Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел география һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары арткан

2017 елда география буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача нәтиҗәсе бер баллга, информатика буенча – 3 баллга арткан. Бу хакта журналистларга Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы Се...

2017 елда география буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача нәтиҗәсе бер баллга, информатика буенча – 3 баллга арткан. Бу хакта журналистларга Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза ТАСС.


“2017 елда география һәм информатика буенча имтиханнарның уртача баллары узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырырлык, бу имтиханның тотрыклылыгы турында сөйли. География буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача нәтиҗәсе бер баллга арткан һәм 55 балл булды, информатика буенча 3 баллга артып, 59 баллга кадәр җиткән”, – диде Кравцов.


Шул ук вакытта быел математика буенча минималь балл җыя алмаучылар саны  25 процентка кимүен дә билгеләп үтте.


Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы ачыклык керткәнчә, быелгы беренче өч Бердәм дәүләт имтиханы – база дәрәҗәсендәге математика, география һәм информатика нәтиҗәләре 4 көнгә иртәрәк игълан ителәчәк.


“Бүген беренче өч имтихан буенча нәтиҗәләр төбәкләргә тапшырылачак, ә 10 июньнән чыгарылыш сыйныф укучылар Бердәм дәүләт имтиханы порталында шәхси кабинетлар буенча белә ала”, – диде Кравцов.


География һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтихан 29 майда узды, математиканың база өлеше буенча 31 майда сынау тоттылар.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ