Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем – нур, белмәү – хур (Татар теленнән рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен үткәрелгән республика олимпиадасы нәтиҗәләре)

Фираз ХАРИСОВ,КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, жюри рәисеГөлназ ГАЙНУЛЛИНА,КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты, жюри әгъзасыЧирек гасырга якын вакыт эчендә Татарстан Республикасы Мәгари...

Фираз ХАРИСОВ,
КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, жюри рәисе


Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА,
КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты, жюри әгъзасы


Чирек гасырга якын вакыт эчендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган татар теле олимпиадаларында бик күп укучылар катнаша. Аларның төп максаты – татар телен укытуның эчтәлеген ка­милләштерү һәм сыйфатын яхшыр­ту, иҗади эшләүче укытучыларны һәм сәләтле укучыларны барлау.


Быел да традиция буенча әлеге мө­һим чара зур оешканлык белән үткәрелде. Аның эчтәлегенә җитди үзгәрешләр кертелде. Беренчедән, быелгы бәйгедә, алдагы еллардан аермалы буларак, IV–VII сыйныф укучылары да көч сынаш­ты. Икенчедән, олимпиада биремнәре һәр өч этапта да (мәктәп, муниципаль һәм республика турларында) бер калыпта төзелгән иде. Шунысын да әйтү зарур: икенче ел рәттән олимпиаданың муниципаль этабында тиешле балл җыйган һәр укучы республика турында катнашу хокукынына ия булды.


Бәйгедә уңай бәяләнгән эшләр, гомумән алганда, күпчелекне тәшкил итте. Аерым очракларны исәпкә алмаганда, укучыларның теоретик яктан белем дәрәҗәсе, аларны гамәли эштә дөрес куллана белү күнекмәләре шактый уңышлы дип табылды.


Олимпиада нәтиҗәләренә киңрәк тукталып, эшләргә бәяләмә бирик. Инде югарыда әйтелгәнчә, быел татар теленнән республика олимпиадасында IV сыйныф укучылары да катнашты. Аларның һәрберсе тәкъдим ителгән биремнәрне җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Алар өчен төзелгән биремнәр өч бүлектән тора иде:


I бүлек – тест сорауларына җавап бирү;
II бүлек – текст буенча биремнәр үтәү;
III бүлек – иҗади эш.


Беренче ике бүлек тел белеменең төрле ярусларына (фонетика, сүз яса­лышы, лексикология, морфология, син­таксис) караган теоретик белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклауга юнәл­дерелгән булса, өченче бүлек бәйгедә катнашучы укучыларның иҗади фикер­ләү сәләтен билгеләргә ярдәм итте.


Бу сыйныф укучыларының эшләре шуны күрсәтә: алар фонетика бүлеген, нигездә, яхшы үзләштергәннәр. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны, сузык аваз­ларны билгеләүдә, ирен гармониясе чагылган сүзне ачыклауда хаталар күзә­телмәде диярлек. Шул ук вакытта ь, ъ бил­геләренең кулланылышы укучылар өчен авыррак кебек тоела (I бүлек, 2 нче бирем). Сәнгатьле, игътибарлы, нәкъ, кулъ­яулык сүзләрендә тиешле хәрефне язарга кирәклеген максат итеп куйган бирем нә­тиҗәләре шуны күрсәтә. Күчерелмә мәгънәле сүзләрне дөрес билгеләмәү, килешләрне күрсәтүдәге ялгышлар уку­чылар еш җибәргән хаталар буларак бил­ге­ләнде. Аңлашылганча, IV сыйныфта лексикология һәм морфология бүлек­ләренә игътибарны арттыру кирәклеге сизелә.


V–VI сыйныф укучылары өчен төзел­гән олимпиада биремнәре башлангыч сыйныф укучылары өчен төзелгән би­рем­нәрдән берникадәр аерыла. Өч бү­лекне үз эченә алган биремнәр түбән­дәгедән гыйбарәт иде:
I – текстны татарчага тәрҗемә итү;
II – текст буенча сорауларга җавап язу;
III – иҗади биремнәрне үтәү.


V сыйныф укучыларының эшләрен тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә: тестлар, нигездә, дөрес эшләнгән. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын һәм антонимнарын билгеләүдә, авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзләрне язып алуда ялгышлар юк диярлек.
Ә менә тексттан фразеологик әйтелмәне табып, аның мәгънәсен аңлату укучыларда кыенлык тудырган (II бүлек, 3 нче бирем). Сүз ясалышы бүлеге буенча да хаталар шактый җибәрелгән. 4 нче биремдә, мәсәлән, ясалма нигезле сыйфатны сыйфатланмышы белән бергә язып алырга кирәк иде. Тикшерү күрсәткәнчә, бу биремне дөрес үтәүчеләр саны да күп түгел.


VI сыйныф укучылары, V сыйныф укучыларыннан аермалы буларак, фразеология бүлегенә караган биремнәрне дөрес үтәгән. Чәчләр үрә тору, күз буяу, теле телгә йокмау фразеологик әйтелмәләренең мәгънәләрен барлык укучы да диярлек дөрес билгеләгән. Кызганыч, фаҗига, борынгы, шөгыльләнә, сурәт, мөһим, берьюлы сүзләрендәге төшеп калган хәрефләрне язуда хаталар байтак, әйтелеше белән язылышы аерылып торган сүзләрне билгеләү дә укучылар өчен авыр булган. Тексттан алмашлыкны таба белмәү дә VI сыйныф укучылары җибәргән типик хаталардан.


VII сыйныф укучыларының эшләре белән танышканнан соң, программа нигезендә беренче булып өйрәнелә торган фонетика тармагы берникадәр онытыла төшкән дигән тәэсир калды. Мәсәлән, бу өлкәдә еш очраган хата – сүзләрнең басымын дөрес билгеләмәү. 2 нче биремдә яумады, мондый, кайтабыз, кемгә, бакчаларыбызда, китегез сүзләрендә басым куярга кирәк иде.


Шул ук вакытта укучылар җөмлә кисәкләрен дә (гәрчә, бу тема программа нигезендә нәкъ шушы сыйныфта өйрәнелә) тиешле дәрәҗәдә үзләштермәгән дигән тәэсир калды. 5 нче биремдә, мәсәлән, шәһәр сүзен төрле җөмлә кисәге булырлык итеп җөмләләр төзеп язарга кирәк иде. Ни кызганыч, күпчелек укучылар ия, хәбәр, хәл функциясенә генә мисаллар уйлап язганнар.


Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләреннән табышмакларны өйрәнүгә игътибар арттыру кирәклеге күренә. II бүлекнең 1 нче биремендә түбәндәге табышмакның җавабын табарга һәм саңгырау тартык авазларны язып алырга кирәк иде:
Исемем «кар»лы, «боз»лы,
Тик үзем салкын түгел,
Мине ашаган чагында
Хушланып китә күңел.
Дөрес җаваплар саны, кызганычка каршы, күп түгел.
II бүлекнең 3 нче биреме дә халык авыз иҗаты үрнәге булган мәкальләр буенча иде. Алар буенча да кайбер укучылар хаталар җибәргән.


VIII сыйныф укучыларының эшлә­реннән аңлашылганча, фонетик күре­неш­ләр яхшы үзләштерелгән, татар те­лен­дәге басым үзенчәлекләрен һәм иҗек калыпларын яхшы беләләр. Бәй­ләнеш­ле текст килеп чыгардай итеп, җөмлә­ләрне логик эзлеклелектә ур­наш­тыруда да хаталар күзәтелмәде диярлек.


VIII сыйныфта аеруча игътибар итәргә тиешле өлкә – морфология һәм сүз ясалышы. Бәйлекләрне дөрес билгеләмәү, иялек килешендәге исемнең җөмләдәге функциясен күрсәтүдәге ялгышлар – типик хаталар. Сүз ясалышы бүлегенә караган бирем дә укучыларда кыенлык тудырган. I бүлекнең 5 нче соравында нигезе дөрес билгеләнгән сүзләрне ­ачыкларга кирәк иде:
1) килер-сең, мәктәпләр-дә;
2) кием-е, белгеч-не;
3) тый-наклыктан, эш-ләсә;
4) тырыш-лыкка, тигез-лекләр.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, дөрес җаваплар саны күп түгел.


IX сыйныф укучылары биремнәрне бик үк яхшы үтәмәгәннәр. Хаталы урыннарга тукталыйк. Бәйлек, кисәкчә һәм теркәгечләрне аермау – бу сыйныфта да «авырткан» җирләрнең берсе. Күпчелек эшләрдә кушма җөмләне гади җөмләдән аермау, тиңдәш кисәкле җөмләләрне кушма итеп карау, эндәш һәм кереш сүзләрне сүз төркеме итеп билгеләү – типик хаталар. Укучыларга фразеология бүлеген дә ныклабрак үзләштерергә киңәш итәбез: тексттан фразеологизмнарны табып, аларның мәгънәләрен аңлату күнекмәләре уку­чыларда авырлык тудырган.


Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ачыклауга юнәлдерелгән 13 нче бирем иҗади характерда. Биремне дөрес һәм тулы башкару өчен, бәйгедә катнашучыдан тел белеме кануннарын ныклы белү генә түгел, ә табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә үз карашыңны белдерү, суның кадере чишмә корыгач беленә мәкаленең мәгънәсен аңлату да кирәк иде. Укучы алдына, бирелгән мәкальгә нигезләнеп, кечкенә хикәя язу бурычы куелды. Хикәядә, белгәнебезчә, укучы бәйләнешле сөйләм күнекмәләренә ия булу сәләтен, грамоталылыгын, тел чараларыннан файдалана белүен күрсәтә. Укучыларның эшләренә анализ ясау бу биремне башкаруда төрлелек булуын дәлилли. Катнашучыларның күпчелеге биремне тиешле дәрәҗәдә үтәгән: фикер эзлекле ачылган, туган төбәк материалларыннан мисал китерелгән, мәкальнең мәгънәсе дә дөрес аңлатылган. Шул ук вакытта сүз тиешле мәгънәдә кулланылмаган, җөмлә дөрес формалаштырылмаган эшләр дә күзәтелде.


X сыйныф укучылары синтаксис бүлегенә караган биремнәрне чагыштыр­мача яхшы башкарган. Сүзтезмә һәм җөмләләрнең төрен билгеләү, җөмлә ки­сәкләрен күрсәтү кебек тест биремнәрендә, нигездә, хаталар юк. Фонетика, сүз ясалышы бүлекләре онытылган булса кирәк: укучылар ассимиляция күренешен билгеләүдә ялгышлар җибәргән, кушымча төрләрен дә аерып җиткермиләр. Әдәбият, мәдәният кебек алынма сүзләрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү дә файдалы булыр дип уйлыйбыз.


Олимпиада биремнәренең III өлешендә укучылар бирелгән текстны татарчага тәрҗемә итәргә тиеш иде. Әйтергә кирәк, укучылар бу биремне аңлап, яратып башкарганнар. Издатель, остроумный сүзләренең татарчага тәрҗемәләрен табуда гына берникадәр авырсынганнар.


XI сыйныф укучылары, нәтиҗәләр күрсәткәнчә, олимпиадага әзерлекле килгән. Тест биремнәре, нигездә, дөрес башкарылган. Тел гыйлеменең морфология бүлеген укучылар яхшы үзләштергәннәр. Бу, беренчедән, программа нигезендә морфологияне өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны җитәрлек күләмдә булу белән аңлатылса, икенчедән, сүз төркемнәрен, аларның грамматик форма һәм мәгънәләрен, төрләнешен билгеле бер системага салып өйрәнелүе белән дә нигезләнә. Укучылар сүз төркемнәрен дөрес билгеләгән, грамматик формаларны ачыклау да кыенлык тудырмаган. Бары хәбәрлек сүзләрне хаталы билгеләү, сүзләрне морфемаларга дөрес бүлмәү очраклары гына еш күзәтелде. Бер генә хәрефтән торган татарча сүзләр кергән җөмләләр язу да кайбер укучыларда авырлык тудырган. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләренә игътибар артсын иде дигән теләктә калабыз.


Югарыда әйтелгәнчә, һәр сыйныфта да иҗади бирем үтәү каралган иде. Укучылар аларны кызыксынып башкарганнар. Шул ук вакытта аерым сүзләрнең татарчага тәрҗемәләрен белмәү, җөмләне татарча дөрес формалаштырмау, сүзгә-сүз тәрҗемә итеп, стилистик төсмерне тоймау, хәреф хаталары булу тәрҗемәнең эчтәлегенә хилафлык китергән. Шуңа күрә дә тел дәресләрендә укытучыдан, дәреслектә тәрҗемә итәргә бирелгән күнегү белән генә чикләнеп калмыйча, иҗади якын килеп эш итү таләп ителә; урынлы, матур текстлар табып, рус теленнән татар теленә һәм, киресенчә, татарчадан рус теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту кирәк.


Иң күп очрый торган стилистик ял­гышлар – сүзтезмәләрдәге бәйләүче чара, килеш кушымчаларын дөрес кулланмау, сүзләрне яки аларның бер үк формаларын еш кабатлау, кирәкле сүзне дөрес сайламау, ике төрле фикер йөртергә урын калдырган җөмләләр булу.


Шунысын да әйтергә кирәк: биремнәрне игътибар белән укырга өйрәнүне дә мөһим дип саныйбыз. Сүз урынына җөмлә номерын яки киресенә язу очраклары да шактый күп. Аерым бер эшләрдә тел белеме терминнарының хаталы кулланылышы ([е] авазы ике хәреф белдерә, тартымланган исем, сингармония законы; сүз төркеме белән җөмлә кисәген бутау һ.б.) күзәтелде. Орфографик хаталарның шактый булуы бу өлкәдә дә эш алып бару кирәклеген искәртә (ә хәрефе урынына – э хәрефен, н урынына ң хәрефен язу һ.б.)


Ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасын укучылар да, укытучылар да көтеп ала. Анда катнашу – күпләр өчен зур мәртәбә. Шунлыктан, алдагы елларда әзерләнү өчен, аның нәтиҗәләре белән танышу укытучыларга да, укучыларга да файдалы булыр дип уйлыйбыз. Киләчәктә укучылар ана телен тагын да камилрәк үзләштерер дигән теләктә калабыз.


Рус мәктәбендәге татар төркемнәре укучылары өчен төзелгән 2016 елгы олимпиада биремнәре (IV–XI сыйныфлар) журнал сайтында http://magarif-uku.ru/teachers-room/belem-nur-belmeu-khur/ адресы буенча.


©»Мәгариф.Татар теле» (№2, 2016)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ