Логотип Магариф уку
Цитата:

БЕРТУГАН БУБЫЙЛАРНЫҢ УРТАК «БАЛАСЫ» – Иж-Бубый мәдрәсәсе

 Киләчәк Иж-Бубый мәдрәсәсен татар Афинасы дип бәяләр.Альта Мәхмүтова Мәктәбебездәге Иж-Бубый мәдрәсәсе музеенда – үткәннәр кайтавазы...XIX йөз. Гаҗәеп матур нәкыш белән эшләнгән йортлар, тә...

 

Киләчәк Иж-Бубый мәдрәсәсен татар Афинасы дип бәяләр.


Альта Мәхмүтова


 

Мәктәбебездәге Иж-Бубый мәдрәсәсе музеенда – үткәннәр кайтавазы...


XIX йөз. Гаҗәеп матур нәкыш белән эшләнгән йортлар, тәрәзә йөзлекләре, капкалар...


Тарихчы галимә А.Мәхмүтова мәдрәсә тарихына багышланган хезмәтендә: «Киләчәк Иж-Бубый мәдрәсәсен татар Афинасы дип бәяләр», – дип олылавы белән бик тә хаклы [6, 168].


Дөрестән дә, Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Бубыйларның уртак «баласы» – Иж-Бубый мәдрәсәсе гыйлем һәм тәрбия бирү дәрәҗәсе ягыннан башка татар мәдрәсәләрен узып китә. Әйтик, Оренбургтагы «Хөсәения» һәм Казандагы «Мөхәммәдия»дә урта сыйныфларда җәдидчә укыту системасына кереп кенә барган, ә Уфадагы «Галия»дә бу турыда әле сүз дә кузгатылмаган вакытта – XX йөз башында – бертуган Бубыйлар 200 – 250 хуҗалыктан торган авылыбыз­да балалар һәм үсмерләр өчен системалы урта һәм гомуми белем бирү үзәге оештыруга ирешәләр. Бу чорда дипломлы белгечләр әзерли торган бердәнбер татар уку йорты була ул [6, 168].


Бубыйларның кызларга гыйлем бирү өлкәсендәге уңышларын күз алдына китерү өчен, 1914 елда «Сөембикә» жур­налында басылган Халык мәгарифе министрлыгының урта мәктәп программасының кызлар мәдрәсәсендә (1910 ел) укытылган предметлар таблицасына (атналык җәдвәлга) күз салу да җитә [6, 71]. Өч типтагы мәктәпнең һәркайсында да укыту сигезьеллык була. Иж-Бубый мәдрәсәсендә, телләрне һәм кызлар өчен кирәкле фәннәрне тирәнтен өйрәтү белән беррәттән, табигать фәннәре нигезләрен укыту мәсьәләсе дә җитди куелган була. Министрлык карамагындагы гимназияләр бик күптәнге – 1784 елда ук расланган программа белән эшләүләрен дәвам иткән бер вакытта, Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыту программасы өр-яңадан эшләнә. Патша хөкүмәте вәхшиләрчә тар-мар итмәгән булса, Иж-Бубый мәдрәсәсенең эшләре ничек дәвам иткән булыр иде –билгесез… [5, 70].


Мәдрәсәне тәмамлаган кызларга, Россиядә беренчеләрдән булып, мөгаллимә шәһадәтнамәләре тапшырыла. Атаклы мәгърифәтчеләр Габдулла һәм Гобәйдулла, Мөхлисә Бубыйлар балаларны тәрбия­ләүнең ана белән укытучы җилкәсенә төшкәнлеген яхшы аңлап эш итәләр, балаларны зыялы, укымышлы итеп тәрбияләү өчен, хатын-кызларны гыйлемле итүне максат итеп куялар. Россиядә ир балалар өчен гимназияләр эшләп килгәнлеге мәгълүм. Ә кызлар гимназиясе беренчеләрдән булып Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылында оеша.


Бертуган Бубыйлар, уку-укыту эшеннән тыш, җәдиди мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр төзү белән дә шөгыльләнә. Гамәлдәге уку-укыту ярдәмлекләре заман таләпләренә җавап бирмәгәнлектән, 1898 – 1902 елларда Бубыйлар табигать фәннәре буенча да дәреслекләр эшли. Бу дәреслекләр Октябрь инкыйлабыннан соң берничә тапкыр бастырыла» [3, 59].


учебник по физике


«Табигать фәннәре буенча дәрес­лекләр булмаганлыктан, Бубыйлар аларны 1911 елда Төркиядән кайтарта», – дип яза М.Мәһдиев [7, 102]. Мәдрәсә музеенда физика һәм табигать белеме дәреслеге саклана (Казан, 1909). Гобәйдулла Бубыйның шул дәреслек буенча укытканлыгы мәгъ- лүм (аны мәдрәсә музеена Раиф Мәрда-нов 1991 елда тапшыра) [25нче биттәге фото]. Дәреслекнең беренче кисәге генә сакланып калган, икенче – «Ботаника» өлеше, кызгынычка, юкка чыккан.


Тарихчы Р.Гыймазова фикеренчә, «Бубыйларның китаплары мавыктыргыч, аңлаешлы тел белән язылган, иллю­с-­ трацияләр белән баетылган»[3, 75]. Мәктәбебезнең X сыйныф укучылары белән берлектә ул чактагы физика һәм табигать белеме дәреслекләрен хәзерге телгә күчергәннән соң, без дә моңа инан­дык. «Матдәнең агрегат халәте» темасы башлангыч сыйныф укучысы да аңларлык тел белән язылган. Әйтергә кирәк, физикага мөнәсәбәтле төшенчәләр дә әдәп-әхлак ни­гезләренә мөрәҗәгать итеп аңлатылган. Дәреслек авторы молекулаларның үзара тәэсир итешү көчен – «чиге булмаган ана мәхәббәте», ә газ таралуны «очар кошлар иреге» белән чагыштыра. «Укучыларга дәрес вакытында: «Кечкенә кисәкчекләрнең кушылуын нәрсә белән чагыштырып була?» – дип сорау биргәч, «Җинаятьче кулына богау кидерү бе­- лән», – дип җавап бирделәр».


Әүват исемле малай тарихы да кызыклы итеп бирелгән. Бик тә күзәтүчән малай, әтисенә булышкан арада, озаклап табигатьне күзәтергә ярата торган була. Көннәрдән бер көнне, улының кайнаган вакытта чәйнек капкачының сикерүен сәгатькә якын күзәтүен күреп, ата кеше таң кала, улы акылдан шашкан, ахры, дип уйлый. Бәләкәй Әүват суның, парга әверелеп, чәйнеккә сыймыйча, капкачны күтәрүен аңлый. Г.Бубый, шушы мисалны китереп, пар двигательләренең ничек эшләвен аңлата торган була.


Физика дәреслегендә молекуляр- кинетик энергия теориясе, Архимед законы, Уатт машинасы темалары бар. Уку китабы дини өйрәтмәләргә нигезләнә. Анда: «Җир түгәрәк, үз күчәре тирәсендә карбыз кебек әйләнә, Аллаһ тарафын­- нан яратылган», – диелә. Шунысы кызык­лы: Гобәйдулла Бубый – табигать фәннәренә, математикага, ә Габдулла Бубый гуманитар фәннәргә өстенлек биргән.


Бертуган Бубыйлар уку-укыту ярдәмлекләре, карталар, лаборатория өчен кирәкле җиһазлар турында даими кай­гырткан. Физика һәм химия дәресләрендә гел тәҗрибәләр куелган, тарих һәм география дәресләрендә исә күрсәтмә әсбаплар файдаланылган. География, тарих, рәсем, сызым дәресләрендә укучылар үз куллары белән карталар ясый торган була [6, 168].


Г.Бубый материализмны кире кага: «Аерым атомнар бер-берсенә охшаш булса да, атомнардан тора торган әйберләр бер-берсеннән аерыла, чөнки аларны Аллаһ бар иткән», – дигән карашта тора ул [3,64].


Кызлар гимназиясенең югары сыйныф­ларында атналык расписаниедәге 31 сә­- гатьнең өч-дүрте генә дини гыйлемгә багышланган була [7, 105]. Табигать фәннәренә 7 – 10 сәгать каралган. 1909– 1910 еллардагы уку планы буенча VII сый­- ныф кызлары өчен атналык сәгатьләр күләме түбәндәгечә: география – 2 сәгать, физика – 1, хисап – 2, зоология – 1 сәгать» [3, 176], 1910–1911 елгы җәдвәл буенча VIII сыйныфта ир балаларга укытылган атналык дәресләр саны мондый булган: табигать белеме – 2 сәгать, химия – 2, тарих – 1, тригонометрия – 1, астрономия – 2, хисап (бухгалтерия) – 1, педагогика һәм логика – 2 сәгать. Физика I – III сыйныфларда өйрәтелгән, шуңа да бик тә гади тел белән язылган. Химия – VII, VIII сыйныфларда, геометрия – V – VII, ә алгебра V, VI сыйныфларда укытылган [3, 180]. Күренгәнчә, Иж-Бубый мәдрә­сәсен тәмамлаучылар табигать фәннә­- реннән нигезле белем алган.


свидетельство


Рус самодержавиесе Бубыйлар мәд­рәсәсенә генә түгел, башкаларга да гыйлем тарату өлкәсендә эшчәнлек алып баруга юл куймый… Күпме дәлил китерергә була. Әйтик, Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган Мостакаев һәм Мөзәвиров чит илгә китәргә мәҗбүр булалар: Иж-Бубыйда алган документ белән берсе – Бельгиядәге энергетика университетына, икенчесе Америкадагы Тау төзелешен өйрәнү институтына укырга керә. Соңрак икесе дә, туган җирләренә кайтып, совет сәнәгатен үстерүгә хезмәт итәләр [7, 109].


РАЗВОРОТ ФИЗИКА


1910 елда Хаҗи бай акчасына сигезьеллык мәктәп бинасы төзелә; география, химия, физика кабинетлары ачыла, мөгаллимнәр өчен җәйге курслар оештырыла. Югарыда атап үтелгән предметлардан тыш, мәдрәсәдә алгебра, геометрия, зоология, астрономия, медицина, мантыйк (логика) укытыла. Башлангыч сыйныфларда атнага – 30, югары сыйныфларда, гамәли дәресләрне исәпкә алмаганда, 28 сәгать укытылган.


Иж-Бубый мәдрәсәсендә математика укыту да бик көчле куелган була. Габдулла Бубый үзе дә бүлмәсендә төннәр буена математикадан мәсьәләләр чишеп утыра торган булган. Хәтта Гаяз Максудов дигән бер шәкерт, Мактау грамотасы белән мәдрәсәнең алты сыйныфын тәмамлагач, Салоникидагы грек мәктәбенә имтихан биреп керә. Имтихан алучылар Максудов биргән җавапларның тирәнлегенә хәйран кала һәм аны бер сыйныфка сикертеп кабул итәргә мөмкин дигән нәтиҗәгә килә.


Октябрь революциясеннән соң Г.Максудов Казан университетында укыта һәм «физика-математика фәннәре доценты» дигән гыйльми дәрәҗә ала. Әюп Мәрсәлимов та, Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач, Истанбул мәктәбенә барып, белемен дәвам иттерә. Бу фактлар гади бер татар авылындагы мәдрәсәнең Истанбул, Салоники шәһәрләрендәге мәктәпләр белән бер дәрәҗәдә торганлыгын раслый.


Язучы, журналист Ф.Кәрими «Татарстан хәбәрләре» газетасының 1922 ел, 42 нче санында: «Бубый мәдрәсәсе шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар, аякларын җиргә нык басып йөриләр», – дип язган.


Кыскасы, Иж-Бубый мәдрәсәсе үзендә уку-укыту эшчәнлегенең куелышы белән шактый кызыклы һәм бүген тагын да тирәнрәк өйрәнүгә лаек.


Әдәбият


1. Большая энциклопедия Кирилла и Мефодия (БЭКМ), 2005 (10 CD)


2. Габидуллин А.С. Русско-татарский толковый словарь физико-технических терминов / А.С.Габидуллин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2014.


3. Гимазова Р.А. Просветительская деятельность Нигматуллиных-Буби (конец ХIХ – начало XХ вв.) / Р.А.Гимазова. – Казань: Печатный двор, 2004.


4. Зәкиев М.З. Татар теле. 10 сыйныф/ М.Зәкиев – Казан: Мәгариф, 2008.


5. Махмутова А. Пора и нам зажечь зарю свободы! / А.Махмутова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006.


6. Махмутова А. Лишь тебе, народ, служенье! / А. Махмутова. – Казань: Магариф, 2003.


7. Мәһдиев М. Сызып ак нур белән / М.Мәһ- диев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ