Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИның кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукын бирүче закон проекты әзер

Бердәм дәүләт имтиханының кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукы бирүне күздә тоткан закон проекты әзерләнгән. Аның авторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе...

Бердәм дәүләт имтиханының кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукы бирүне күздә тоткан закон проекты әзерләнгән. Аның авторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов. Бу хакта ул бүген Татар яшьләре көннәре делегатлары белән очрашуда хәбәр итте.


“Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучысы химия, биология, физика кебек предметлардан имтиханны туган телендә тапшырырга тели, ди. Аның андый хокукы булырга тиеш. Әлбәттә, бу, һичшиксез, шулай булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Биредә кеше хокукы турында сүз бара. Мәктәп баладан шул рәвешле имтихан алырга әзер икән, нишләп моны эшләмәскә?”– диде ул. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бу мәсьәләдә киңәшләшүләр алып барылган. Туган телдә имтихан тапшыру мөмкинлеге һәр предметтан контроль бәяләү материаллары булуны, аларны әзерләүне күздә тота. Моның өчен, билгеле, өстәмә чыгымнар, кадрлар таләп ителә. Нәтиҗәдә, закон проекты әлегә шул этапта туктап калган.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ