Логотип Магариф уку
Цитата:

Бочче Татарстанны яулый

Арча укучылар сараенда ДЦП белән туган балалар спорт белән шөгыльләнә, хәтта бочче төре буенча үзләренең җыелма командасы да бар дигән хәбәргә баштарак ышанмыйчарак тордым. Шул арада тагын бер хәбәр и...

Арча укучылар сараенда ДЦП белән туган балалар спорт белән шөгыльләнә, хәтта бочче төре буенча үзләренең җыелма командасы да бар дигән хәбәргә баштарак ышанмыйчарак тордым. Шул арада тагын бер хәбәр иреште: Арчаның үзенчәлекле спортчылары бочче буенча Азнакайда узган Республика беренчелегендә алтын медаль яулаганнар!


Гомерләрен инвалид арбасында кичерүгә дучар ителгән, кулларына кашык тотып ризык каба алмаган үсмерләр ничек итеп спортка тартылылырга көч тапты икән? Халык арасында йөргәндә, андыйларның күз карашы аяк очларыннан узмаганын күреп, гаҗәпләнә идем. Шул хакта уйлана торгач, аны, үземчә, гарипләр арбасына постырылган горур җаннарның урамда кеше фаҗигасенә бармак белән төртеп күрсәтергә, кызганып карарга өйрәнгән ваемсыз узып баручыларга карата протесты дип кабул итә башладым. Физик мөмкинлекләре чикләнгән дип сөйләнсәк тә, рухи дөньяларының чикләрен Ходайдан башка кемнәр үлчәгән соң аларның? Дөньяда тылсымлы кыл каләмне яки каурый каләмне тешләре белән кысып яисә аяк бармакларына кыстырып, онытылмас рәсем, шигырь үрнәкләре иҗат иткән сәнгать әһелләре азмы? Эзләп ерак китәсе юк – Самара өлкәсендә яшәп иҗат иткән татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйл Сәгыйров әнә шундый олуг җаннарның берсе иде...


DSC_0477


Без кемнән ким?


Бочче секциясе тренеры Фәрит Минхәеров белән спорт залында иртәрәк күрешергә сөйләшкән идек. Күнегүләр башланганчы, иркенләп гәп корып алырга иде исәп. Бәхеткә, Фәрит ага сүз сорап кесәгә керә торганнардан булып чыкмады. Сөйләшә торгач, мин аның биредә иң уңышлы эшләгән тренерларның берсе булуын төшендем. «Сынаганым бар – Арча җирендә ниндидер тылсымлы көч яши, – диде ул, спорттагы җиңүләрнең төп серен ачарга теләгәндәй. – Һәр арчалыдан теләсә-нинди спорт остасы әзерләргә була. Ни өчен монда борын-борынгыдан көрәшче халык яши дип уйлыйсыз? Чөнки бик тирәннән – бабаларыбызның җир түреннән күтәрелгән энергиясе үз балаларын авыр чакларында көрәшергә өнди». Фәрит абыйның йөрәккә май булып ятардай сүзләре белән һич тә бәхәсләшергә җыенмадым. Заманында тренерның мәргәннәре дә, Татарстанның ату кырларында күп тапкырлар җиңү арты җиңү казанып, Арча исемен данга күмгән. Аннары ул үзенең сәләтен тагын да катлаулырак юнәлештә – спорт туризмы өлкәсендә сынап караган. Анысы тәвәккәллек, кыюлык сорый торган иң кырыс спорт төре бит әле аның. Төз ату, биек тау сыртларын буйсындыру, Урал, Тянь-Шянь тауларының атылган уктай аккан елгаларын кичү, Байкал кебек күлләрнең төбенә төшү, бөркетләр оя корган текә кыяларга менү дисеңме... Егет сүзе бер булыр. Минхәеровның шәкертләре монда да сынатмаган. Ул әзерләгән Татарстан командасы туризм буенча алты тапкыр Россия чемпионы исеменә лаек булган. Россиянең атказанган спорт остасына алга таба да үрләр арты үрләр генә яулыйсы да бит... Әмма көтмәгәндә аяктан еккан йөрәк өянәге һәм катлаулы операция азамат ирне бик озак елларга яраткан шөгыленнән аерылып торырга мәҗбүр иткән.


Шундый зәхмәтне авызлыклап йөргән көннәрнең берсендә, Минхәеровны районның социаль яклау идәрәсенә чакырып алалар.


– Фәрит туган, Яшел Үзән каласында ДЦП белән туган үсмерләр бочче спорты белән шөгыльләнеп, Россия, Европа чемпионатларында катнашалар икән. Безнекеләр кемнән ким? Шунда барып, уен кануннарын өйрәнеп кайт әле, чемпионнар Арчага да кирәк, – диләр аңа. Фәрит яңа уен турында мәгълүмат тупларга Яшел Үзәнгә китә. Җиңел генә ризалык бирсә дә, соңрак эшне оештыруда кыенлыклар өерелеп килә. Әмма кайда юк ул кыенлык? Авыру булып туганнарга яшәве җиңелме? Фәрит әнә шулай уйлый. Әйткән сүзеннән кире кайтмый, эшкә керешә.


– Бочче – шар уены безнең эрага кадәр 2-3 мең еллар элек Борынгы Римда барлыкка килгән, – дип сөйләп китте Фәрит ага. – Ул боулинг, кёрлинг уеннарына охшаган. Уенда ике кешедән башлап сигез, уникегә кадәр кеше ике командага бүленеп ярыша ала. Бер үк күләмдә кызыл һәм зәңгәр, бер кечерәк ак туп алына. Туплар без уйнап үскән резин туптан күпкә аерыла. Ул синтетик тукымадан ясалган. Теннис тубыннан чүт кенә зуррак, ыргытканда көчне чамалап куллану өчен, һәркайсы төрле авырлыкта эшләнгән. Уен башында ак тупны мәйдан уртасына ыргыталар. Уенчылар мәйдан сызыгына тезелеп баса. Һәр як үзләренең кызыл һәм зәңгәр шарларын ак тупка мөмкин кадәр якынрак ыргытырга тырыша. Шарлар ыргытылып беткәч, хөкемдар аларның ак туп белән арасын билгеләп, очколар саный. Уен бер команда 13 очко туплаганчы бара.


Әлеге уенны Татарстанга 2011 елда Мәскәү социаль-икътисад институты студенты, үзе шушы спорт төре белән шөгыльләнгән арбалы Яшел Үзән кызы Светлана Георгиева алып кайткан икән. Алар, әнисе – спортчы һәм шәһәр активисты Ираида Николаевна белән бергәләп, шәһәрдәге ДЦП белән авыручы үсмерләрне шушы уенга тартуы мөмкинлеген өйрәнәләр. Нәтиҗәдә, шәһәр спорт комплексында үсмерләр өчен бочче секциясе эшли башлый. Тора-бара биредә Россия, Европа спортчылары белән көч сынашырлык ныклы команда оеша. Фәрит абыйның әйтүенчә, бочче Европада иң популяр уеннардан санала.


– Аны Россиядә уйный башлаганнарына 15 ел гына әле. Ул паралимпиада программасына да кертелгән, – ди тренер.


– Арбалы балаларга аталган ул уенны Арчада ничек җәелдерә алдыгыз? – дип сорыйм, шундый четерекле эшкә алынган олы йөрәкле шәхестән.


– Баштарак үзем дә каушап калдым, – дип ачылып китте Фәрит ага. – Бу 2013 ел иде. Яшел Үзәннән бочче уены кагыйдәләрен өйрәнеп кайтуга, кулыма зәгыйфь балалар яшәгән йорт адресларын тоттырдылар. Уемда – бетмәс-төкәнмәс сораулар. Сүземне нәрсәдән башларга белмәдем. Алар бит дүрт стена эчендә кеше белән аралашмыйча үскән беркатлы җаннар. Һәр әйткән сүзеңә ышаналар Тормышка әзерлекләре дә төрлечә. Арада өйдә торып мәктәптә укучылар да, хәтта вуз тәмамлаучылар да бар.


Шул исемлек белән Фәрит Минхәеровка айлар буе, өйдән-өйгә кереп, ата-аналарны күндереп йөрергә туры килә. Аннан, өлкәннәр белән бергә җыелып, балаларны спорт залына атнасына өч тапкыр алып бару, алып кайту ягын хәл итәләр. Исемлектә ун-унике фамилия булса да, беренче елны күнегүләргә дүрт кенә үсмер йөри. Шуңа карамастан, аларга ярышларда төрле күләмдә чыгыш ясарга рөхсәт итәләр, чикләүләр куелмый. Фаҗигадәшләренең уңышларыннан хәбәрдар булып, спорт залына килергә теләгән оланнарның саны икенче елны унга, аннары уникегә тула.  Мин Фәрит әфәндедән:


– Спорт залына беренче тапкыр аяк басканда алар нинди хәлдә иде? – дип төпченмичә кала алмадым.


– Барысы да сүлпән, күпләре сөйләшә алмый азаплана. Бер Айрат Низамов кына үз аягында килде. Бүтәннәрне әти-әниләре арбада китерде. Күпләренең ыргыткан шарлары аяк асларыннан ерак китми. Кайберәүләре аны хәтта кулларында да тотып тора алмалык хәлдә иде, – дип, балалар белән бергәләп уздырган авырлыкларга хәтерендә җәт кенә кайтып алганнан соң, тренер ул кыенлыклардан ничек арынулары турында җентекләп сөйләп китте. – Һәр көнебез күнегүләр белән узды. Әти-әниләре, яннарына басып, массаж ясады, уен өчен кирәкле хәрәкәтләрне башкарырга булышты. Менә шулай команда күзгә күренеп тернәкләнә, ныгый барды.


Команда оештыру бер хәл. Аны кирәкле уен кораллары, җиһазлар белән тәэмин итәгә дә кирәк бит әле. Бу хакта сүз кузгалуга, мин өлкән остазның күзләрендә яшь күргәндәй булдым. Әйе, бу катлаулы мәсьәләдә спонсорларның да ярдәме зур булган аларга. «Таттелеком» АҖ җитәкчесе Лотфулла Шәфыйгуллин Даниядән ике комплект бочче туплары, спорт киемнәре кайтарткан. Арча төзелеш материаллары ширкәте директоры Рафаэль Муллагалиев команданы спорт җиһазлары белән тагын да баеткан.


– Тупларның бер комплекты гына да 30 мең сум тора, ә эш башлаганда безнең бер тиен акчабыз юк иде, – дип искә ала Фәрит ага. – Районның социаль яклау идарәсе Татарстан Президенты исеменнән күтәрткечле «Форд – Транзит» автобусы бүләк итте. Рәхмәт яусын үзләренә!


Шулай тәвәккәлләп эшли башлауга, өелеп-өелеп уңыш килгән икән дип уйласагыз, нык ялгышасыз.


Арчалыларның бочче спортындагы юл башында җиңелү ачысы тора. Фәрит ага сөйли:


– Яшел Үзәндә узган тәүге ярышта җирле командага 27:0 исәбенә оттырып кайттык. Биреләсебезне алдан белдем. Әмма шушы оттыру безнекеләрдә җиңелү гарьлеге, җиңү теләге, команда рухы тудырды. Инде менә төрле ярышларда актив катнаша башлавыбызга да дүрт ел тулган. Бүген безнең командабыз Татарстанда иң көчлеләрдән санала. Ялгыз очрашуларда да спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясый.


Шул вакыт эчендә Арчаның бочче осталары республика, төбәкара, Россия беренчелегенә уздырылган бәйгеләрдән бер тапкыр да медальсез кайтмаган. Йә чемпион булганнар, йә – призёр. Әле яңа гына Азнакайда Татарстан беренчелегенә узган ярышта алтын медаль яулаучылар да – Минхәеровның үзенчәлекле шәкертләре.


Төркемдәге җиңүләргә спортчыларның аерым очрашулардагы уңышларын да өстәсәң, команда гел чемпионнардан гына тора дип уйларга була.


– Шулай да аерым очрашулар нидән гыйбарәт? – дип сораштырам тренердан.


– Бочче уенында спортчылар командадан башка – аерым-аерым да катнаша ала, – ди Фәрит ага. – Әйтик, бергә – бер, икегә – ике... Узган ел Мәскәү, Чабаксар, Яшел Үзән, Чаллы, Арча, Балтач спортчылары белән Казан беренчелегенә уздырылган чемпионатта Гөлүсә Гарифҗанова, Тимур Рәхмәтуллин һәм Зәринә Әсхиевага аерым очрашуларда сигезәр көндәшне җиңәргә туры килде».


Иң мөһиме: шушы җиңү рухы аларга башларын горур тотарга көч биргән. Хәзер аларны, урамнан узганда, район хакиме үзе сәламләп үтә. Араларында авыллардан килүчеләр булса да, күнегүләрне берсенең дә калдырганы юк. Алар биредә бертуганнар кебек дуслашып, бер-берләренең шатлык-куанычлары, эч серләре белән  уртаклашып яшәргә өйрәнгәннәр.


DSC_0458


Чирдән көлү – җиңү билгесе


– Исәнмесез, Фәрит Фәтхиевич! Исәнмесез, абый!


Тренер белән үзенчәлекле балалар оештырган үзенчәлекле спорт һәм аның кеше рухына тәэсире турында сөйләшеп утыра торгач, залга спортчылар килә башлавын сизми дә калганбыз. Тавыш килгән якка күтәрелеп карауга, йөзендә алсу нур балкыган, кара күзле, чибәр генә бер кызның елмаюлы күз карашы белән очраштым (Аһ, шушы каһәр суккан инвалид арбасына утырмаган булса, ул бер карауда имән кебек дистәләгән егетне гашыйк итеп, аягыннан егар иде. Хәер, аңа да, мөгаен, үз тиңе табылыр). «Безне сәламләгән кыз бочче буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Зилә Сөнгатуллина икән.


– Ул монда әнисе Диләрә ханым белән йөри, – дип таныштырды мине Фәрит ага. – Зилә – командабызның өмете. Әле яңарак кына «Мәскәү көзе» дип исемләнгән Бөтенроссия ярышларында 3 нче урынны яулап кайтты.


 Зилә күнегүләргә керешкәнче, Диләрә ханым белән берничә сүз алышырга өлгердек. «Фәрит Фәтхиевичка Аллаһның рәхмәте ирешүен телим, – диде ана. – Шушы спорт залына килә башлаганчы, кызым белән коррекцион мәктәпкә барып кайту мең газапка әйләнә иде. Узып баручыларның балама бармак белән төртеп күрсәтүләреннән төннәр буе мендәргә капланып елаган чакларым күп булды. Аптырагач, һава суларга да кичләрен генә чыга идек. Монда Зиләмнең эчке дөньясы үзгәрде. Ул шушы хәлендә дә үзенең исемен нинди бөек, затлы титуллар белән бизәде! Минем кызымнан да бәхетле кеше юк хәзер бу дөньяда!»


Диләрә ханым белән сөйләшкән арада спорт залы арбалы спортчыларның шат авазларыннан гөр килә башлады. Аларга ияреп, үземнең дә кинәт елмаясым, көләсем килде. Гомерлек чир белән туган кешеләрнең, шул халәтләрен җиңеп, тантана итүләренә кушылмыйча калу мөмкин түгел иде. Зал үзәгендә барлык чордашларын үз янына туплаган зур гәүдәле, киң җилкәле, таза беләкле бер егет игътибарымны җәлеп итте. Ул башта дусларына кызып-кызып нидер сөйли, аннары учына күрсәтеп нидер аңлата иде. Язмышы бүтәнчә язылган булса, ул, һичшиксез, бу мәйдан уртасына тимер беләкләренә көрәш сөлгесе ураган хәлдә чыгар иде. Күзем төшкән егет Арча бочче командасының иң көчле уенчысы, спорт осталыгына кандидат Рамил Шәрәфетдинов булып чыкты. Ул секциягә әнисе Тәнзилә ханым белән дүртенче елын йөри. Татарстан һәм Россия җыелма командаларының алыштыргысыз капитаны. Рамил җитәкләгән Татарстан командасы күптән түгел Мәскәү, Севастопольдә узган ил ярышларында, шулай ук Тулада Россия кубогына үткән бәйгедә алтын медаль яулаган. Егеттән спорттан бушаган вакытларында ниләр белән кызыксынуын сораштырасы иттем.


– Өйдә компьютерлар һәм башка шундый электрон җиһазлар төзәтәм, – диде ул, исе китми генә.


– Ә ничек өйрәндең? Мондый һөнәр үзләштерү өчен махсус уку йортын тәмамларга кирәк бит, – дип төпчендем егеттән.


– Башта әтием Рөстәмнән карап, компьютерда уйнарга өйрәндем, аннары – әти өйдә югында – сүтеп җыярга, – дип хәйләкәр елмая егет. – Менә шуннан китте инде.


– Карале, син бик башлы егет икәнсең ич? – Яшь спортчының салпы ягына салам кыстырып, телен ачарга тырышам.


– Әйе шул, – ди Рамил, мактауга әллә ни исе китми генә. Сизелеп тора: мактау-данлауларга күнегеп беткән егетебез! Тел төбемне шунда ук төшенеп, тулы җавап бирә ул миңа: Алдан ТИСБИ каршындагы программа төзүчеләр әзерләүче колледжны тәмамладым, аннары шул ук вузның икътисад факультетында укыдым...


– Нигә үз белгечлегең буенча эшләмисең? – диюемә каршы аның теләсә кемне гаҗәпләндерерлек тә, сокландырырлык та җавабын ишеттем.


– Команданы авыр хәлдә калдырып китәсем килми. Минем бит әле алар белән дөнья чемпионы да буласым бар, – ди Рамил. – Татарстан чемпионнары Рөстәм Мостафин һәм Фәнзия Заһидуллина, Ранис Сәгъдуллин һәм Гөлүсә Гарифҗанова, Ришат Әхмәдуллин һәм Ралинә Шакирова, Тимер Рәхмәтуллин, Айрат Низамов һәм Зилә Сөнгатуллинаны алда, бергәләшеп, үр арты үр, җиңү арты җиңү яулыйсы, тантана шатлыкларын кичерәсе көннәр көтеп тора дип ышанам мин. Яныбызда Фәрит Фәтхиевич кына булсын!


Рамилнең бочче кавыштырган дусларын һич тә чир таныштырган дип әйтәсем килми. Аларны спорт очраштырган, спорт дуслаштырган. Ә Рамилнең мәгънәле сүзләре миңа Фәрит аганың әңгәмә барышында арчалылар турында әйткән фикерен искә төшерде:


 Ни өчен Арчада көрәшче халык яши дип уйлыйсыз? Чөнки ирек өчен бабаларыбызның каны тамган җир түреннән күтәрелгән көч үз балаларын кыен килгән вакытларда көрәшкә чакыра!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ