Татарстан мәктәп укучылары — Бөтенроссия олимпиадасы финалында
Ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасының онлайн форматта үткән төп этабы тәмамланды. Катнашучылар ике турны үтте һәм катлаулы мәсьәләләрне чишүдә көч сынашты.
Татарстан Республикасы югары дәрәҗәдәге нәтиҗә күрсәтте: биш мәктәп укучысы иң яхшылар рәтенә кереп, финалга бару хокукына ия булды. Финалда Россиянең 18 төбәгеннән һәм 5 илдән 61 укучы катнашачак.
Безнең финалистлар:
Талашкевич Кирилл Дмитриевич — 11 нче сыйныф, КФУ IT-лицее;
Асылгареев Илдар Айратович — 11 нче сыйныф, КФУ IT-лицее;
Кузнецов Денис Дмитриевич — 11 нче сыйныф, Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе;
Григорьев Тимофей Дмитриевич — 10 нчы сыйныф, КФУ IT-лицее;
Нуруллин Руслан Николаевич — 11 нче сыйныф, Казан шәһәренең Мәскәү районы 75 нче гимназиясе.
Йомгаклау этабы Мәскәүдә 16-20 ноябрьдә үткәрелә. Ә 31 нче октябрь көнне барлык катнашучылар өчен вебинар оештырыла. Биредә мәсьәләләрнең дөрес чишелешләрен һәм иң еш очрый торган хаталар турында фикер алышыначак.
Азалия Мөхәрләмова
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар