Логотип Магариф уку
Цитата:

Бронхиаль астма нилектән килеп чыга һәм аңа каршы ничек көрәшергә?

Бу мәсьәләнең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан нәкъ менә бүген кузгатылып, махсус матбугат конференциясе үткәрүе очраклы гына түгел. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы тарафыннан 1998...

Бу мәсьәләнең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан нәкъ менә бүген кузгатылып, махсус матбугат конференциясе үткәрүе очраклы гына түгел. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы тарафыннан 1998 елдан бирле ел да 11 декабрь Бөтендөнья бронхиаль астмага каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
Татарда «тын бетү, күкрәк кысу» кебек гыйбарәләр белән аталып йөртелүче астма чире грек телендә «авыр сулыш алу» дигән мәгънәне аңлата икән үзе. Бу чирнең, чыннан да, кешенең җелегенә тиюче бер зәхмәт булуын үз башыннан кичерүчеләр ике куллап раслый анысы. Соңгы илле елда астма дөньяда иң киң таралган чирләрнең берсенә әверелде. Медиклар аңа каршы дәваны булдыру юнәлешендә әлегә кадәр күпме тырышлык куймасын, бу хакта чаң сукмасын, астма алар өчен һаман да табышмак булып кала бирә. Чөнки бүгенгә кадәр бу чирнең килеп чыгу сәбәбен төгәл генә белүче юк. Әле 50 – 60 ел элек кенә астма чирен таратучы гөмбәчекләр 5 – 10 процент кешедә генә очраса, хәзер инде бу күрсәткеч 70 процентка җиткән. Хәзер инде дөньяда астмадан интегүчеләрнең саны 300 млн га якын, диләр. Тагын шунысы гаҗәп: андыйларның саны һәр ун ел саен берьярым тапкырга арта бара икән. Астма ак тәнлеләргә караганда кара тәнлеләрдә ешрак очрый дисәләр дә, безгә һич тә тынычланырга нигез юк: Россиядә астматикларның саны 5 млн тирәсе, ди. Тагын шунысы бар: галимнәр ун яшькә кадәр кызларга караганда күбрәк малайларның, аннан соң 60 яшькә кадәр – хатын-кызларның, ә инде 60 яшьтән соң ир-атларның астма белән ешрак чирләвен ачыклаган.
Бронхиаль астманың килеп чыгу сәбәпләре нидән гыйбарәт? Шул сәбәпләрнең берсе экологиянең начараюыдыр дисәләр дә, ни өчен экологик яктан иң алга киткән илләрдә астмадан интегүчеләр күбрәк очрый соң? Чисталык мәсьәләсе куелышы һәр йортта, һәр гаиләдә моннан 50 – 60 ел элегрәк булгандагыдан начаррак дип берәү дә әйтә алмас. Ә нәтиҗәсе?! Чәчәк серкәләре сәбәпчедер дисәң, теге заманда да чәчәкләр серкәсез булмаган бит инде! Сораулар, сораулар...
Матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш иммунолог-аллергологы Рөстәм Фәссахов журналистларны кызыксындырган әнә шундый четерекле сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ