Логотип Магариф уку
Цитата:

Биектауда китап укучылар арткан!

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары десанты бүген Биектау районына төште. Сердәшчеләребез, киңәшчеләребез, һөнәрдәшләребез булган укытучылар белән очрашу бик җылы узды. Журналлар турындагы фик...

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары десанты бүген Биектау районына төште. 20171124_125439Сердәшчеләребез, киңәшчеләребез, һөнәрдәшләребез булган укытучылар белән очрашу бик җылы узды. Журналлар турындагы фикерләре, теләк-тәкъдимнәре киләчәк эшебездә зур ярдәм булыр дип өметләнәбез.WhatsApp Image 2017-11-24 at 16.44.15


Шулай да безне иң сөендергән мәл район үзәк китапханәсендә көтеп торган икән! Биредә «Каләмдәшләр» дип аталган иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы бара иде.IMG-20171124-WA0013 Каләм тибрәтүчеләр ике атнага бер мәртәбә җыелып иҗат турында сөйләшәләр, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге яңалыклар буенча фикер алышалар, башкаларга үз иҗатларын тәкъдим итәләр. Якташлары Рафис Корбан исә аларга һәрьяклап ярдәм итәргә, мондый очрашуларда даими булырга тырыша икән.


Элек китапханәдә эшләгән, хәзерге вакытта «Каләмдәшләр» берләшмәсенең җитәкчесе булган Әхмәдуллина Диләрә Мансур кызы «Гаилә һәм мәктәп»не үз эшчәнлегендә гел кулланып торыун әйтте. Һәм үз куанычы белән уртаклашты – гаджетлар, компьютер чоры дип барган заманда Биектауда яшәүче ата-аналар балалары күңелендә укуга мәхәббәт тәрбияли икән. «Елдан-ел китапханәгә йөрүчеләр саны арта. Китапны ярату, чыннан да, гаиләдән килә. Киләчәк буыныбыз фикерле булсын дисәк, үзебезгә басма матбугат, китап белән дуслашырга, балаларны укырга өндәргә, укытырга кирәк», – дип белдерде яңа дустыбыз.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ