Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел республика ифтары ике көн рәттән үткәреләчәк

Иртәгә, 15 май көнне кояш баю белән 12 айның солтаны булган Рамазан ае башлана һәм республикабыз мәчетләрендә беренче тәравих намазы укыла. Кайбер мәчетләрдә тәравих намазларында, гадәттәгечә, Коръән...

Иртәгә, 15 май көнне кояш баю белән 12 айның солтаны булган Рамазан ае башлана һәм республикабыз мәчетләрендә беренче тәравих намазы укыла. Кайбер мәчетләрдә тәравих намазларында, гадәттәгечә, Коръән хәтем ителәчәк (яки бер ай дәвамында Аллаһның китабы тулысынча укып чыгыла). Моның өчен республикабызга Төркиядән 47 Коръән-хафиз килергә тиеш. Аларның берничәсе Казан мәчетләрендә тәравих үткәрә, калганнары районнарга җибәрелә. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.


Фото: dumrt.ru Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рамазан ае башлану уңаеннан үткәрелгән әлеге конференциядә чыгышын Коръән аяте белән башлап җибәрде. Пәйгамбәребезнең (с.г.с) “Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачылыр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, шайтаннар чылбырга бәйләнер” дигән хәдисен китереп, “димәк, шайтаннар отпускада булачак, фәкать безнең нәфесебез генә калачак”, - диде. Шулай ук “көннәр озын, ашау-эчүсез ничек чыдарга?” дип борчылучыларгаҗавап биргәндә “ураза вакытындагы ачлыктан кеше үлми”, - диде. Гомумән, “хәзер кеше ачтан түгел, киресенчә, күп ашаудан үлә” дигән фикерне еш әйтә имамнарыбыз да.  Шулай ук уразаның хикмәте ач торуда гына түгел икәнен дә һәрдаим сөйләп, аңлатып торалар.


Күркәм гадәткә әйләнгән республика ифтары быел 26, 27 май көннәрендә үткәрелә. Ике көн үткәрелүенең сәбәбе, хатын-кызлар өчен аерым, ирләр өчен аерым ифтар уздырылачак. Үткәрү урыны, узган елгы кебек, Казан теннис академиясе. Анда барлыгы 10 мең кеше катнашачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ