Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Татарстанда БДИ уздырганда тәртип бозулар сизелерлек кимегән

Белгечләр мондый нәтиҗәне куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә бәйли. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.“Мәгълүма...

Белгечләр мондый нәтиҗәне куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә бәйли. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

“Мәгълүмат куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү, имтихан тапшыру пунктларын видеокүзәтү системалары белән тәэмин итү, металл эзләгечләр куллану – боларның барысы да тәртип бозулар санын киметергә ярдәм итте”, - диде урынбасар.


Узган елда Татарстанда телефон кулланган өчен имтиханнан 33 кеше чыгарылып җибәрелгән булса, быел аларның саны - өч.


Контроль бәяләү материалларын интернетта урнаштырган өчен, Тәтеш районы укучысының эше гамәлдән чыгарылган. Үткән елда мондый хәл Баулы һәм Нурлат районнарыннан ике укучы белән булган.


 Имтиханны уздыру кагыйдәләрен бозган затларга карата административ эшләр кузгату очраклары да кимегән. “Үткән елда - 65 эш, агымдагы елда 11 эш булган. Алар 5 укучыга (өчесе телефон кулланган – Т.И. иск.) һәм 6 административ затка карата кузгатылган. Материаллар судка тапшырылды. Исегезгә төшерим: БДИ уздыру тәртибен бозган өчен, штрафлар аркылы җаваплылыкка тарту каралган: имтиханда катнашучылар өчен - 3-5 мең сум, вазыйфаи затларга – 20-40 мең сум”, - диде А.Поминов.


 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ