Логотип Магариф уку
Цитата:

Без дә бардык Бардага

 Данлыклы Сабантуйлар авыл исемнәре белән янәшә атап йөртелә. Чөнки аның халкы, табигате кайсы ягы беләндер үзенә тартып тора. Әйтик, кала халкы бик тә Казаныбызның Идел буе бистәсендә уза торган...

 

Данлыклы Сабантуйлар авыл исемнәре белән янәшә атап йөртелә. Чөнки аның халкы, табигате кайсы ягы беләндер үзенә тартып тора. Әйтик, кала халкы бик тә Казаныбызның Идел буе бистәсендә уза торган Каенлык Сабан туен карарга ярата. Ул уен төрләренә бик бай. Көрәш белән ат чабышы янәшә уза. Казанда үткәрелгән барлык Сабантуйлар да каен урманнарында үтә югыйсә. Соңгы елларда Саба районындагы Миңгәр Сабан туен карап туялмыйлар. Гали Сабан туе үзенең уңган халкы белән бөтен илгә дан казанды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашкан Барда авыл Сабан туен бик озак яратып сөйләделәр. «Мә- гариф» «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләренә дә Барда Сабан туенда катнашырга насыйп булды.


image010
Юл газабы – гүр газабы түгел

Юлга  дәртләнеп  чыгып  киткән идек тә... Удмуртиядә машиналар тыгылышында калгач, дәрт дигәннәре шактый сүрелде. Юллар да әлләни түгел. Пермь краена килеп кергәч, дәрткә  бөтенләй  дәрман калмады. Айдан артык яуган яңгырлар үзенекен итте: эңгер-меңгер төшә башлауга, калын урман аша сузылган тар юл ап-ак  томан  кочагында  калды,  яңгыры да, «иман яңарткандай», әледән-әле чиләкләп оруын белде. Вакыт-вакыт машинабызның  борыны  да  күренмәс булды. Ярый әле  шофёрыбыз күпне күргән, тәҗрибәле егет икән, әлләни исе китмичә, төрле хәлләр очрагына көйләнгән машина утын кабызып, җайлап барды. «Татарстан юллары сагындыра», – диде ул. Егетебез иртәрәк хискә бирелгән икән. Загребино авылы аша узганда, сүзсез калдык. Безгә тузып-искереп кап-кара төскә кергән йортлардан чаршау корылган җансыз тәрәзәләр карап тора иде. Авыш-тәвеш хәлгә килгән өйләрнең такта (!) түбәләре череп, челтәрләнеп беткән. Авылда бер җан әсәре дә күренми дисәк, юл  читендә, эшләпәсен баш астына салып, исерек урыс агае йоклап ята иде. «Бәлки ул үлгәндер, әйдә, борылыйк әле», – диде бу хәлне күрүдән йөзе агарган хезмәттәшебез. Без кабат авылга борылып кердек – агай исән иде. «Менә бит ә, – диде гаҗәпләнүдән йөзен чыткан шофёрыбыз. – Бездә булса, олы юл янында урнашкан авыл череп баер иде. Ә болар  череп, аңын югалтып ята».


Авылны фотога төшердек тә юлга кузгалдык. Бардага төнге сәгать икеләрдә, таң беленә башлагач кына, барып кердек. Кунакханәгә урнашу өчен, бездән шактый алдан килгән Арча районы делегациясе җитәкчесе район башлыгы урынбасары Рамил әфәнде Гарифҗанов белән элемтәгә керергә кирәк иде. Алар Барда янындагы элекке пионер лагерында тукталган булып чыкты. Шунда урнашып, йокыга эрүебезне сизми дә калдык.


Иртәнге биштә безне чәйгә уяттылар. Бардада җирле вакыт белән җиде тулган  икән инде.


Җыен


«Иртән уянгач, беренче эшем», – дип язган Тукай. Безнең беренче эшебез Барда белән танышудан башланды. Йортлар бер-берсенә терәлеп диярлек салынган. Авылларда такта түбәле өйләр дә шактый күзгә чалынды. Район үзәгендә заманча төзелгән биналар да аз күренде. Ял паркы аша үткәндә, очып китәргә әзерләнгән казларга куелган һәйкәлгә тап булдык. Җиде каз менә-менә күтәрелеп очып китәр төсле. Күзләрендә – өмет, уйлары белән алар күптән инде күктә. Наил Габдюшев иҗат иткән һәйкәл тарихы Барда белән бәйле икән. Барда әүвәл Казмакты дигән кечкенә генә авылдан  борын төрткән, имеш.


Безгә район мәгариф бүлегенә яисә берәр мәктәпкә керергә кирәк иде. Урамнарны шактый урасак та, безгә андый бәхет елмаймады – алар бикле иде. Шулай да телевидение бинасы бусагасын атлап керергә насыйп булды. Татар телендә тапшырулар алып баручы Җәүһәрия ханым Габделхакова белән бик озак гәпләшеп утырдык. Аның әйтүенчә, Барда районында татар мәктәпләре, гомумән, милли мәктәпләр бетерелгән. Татар теле, фән буларак, зур авылларда урта яшьтәге балаларга атнасына 3 сәгать, олы яшьтәгеләргә 2 сәгать керә икән. Аңа журналларыбызның яңа саннарын бүләк иттек. Ул безнең хакта мәктәп балалары белән бергә тапшыру әзерләргә вәгъдә бирде. Җәүһәрия ханыма рәхмәтләр укып, Сабан туе мәйданына киттек.


Сабан туе капкасы янына җитәрәк, «Барда Зиен-17» дип язылган афишага күзебез төште. «Сездә Сабан туе Җыен дип аталамыни?» – дип сорадым янәшәбездә татарча сөйләшеп торган ир белән хатыннан. «Әйе, – диде ханым. – Ә сез үзегез кайдан соң?» «Без – Казаннан». Сүзгә ханымның ире җыр сузып кушылды: «Һөддә нисек, бөддә шулай, жырлап күнгел асайлар». «Тилермә инде», – диде ханым иренең касыгына төртеп. «Тилермәем. Мин татар дустар бенән законный телемдә һөйләшергә тиеш». Кылт итеп вакытсыз арабыздан киткән Барда егете, күренекле галим Рәшит  абый  Ягъфәров  сүзләре  искә төште:  «Барда  халкын татар дип йөртсәк тә, туган телләре, гореф-гадәтләре татарныкы булса да, документларда аның байтак өлешен башкорт дип язу гадәте яшәп килә. Район халкының моңа әлләни исе китми. Үзенчә, татарча яшәп ята. Бу элек әлеге җирдә башкорт дип аталучы катлау кешеләре яшәү белән бәйле. Мәсьәләгә күрше Башкортстан да битараф түгел».


Әлбәттә, бу бәйрәм эчтәлеге белән Җыенга туры килеп бетми. Җыен борынгы татарларда милли җыелыш, корылтай дигәнне аңлаткан. Сабан туен бер авыл уздырса, Җыенны 5-6 авыл бергә уздырган. Җыенда авыл җәмәгате чишмәләрне чистарту, күперләрне яңарту, юлларны күтәртү проблемасын хәл иткән, яшьләр читтән генә үзләренә тиң яр күзәткән. Октябрь түнтәрелешеннән соң, яңа хакимият Җыенны бетереп, ул үткәреләсе вакытка туры китереп Сабан туе уздыра башлый.


Хисләремне йөгәнләп, дусларым артыннан Җыен мәйданына юнәлдем. Иң элек, әлбәттә, үзебезнең Арча утары урнашкан чатырга килдек. Ул бәйрәмчә бизәлгән. Алгы планга Тукай портреты куелган. Тирмә алдында зур итеп «Арча районы» дигән язу балкый. Чатыр янына килгән урыслар: «Из Арчинского района приехали», – дип теттерә генә. Көлке булып китте. Карале, дөрес әйтә бит болар дим үз-үземә. Тик алар безнең дөньяда иң оста тәрҗемәче булуыбызны гына белеп бетерми. Без бит республикабыздагы бөтен районнар исемен урысчага әйләндергән халык. Башкортстанга багыгыз әле. Бармы анда урысча тәрҗемәләнгән  берәр район?!


Мәйданда Пермь крае губернаторы Максим Решетников җитәкчелегендәге хөкүмәт делегациясе күренүе бәйрәмгә рәсмилек кертеп җибәрде. Алар туп-туры Арча чатырына юнәлде. Кочаклашып күрешкәннән соң, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев хөрмәтле хуҗаларга район турында  сөйләп  алды. Тукай  белән  таныштырды. Губернатор: «Знаю Тукая», – дип әйтергә өлгермәде, кулы тирмә артыннан килеп чыккан Шүрәленең кыскыч кебек озын бармаклары арасында калды. Аннары хуҗалар Тәтешледән килгән башкорт кардәшләр биләмәсенә юнәлде. Салаватның якташлары Арчалардан мәгънәлерәк тә, баерак та әзерләнгән! Колга очында Башкортстан байрагы җилфердәве генә дә моңа гыйбрәтле мисал иде. Тәтешлеләрнең сый-нигъмәтен карап йөргәндә, Барда районы башлыгы Сергей Ибраев корт балыннан ясалган эчемлеккә игътибар итте. «Бу нәрсә?» – дип сорады  башлык.  «Медовуха», – дип  җаваплады  башкорт агае. «Кабып карарга ярыйдыр бит?» Агайның йөзе ачылып китте. «Нәмәгә ярамаһын, би-ик ярай», – диде ул шатлыгын яшерә алмыйча. Сергей Миңнехан улының савытны ялтыратканнан соң йөзен чытып куюы ачы балның шактый ук куәтле булуын сиздерә иде. Бәйрәмне ачу тантанасында Пермь крае губернаторы Максим Решетниковның, урыс милләтеннән булуына карамастан, Җыенның мәгънәсен аңлап сөйләвенә канәгать калдык. Безгә күпме генә кирәк соң?! «Җыен ул – туган җир бәйрәме, – диде башлык. – Җир кешесе аны язгы кыр эшләре тәмамлангач, печәнгә төшәр алдыннан үткәргән. Сездә дә хәзер нәкъ менә шул чор. Ул шулай ук авыл халкы белән бергә, район предприятиеләре эшчеләренең озын кыштан соң көч, дәрт ала торган бәйрәме дә. Районда инфраструктураны үстерү, торак пунктларны төзекләндерү, юллар, күперләр төзү һәм яңартуда зур хезмәт куелган. Яшәү шартларын яхшырту, уңайлы мохит булдыру өчен күп эш башкарылган».


image007


Җыен 12 мәйданчыкта берьюлы башланып китте. Мин балалар утарына ашыктым. Монда хәрәмләшү юк. Бөтен уен ихлас күңелдән, барлык көчне биреп башкарыла. Әнә, кыек баганага менүчеләрнең күбесе җиргә мәтәлде, чүлмәк ватучылар башка тарафка  китеп, тамашачылырга кизәнде, капчык киеп йөгерүчеләр, килеп җиттем дигәндә, сөртенеп харап булды, гарьләнүдән елап җибәрүчеләрне күргәч, яннарына барып юатасы килеп китте. Әмма үзе егылган еламый, ди бит татар. Хәтта йомырка  салынган  кашык  кабып  йөгерүчеләр  арасында буш кашык белән килеп җитүчеләр дә шактый иде. Шулай да беркем бүләксез калмады. Бәйрәмнең кануны шундый. Малайларга уенчык аю, маэмай, кызларга исә мөлаем йөзле курчаклар тәтеде. Үзем дә сабыйларны «Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа саны белән сөендерергә  тырыштым.  Сөенделәр, билгеле!


Барда  Җыены  бәйгеләргә  дә,  уеннарга  да  бай  булды. Ат чабышлары, милли көрәш бәйрәмнең йөзек кашын хәтерләтте. Һәр тарафтан көнозын җыр агылды. Сый-нигъмәттән  сыгылып торган  сәүдә  рәтләрен  халык бик үз итте. Шашлык чиратына баскан шофёрыбыз гына, ябык кына тавык ботының 120 сум торуын белгәч, үпкәләп Казанга кайтып китә язды. Туй үпкәсез булмый инде. Кемнеңдер монда кайчандыр өзелеп сөйгән ярын очратып, күңеле өзгәләнгәндер, кемдер кавышу мизгелләре кичереп сөенгәндер. Бәйрәм – бәйрәм инде. Аның яктысы, дәрте күзләргә, күзләрдән йөрәкләргә күчәргә тиеш иде...


Һәм шулай булды да! Мөлдерәмә йөрәк белән янә сикәлтәле юлга кузгалдык...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ