Бер данә тиражлы журнал

Гәрәй Рәхим,
Татарстанның халык язучысы

Мин 1956 елда Лениногорск (элеккеге Шөгер) районының Федотовка мәктәбендә урта белем алып чыктым. Бу гыйлем йорты безнең райондагы ике татар урта мәктәбенең берсе иде. Ул чорда монда директор булып республика мәгариф өлкәсендә уңыш казанган шәхес – Миргасим абый Вәлиев эшләде. Аның игезәк уллары мәктәп ишегалдына салынган директор өендә туып үстеләр. Бүген алар – танылган галим һәм җәмәгать эшлеклеләре Рафаэль һәм Рамил Вә­лиевлар – республикабыз мәгарифенә һәм фән өлкәсендә армый-талмый хезмәт итүче мәгълүм шәхесләр.

гарайУкытучыларыбыз да татар дөньясында күренекле кешеләр иде. Әйтик, минем иң яраткан остазым – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөлекова Саҗидә Сөләйман кызы – Бөгелмә укытучылар хәзерләү училищесында атаклы татар тарихчысы Һади Атласида белем алган булган. Бүгенге истәлекләрем нәкъ менә укытучы Саҗидә апабыз турында булыр.

Саҗидә Мөлекованың белем бирү алымнарында Һади Атласи мәктәбе үзен нык сиздерә иде. Ул бездә туган телебезгә, тарихыбызга, татар матбугатына көчле мәхәббәт тәрбияләде. Шагыйрь булып китүемә, табигый сәләт белән бергә, һичшиксез, Саҗидә Сөләйман кызының да көчле йогынтысы булгандыр дип беләм. Укытучыбыз әледән-әле мәктәптә татар теленә, аерым шәхесләр тормышына һәм иҗатына, татар фольклорына багышланган кичәләр, концертлар оештырды. Ул чактагы сүз белән әйтсәк, декламация­гә хирыслыгымны белеп, иң озын һәм катлаулы шигырьләрне ятларга ул миңа ышанып тапшыра иде. Мин үз чиратымда укытучымның ышанычын акларга тырыша идем.

Ул вакытта әле республикада яшьләр өчен журналлар нәшер ителми иде. Дөрес, алдынгы фикерле язучылар, активрак яшьләр төрле оешмаларга мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәләгәннәр, әмма аларның бу гамәле милләтчелек буларак кабул ителгән һәм югары даирәләрдә яклау тапмаган.

Ә безнең Саҗидә апа, яшьләрнең үз матбугат органы булырга тиешлекне ачык аңлаган булса кирәк, мәктәптә «Яшь иҗатчы» исемле кулъязма журнал чыгара башлады. Анда күренекле татар әдип­ләренең юбилейларына багышланган язмалар, бигрәк тә мәктәбебездәге яшь каләмчеләрнең әсәрләре, Саҗидә апаның татар әдәбиятына багышланган үз язмалары урын ала иде. Бу – берничә дәфтәрне беркетеп теккән, тышлыгын һәм эчке битләрен төсле хәрефләр, рәсемнәр белән бизәп эшләгән бик кызыклы һәм эчтәлек­ле журнал – һәммәбезне кызыктырып, ымсындырып тора, һәм һәркайсыбызның анда үз иҗат җимешен күрәсе килә иде.

Аңлашыла ки, журналның тиражы бер генә данә булып, ул пәйда булуга, «Яшь иҗатчы»ны мәктәпнең һәр классында укып чыгалар, аннары аны, бер почмагына төсле бау тегеп, мәктәп коридорындагы диварга кадакка элеп куялар. Журнал эленеп торган урында өстәл һәм урындык та була. Мәктәпкә кергән ата-аналарга, районнан һәм Казаннан килгән дәрәҗәле кунакларга, вәкилләргә кулъязма журналны укып чыгарга мөмкинлек туа. Шул рәвешле «Яшь иҗатчы»ның укыла торган тиражы көн саен диярлек артып тора. Журналның бер саны әле дә минем архивымда саклана.

Бүген тормыш үреннән узган чорларга күз салганда, туган мәктәбемдә укыган ул еллар минем 75 еллык гомеремдә гүзәл бер мизгел генә булып тоела.

©»Мәгариф» (№7, 2016).

Добавить комментарий