Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхет сере

(гыйбрәтле кыйсса)Яшь кеше акыл иясеннән:– Син ничек шундый бәхетле гаилә кора алдың? Сине бөтен кеше хөрмәт итә, киңәш сорап килә. Әйт әле, сере нәрсәдә? – дип сорый.Акыл иясе елмаеп:– Әйдә, өйгә уз....

(гыйбрәтле кыйсса)


Яшь кеше акыл иясеннән:


– Син ничек шундый бәхетле гаилә кора алдың? Сине бөтен кеше хөрмәт итә, киңәш сорап килә. Әйт әле, сере нәрсәдә? – дип сорый.


Акыл иясе елмаеп:


– Әйдә, өйгә уз. Кунагыбыз булырсың. Вакытлы килдең, хатыным бәлеш пешерергә җыенып йөри иде, – ди.


Кунак йортка кергәч, хуҗа хатынын чакыра да:


– Кадерлем, бәлешкә камыр әзерлә әле, – ди.


– Ярар.


Егерме минуттан хатын ире янына чыгып “камыр әзер” ди.


– Аңа иң яхшы маебызны һәм чикләвекләребезне сал.


– Ярар.


Күпмедер вакыттан хатын тагын ире янына чыга. Ире аңа:


– Ишегалдыннан бераз балчык алып кереп сал һәм пешерергә куй, – ди.


– Ярар.


Берәр сәгатьтән хатын кулына бер сәер бәлеш тотып чыга.


– Без, әлбәттә, бу бәлешне ашамаячакбыз. Аны урамдагы дуңгызларга чыгарып бир, – ди ире.


– Ярар.


Кунак аһ итә. Менә сиңа мә! Мондый хәлнең дә булуы мөмкин микәнни?! Хатын бер тапкыр да карышмыйча ире нәрсә әйтте, шуны үтәде. Бу яшь ир дә тәҗрибә ясап карамакчы була. Өенә кайткач ул, бусагадан ук:


– Хатын, камыр куй әле, – ди.


– Өйдә пешкән ризык күп. Булганын аша! – дип җавап бирә хатыны.


Шуннан соң ир тагын акыл иясе янына килеп сорау бирә:


– Ни өчен синең хатының нәрсә кушсаң да тыңлый. Ә минеке – юк?


– Сәбәбе гади, – ди акыл иясе. – Арагызда ихтирам хисе юк. Сезнең икегезгә дә бер-берегезне хөрмәтләргә өйрәнергә кирәк. Бу эшне син башларга тиеш!


Фоторәсемнең чыганагы: www.cleverwife.info

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ