Белем көнендә көчле яңгыр явачак

Алда торган көндә һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы бар. Синоптиклар 1 сентябрьгә шундый фараз җиткерде.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 август кичендә, төнлә һәм 1 сентябрьдә көндез республика районнарында яшен, кыска вакытлы көчле җил һәм көчле яңгыр көтелә. Көчәйгән вакытта көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Казанда шулай ук яшен, көчәючән җил һәм көчле яңгыр явачак дип фараз кылына.

Язманың чыганагы: http://intertat.ru

Добавить комментарий