Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда елның иң күркәм гаиләсе билгеләнде

Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары гөрләп узды. Быел исә бәйгедә барлыгы 100дән артык гаилә матур яшәү серләре белән уртак...

Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары гөрләп узды. Быел исә бәйгедә барлыгы 100дән артык гаилә матур яшәү серләре белән уртаклашты. Алар арасыннан иң-иң дип табылган җидесе – Балтач районыннан Тләковлар һәм Фәезовлар, Мөслимнән Шәйгәрдановлар, Биектау районыннан Ситдыйковлар һәм Агеевлар, Арчадан Хәйруллиннар, Киров өлкәсеннән Сәлаховлар танылган артистлар Рәсим Низамов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илмир Ямалов белән бергә олы сәхнәдә - ТР Халыклар Дуслыгы йорты концерт залында чыгыш ясады. Җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Шәрипова, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, профессор Васил Гарифуллин, БТК каршындагы «Ак калфак» бөтентатар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, КФУ доценты, дизайнер Рада Сәлахова һ.б. сәламләде.


 

«Күркәм гаилә» проекты өченче ел рәттән «Гаилә һәм мәктәп» журналы тарафыннан тормышка ашырыла. Аның максаты – авыл җирендә яшәп, күркәм әхлаклы балалар үстерүче үрнәк гаиләләрне барлау, таныту. Бу – гаилә кыйммәтләрен, гаиләле тормыш фәлсәфәсен алга сөрү, буыннар чылбырын нык итү өчен дә мөһим вакыйга.


Шулай итеп, «Уникаль гаилә» номинациясендә Балтачтан Тләковлар, «Эшчән гаилә» номинациясендә Арчадан Хәйруллиннар, «Зыялы гаилә» номинациясендә Мөслимнән Шәһгәрдановлар, «Күп балалы гаилә» номинациясендә Биектаудан Агеевлар, «Милли җанлы гаилә» номинациясендә Киров өлкәсе Түбән Шөн авылыннан Сәлаховлар җиңүче булды. Ә 2016 елның иң күркәм гаиләсе дип Балтач районы Субаш авылыннан Фәезовлар гаиләсе табылды. Бер генә гаилә дә буш кул белән китмәде, аларга затлы бүләкләр, «Гаилә һәм мәктәп» журналына ярты елга язылу бүләк иттек. Иң күркәм гаилә турында гыйнвар санында язма басылачак, фотолары журнал тышлыгында урын алачак.


img_0022


img_0034 img_0100

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ