Логотип Магариф уку
Цитата:

Булачак студентларны һәм аларның әти-әнисен нинди бәяләр көтә?

КФУның рәсми сайтындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, быел 1нче курска керүчеләргә кимендә 120 мең сум түләргә туры киләчәк. Дөресрәге, аларның әти-әнисенә. Иң кыйммәт белгечлек, узган елдагыча, культур...

WhatsApp Image 2018-06-25 at 11.11.21КФУның рәсми сайтындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, быел 1нче курска керүчеләргә кимендә 120 мең сум түләргә туры киләчәк. Дөресрәге, аларның әти-әнисенә. Иң кыйммәт белгечлек, узган елдагыча, культурологиядә, шулай ук дизайн, «техник физика» «нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника». Әлеге дүрт белгечлектә дә бер үк бәя – еллык түләү 193500 сум. Икенче урында – икътисадчылар һәм юристлар – 165360 сум. Өченче урында – «нефтьгаз эше», геология белгечлекләре – 162240 сум. Халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге сайлаучыларга аз гына арзанрак – 160980 сум.


Педагогик белем алырга теләүчеләргә 122460 сум. Филологияне сайлаучылар бераз күбрәк түли: 132540 сум.


Магистратурада уку бәяләре белем алу теленә карап та үзгәрә


Әйтик, радиофизика белгечлегенә (рус телендә) бер ел уку өчен 146160 сум, ә инглиз телендә белем алырга теләүчеләргә - 282000 сум.


Геологиядә – 166380 сум (рус телендә), 282000 сум (инглиз телендә).


Биологиядә дә аерма шушы чама. Гомумән, инглиз телендә белем үзләштерү бәяләрне ике тапкыр арттыра.


Теш табибы һөнәре алу элек-электән кыйммәткә төшә иде. Хәзер дә шулай. Магистрлар өчен – еллык уку 183300 сум. Ә инглиз телендә - 468000 сум.


Педкөллияткә укырга керергә теләүчеләр игътибарына!


Казан педкөллиятендә бер ел уку – 28.00 сум тора. Районнарда күпкә арзанрак. Чистай педкөллиятендә, мәсәлән, бер ел уку - 14.000 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ