Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек драматург Кәрим Тинчуринга бюст ачыла

15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула.  Шул уңайдан бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия...

15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула.  Шул уңайдан бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин истәлегенә бюст ачу тантанасы узачак.  


Чыганак: tinchurinteatr.ru Чыганак: tinchurinteatr.ru

Тантана 17:00 сәгатькә билгеләнгән. Бюстның авторы – скульптор, рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов. Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашуы көтелә, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте. Тантанадан соң театр сәхнәсендә «Соңгы әсәр» пьесасы күрсәтеләчәк. Кичә Милли музейда драматургның 130-еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ