Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәм чаралары күңелле үтте, хатирәләргә бай булды

Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Яңа ел каникуллары чорында уздырылган бәйрәм чараларына нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, быел бар...

Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Яңа ел каникуллары чорында уздырылган бәйрәм чараларына нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, быел барлык урыннарда да оештырылган күңел ачу чаралары тыныч узган. Фаҗигале очраклар күзәтелмәгән. Моны бәйрәм чаралары өчен җаваплы җитәкчеләрнең эшне яхшы оештыра белү нәтиҗәсе дип карарга кирәк.


 

Республикабыз мәктәпләрендә, мәдәният учакларында, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә һәм башка оешма-учреҗдениеләрдә бәйрәмгә төрле яклап, ныклап әзерләнгәннәр. Ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да игътибардан читтә калмаган. Театральләштерелгән тамашаларда күпчелек укучылар үзләре дә актив катнашкан. Тематика төрлелеге ягыннан да үзгәрешләр бар. Каникул көннәрендә сәләтле балалар белән дә өстәмә эшләр оештырылган. Бәйрәм кичәләренең массакүләм булуын саннар «теле»ндә әйтеп үтү дә урынлы булыр. Әйтик, Татарстанның мәдәният учреждениләрендә декабрь-гыйнвар аенда 450 мәдәни чара үткәрелгән. 1 – 9 гыйнвар көннәрендә 180 гә якын массакүләм спорт чаралары уздырылган. Аларда 80 меңнән артык кеше катнашкан.


Брифингта катнашучылар ахырдан журналистлар сорауларына җавап бирде. Алар үз чыгышларында алдагы елларда шәһәрне тагын да матуррак итеп бизәүгә игътибар итәргә, бу эшкә халыкның үзен дә күбрәк катнаштырырга кирәк дигән фикерләр белдерделәр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ