Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ-2017 нәтиҗәләре ни сөйли: бездә шулай, ә сездә?!

Ниһаять, 2017 елгы төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары да финишка килеп җитте. Аның нәтиҗәләре ни сөйли? «Мәгариф» журналының бу уңайдан аерым гимназия-мәктәпләргә ясаган десанты күзәтүләре белән танышт...

Ниһаять, 2017 елгы төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары да финишка килеп җитте. Аның нәтиҗәләре ни сөйли? «Мәгариф» журналының бу уңайдан аерым гимназия-мәктәпләргә ясаган десанты күзәтүләре белән таныштыруны дәвам иттерәбез.
 
Саба районы Сатыш урта мәктәбе директорының уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары Мәфрүзә ХӘСӘНОВА:
– Мәктәбебездә барысы 115 бала белем ала. Быел шулардан 16сы – IX, ә дүртесе XI сыйныфны тәмамлый. Имтиханнар бирүне төгәлләдек. Инде нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәбез.
IX сыйныфны тәмамлаган 16 укучыбызның 12 се X сыйныфта укуларын дәвам иттерергә җыена, ә калган дүрт егет Саба агролицеен сайларга булды.
IX сыйныф укучыларының математикадан тапшырган төп дәүләт имтиханының уртача баллы 4,38 булды, ә рус теленнән беркадәр түбәнрәк – 3,88 балл гына. Татар теленнән бердәм республика тесты буенча уртача баллыбыз – 4,63.
XI сыйныфларга килгәндә, 4 укучының дүртесе дә математикадан база өлешен «5» ле билгесенә тапшырды, ә профиль өлеше буенча уртача баллары – 62. Бүген исә җәмгыять белеменнән дә БДИ нәтиҗәсе билгеле булды. Бу фәннән ике укучыбыз БДИ тапшырган иде: уртача баллары – 63. Инде укучыларыбызның рус теле, физика һәм тарихтан тапшырган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен генә көтәсе калды.
Кукмара районы Зур Кукмара урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Фаил ХӘБИБУЛЛИН:
– Мәктәбебез районда шактый зурлардан санала: дүрт авылдан килеп белем алучы 230 укучыбыз бар. Шулардан 21е – IX, ә җидесе XI сыйныфны тәмамлап чыга.
IX сыйныфтагыларның математикадан тапшырган төп дәүләт имтиханының уртача баллы – 3,95, ә рус теленнән – 4,29 (монысы  узган елгы күрсәткечебездән югарырак). Тик ике укучыбыз математикадан ТДИны «2»легә ташыруы гына аянычрак. Тик нишлисең... Алар исә имтиханны өстәмә көндә кабат тапшырачак.
XI сыйныфны тәмамлаучы укучыларыбызның барысы да математикадан имтиханның база өлешен «5»легә тапшырды,  ә профиль өлеше буенча уртача баллыбыз –53,25.
Җәмгыять белеменнән БДИны биш укучыбыз тапшырган иде. Уртача баллары – 64,4. Араларында иң күп балл җыйганыныкы – 71 балл.
Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясе директоры Фирүзә ВӘЛИУЛЛИНА:
– Быел гимназиябезнең IX сыйныфын 97 егет һәм кыз тәмамлап чыга. Шулардан 53е гимназиябездә укуын дәвам иттерәчәк. Димәк, киләсе уку елында ике X сыйныф булачак. Аларның берсе – гуманитар, икенчесе – физика-математика юнәлешендә.
IX сыйныфтан 42 укучыбыз – информатикадан, 29 ы – химиядән һәм биологиядән, 28 е – җәмгыять белеменнән, 26 сы – физикадан, 22 се географиядән имтихан тапшырды. Әлегә билгеле булганнары арасында нәтиҗәлеләрбез йөз кызартырлык түгел. Әйтик, информатикадан ике укучыбыз – А.Рәхимгәрәева белән А.Хәлимова 100 әр балл җыйды. Р.Харисов белән А.Мофлюхунова барлык тапшырган имтиханнарыннан да югары баллар алуга ирештеләр. Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 4 укучыбыз отличиелы аттестатка ия булачак.
***
Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәктәп директорлары! Мәктәбегез укучылары төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын нинди нәтиҗәләр белән тапшыра? Куанычлы уңышларыгыз нидән гыйбарәт? Имтиханнар тапшыру вакытында нинди гаделсезлекләргә тап булдыгыз? Бу хакта безгә – «Мәгариф» журналы сайтына хәбәр итегез. Сездән хәбәр-яңалыклар көтеп калабыз.
Фоторәсемнең чыганагы: http://www.burinko.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ