- Быел да 100 баллык эшләрне федераль дәрәҗәдә кабат тикшерү булачакмы? Элекке елларда кебек вузлар тестлар уздыруны дәвам итәчәкме? - 100 баллык эшләр Рособрнадзор карары буенча ел саен тикшерелә. Вузларның тест уздыру-уздырмавына килгәндә, ул безнең вәкаләтләргә керми. Алар моны үзләре хәл итә.

 - Еллык коллегиядә Бердәм дәүләт имтиханын уздыруның үтәкүренмәлелеген тәэмин итү белән беррәттән, килеп чыгарга мөмкин булган коррупция очракларын кисәтү өчен, министрлык тарафыннан билгеле бер чаралар эшләнгәнлеге турында хәбәр ителгән иде. Әлеге чаралар нидән гыйбарәт?


 - 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханын сыйфатлы итеп уздыру максатыннан, ТР Министрлар Кабинетының БДИны оештыручы министрлыклар һәм ведомстволарның үзара элемтәләрен җайга салучы карары кабул ителде.  Бердәм имтиханны уздырганда законнарның үтәлешен тәэмин итәр өчен, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре кергән ведомствоара эш төркеме төзелде.


 - Гомумән алганда, Бердәм дәүләт имтиханын уздыру тәртибен бозган затларга нинди җаваплылыкка тартыла?


 - Башта җаваплылыкка Бердәм имтиханда катнашучылар (балалар) гына түгел, БДИга җәлеп ителгән вазифаи затларның да тартылуын әйтеп китәргә кирәк. Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.30 статьясы 4 пункты нигезендә мондый төр хокук бозулар өчен вазифаи затларга 20 меңнән алып 40 мең сумга кадәр, укучыларга 3-5 мең күләмендә административ штраф салу каралган.


 - Вазифаи затлар дигәндә, кемнәр күз алдында тотыла? - Аудиториядәге оештыручы, Бердәм имтихан үткәрү пункты җитәкчесе.

 - Энгель Нәвәп улы 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган еллык коллегиядә узган елда Нурлат, Баулы, Азнакай районнарда булган фактларның быел кабатланмаска тиешлеген,  һәркемнең шәхсән җавап тотачагын әйткән иде. Бу районнардагы фактлар нидән гыйбарәт?


- Нурлат һәм Баулы районнарында контроль бәяләү материалларын интернет челтәренә урнаштыру фактлары ачыкланды. Ә Азнакай районында укучыга ярдәм итү омтылышы булган.


 - Лилия Сәлимҗановна, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда тапшырыла торган имтиханнар турында сөйләшеп үтик әле. Быел Дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ДЙА) нинди үзгәрешләр бар?

- Контроль бәяләү  материалларында (КБМ) сизелерлек үзгәрешләр юк. Гамәлдәге законнар буенча, 2014 елда 9 нчы сыйныфлар Дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Ә башка предметлардан - әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз һәм испан телләре), информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр, шулай ук туган тел һәм әдәбият (татар теле һәм әдәбияты, чуваш теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты, удмурт теле һәм әдәбияты, мордва теле һәм әдәбияты) имтиханны сайлау хокукы бирелә. Имтиханнар агымдагы елның 28 май-19 июнь көннәрендә уза.


Тугызынчы сыйныфларның барысы да федераль апробацияләү кысаларында Дәүләт йомгаклау аттестациясен төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) формасында 2011-2012 уку елыннан үтә башлаган иде. 2013 елның 1 сентябреннән кергән Федераль закон нигезендә, хәзер Дәүләт йомгаклау аттестациясе төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) формасында штат режимында уза.


 - Кемнәр имтиханнарны традицион формада тапшыра алачак? 

- Традицион форма хәзер дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) дип атала. Аны  саулыкка туймаган укучылар, инвалид балалар, төп гомумбелем бирү программаларын ябык типтагы укыту-тәрбия учреждениеләрендә һәм иректән мәхрүм ителгәннәр өчен каралган учреждениеләрендә үзләштерүчеләр имтиханнарны традицион формада тапшыра алачак. Имтиханда катнашу өчен гариза биргәндә, бу укучылар психологик-медик-педагогик комиссиядән алынган бәяләмә яки федераль медицина-социаль экспертиза учреждениесе биргән инвалидлык билгеләү турында белешмәне теркәргә тиеш. Бу укучылар өчен билетлар, текстлар, темалар, биремнәр кулланып, язма һәм телдән имтиханнар оештырыла.


 - Лилия Сәлимҗановна, бердәм имтихан һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) буенча сораулар туганда, шикаятьләр булганда нинди телефоннар аша шылтыратырга мөмкин?


 - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сорауларны һәм шикаятьләрне (843)294-95-62 телефоны аша җиткерергә була.


 Әңгәмәне Римма ГАТИНА әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ