Логотип Магариф уку
Цитата:

Дамир Исхаков: «Хатын-кыз бүрәнә күтәреп йөрергә тиеш түгел. Ир белән хатынның гаиләдә үз урыны булырга тиеш»

Фотолар гаилә архивыннанТатар тарихын тирәнтен өйрәнгән, мәгънәле фикерләре белән танылган тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковны татар дөньясында белмәгән кеше юктыр. Галимнең хатыны Зәйтүнә ханым да...

Фотолар гаилә архивыннан Фотолар гаилә архивыннан

Татар тарихын тирәнтен өйрәнгән, мәгънәле фикерләре белән танылган тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковны татар дөньясында белмәгән кеше юктыр. Галимнең хатыны Зәйтүнә ханым да филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Бүген укучыларыбызны галимнәр гаиләсе белән таныштырабыз.


Интернет фикерләүне боза


Кискен фикерләре белән проблеманың асылына төшендергән галим бүгенге көннең иң актуаль икетеллелек мәсьәләсе турында сөйләшкәндә фикерен шактый ерактан башлады. «Мин укыган Шәмәрдән мәктәбендә 1200 дән артык балага татар телендә дә, урыс телендә дә укырга мөмкинлек бар иде. Чөнки урыслар һәм татарлар бергә кулга-кул тотынышып яши торган катнаш бистә бу. Әти-әнием мине, ике дә уйлап тормыйча, татар төркемендә укытты һәм, әйтергә кирәк, анда уку миңа алга таба белем алганда бернинди авырлык тудырмады. Без укыганда татар балалары урысча яхшы белә иде, урыс балалары – татарча. Кызганыч, хәзер әти-әниләр, балаларына алга таба урыс теле кирәк дип, милли мәктәпләрдән баш тарта. Телне яхшы үзләштерсәң, китаплар күп укысаң, бернинди авырлык та булмый». Тел проблемасы ул юктан гына килеп чыкмый: яшьләр бик аз укый, күбрәк интернетта утыра, шуңа күрә аларның татар теле дә, урыс теле дә ачылып җитмәгән һәм формалашмаган дәрәҗәдә кала дип саный Дамир абый. Әти-әни һичшиксез баласының теленә игътибар итәргә тиеш. Гаилә эчендә дә бу проблеманы чишәргә була. Ләкин, ни кызганыч: хәзерге заманда шәһәрдәге ата-аналар гына түгел, әби-бабайлар да татар теленнән мәхрүм булып үскән, шунлыктан аларның балаларына да туган телдә сөйләшергә авыр, ә бит мәктәптә генә телне, бигрәк тә ана телен, табигый рәвештә өйрәнеп булмый.



«Бүгенге яшьләргә интернетта вакытны күп сарыф итмәскә киңәш итәр идем, чөнки ул кешенең фикерләвенә зыян китерә. Китап укыган вакытта кешенең баш миендәге күп төрле рецепторлары эшли, – дип сүзгә кушыла галимнең хатыны. – Бу расланган факт. Безнең гаилә фикеренчә, ата-аналар балаларын мәҗбүри рәвештә яхшы сыйфатлы китаплар укырга өйрәтергә тиеш. Әлбәттә, моның өчен әти-әнинең дә китапка мөкиббән булуы мөһим, оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип татар халкы юкка әйтми. Балалар белән бергә торганда, без аларга кайсы китапны укырга икәнен тәкъдим итә идек, гаиләбезнең шәхси китапханәсе бай, балаларыбыз кечкенәдән әдәбият белән дус, алга таба бу гадәтне оныкларыбызга да өйрәтергә исәп. Замана никадәр алга китсә дә, дөньядагы китап байлыгы тулысынча интернетта булмаячак».



Бусаганы атлап кергәч, урыс телен оныт


Исхаковлар гаиләсендә телне, милләтне саклап калуның үз ысуллары бар. «Бусаганы атлап кергәч тә, урыс телен урамда калдырасың, өйдә бары тик татарча аралашасың – безнең гаиләдә шулай, – ди Дамир абый. – Казанда фатирлы булганчы хатыным Зәйтүнәнең әти-әнисе белән торырга туры килде, шул чаклардан ук бабай гаиләдә татарча аралашуның әһәмияте турында кабатлый иде. Балаларыңны үз телеңдә сөйләшергә өйрәтә алмыйсың икән, димәк, синең гаиләдә абруең юк».


Казанда Исхаковларның үз фатиры булгач, уллары Тимур өйгә беренче көннән үк елап кергән, чөнки бөтен бала урамда урысча сөйләшә, ә ул бер сүз дә аңламый. Шулчак гаилә башлыгы улын тынычландырган, бераздан син ул телне урыстан да яхшырак өйрәнәчәксең дип юаткан. Һәм, чыннан да, өч ай эчендә Тимур, малайлар белән урамда урысча сөйләшеп, чит телне үзләштергән. Телең татарча ачылса, мәсьәлә кискен тормый, ана теленә дә хилафлык килми икән. Ә кызлары Ләйсәннең, теле ачылыр-ачылмас вакытта ук балалар бакчасына биргәнлектән, сөйләшүе башта татарчалы-урысчалы була. «Соңрак ике телне аерып сөйләшә башласа да, аңа авыр булды», – дип искә ала Исхаковлар.



«Кайвакыт оныкларның ялгыз гына курчаклар белән уйнаган вакытта урысча сөйләшүен күрәм, – дип сүзен дәвам итә галим. – Гаиләдә аралашу гел татар телендә генә булса да, бакчада урыс телендә аралашкач, арага урыс теле килеп керә. Кайбер бакчаларда бар ул ике телне аерып өйрәтү, ләкин бу очракта да кайсы телнең өстенлек алуы билгеле түгел, мохит булдырмасаң, урыс теле җиңеп чыга. Хәзер шундый замана: татар балалары да туган телендә акцент белән сөйләшә. Тел формалашканчы ук балалар бакчаларында татар балалары белән урысныкын бутыйлар да, ихтыярсыздан аралашу урыс телендә генә башлана. Бу очракта инде, һичшиксез, баланы өйдә татарча сөйләшергә мәҗбүр итәргә кирәк!»



28,05 2


Татарлык сагында торучы галимнәр гаиләсендә сыйфатлы белем алуга көчле игътибар юнәлтелгән. «Улыбыз 7 нче сыйныфны тәмамлагач, төрек-татар лицеена укырга керде. Ул елны конкурс бер урынга 25 кешегә җитте, татарлар чират торып, балаларын шунда укырга бирде, чөнки укытуның сыйфаты яхшы булды. Минем уйлавымча, безнең татар гимназияләренә әти-әниләрнең өелеп килмәве укытуның сыйфаты белән бәйле. Әгәр татар телен шәһәр шартларында саклап калырга уйласак, татар мәктәпләренең сыйфатын күтәрү мәҗбүри. Шуңа әти-әниләрне җәлеп итәр өчен, татар мәктәпләрендә укыту урыс мәктәпләренә караганда көчлерәк булырга тиеш. Бәхетсезлеккә, укытучыларның белем дәрәҗәсе, аларны әзерләү шактый начарайды», дип, Дамир Исхаков бүген барлык татар дөньясын борчыган мәсьәләләрне кузгатты.


Элитар мәктәпләр кирәк


Бүгенге көндә көчле мәктәпләр белән начарларын бергә кушу мәрәкәсе дә бар. Яхшы мәктәпләрнең санын арттырырга, элитар мәктәпләр булдырырга кирәк дигән фикердә тора галим. «Балалары татар телендә белем алсын өчен, Мәскәүдән, Уфадан Казаныбызга күченгән гаиләләр дә шактый. Аларның финанс проблемалары юк, аларга һичшиксез элитар мәктәп һәм яхшы белем кирәк», – дип сүзгә кушыла Зәйтүнә ханым.



«Төркиядә хосусый мәктәпләрдә, дәүләт акча бүлеп бирүенә карамастан, әти-әниләрнең өстәп түләүләрен белгәч, бик гаҗәпләнгән идем, – ди галим. – Алар аны дәрәҗәле мөгаллимнәр яллау мөмкинлеге булсынга эшли. Төрекләрдә фикерләү башкачарак, балаңны яхшы мәктәптә укыту дәүләткә ярдәм итү белән бер дип саный алар. Киләчәктә дәүләткә хезмәт итәрдәй белемле шәхесләрне әзерләү турында алдан ук кайгырталар. Казанда байлар әлегә андый яхшы сыйфатлы хосусый мәктәпләр булдыру турында уйланмый, ләкин киләчәктә андый уй башларына киләчәк. Теле бетеп бара торган милләт бит без. Соңгы халык санын алган вакытта 1 миллион чамасы татар үзенең төп телен урыс теле дип күрсәткән. Әлеге процесс, чарасын күрмәсәң, алга таба да тискәре юнәлештә дәвам итәчәк».



Инкыйлабтан соң, дин белән бәйләп, 10 мең гарәп-фарсы алынмасы фәнни әйләнештән мәҗбүри рәвештә төшереп калдырыла. Әлеге алынмаларны галим аерып карый һәм ул сүзләрнең элек фәлсәфә телендә кулланылышта булган төшенчәләр икәнен искәртә. Бу алдан ук ныклап уйланылган сәясәт: фәлсәфә теле дәрәҗәсендә фикерләү юк икән, милләт буларак та юк итү җиңел булачак дигән сүз.


Төп тәрбия – басым ясамау


Дамир Исхаков гаиләсендә бала тәрбияләү мәсьәләсенең төп күрсәткече белән дә кызыксынабыз. «Бала тәрбияләүдә күп татар гаиләләрендәге кебек хатыным Зәйтүнәнең өлеше зур. Балаларны яратырга, тиң күрергә, аралашып, тормыш тәҗрибәң белән уртаклашырга кирәк. Минем төп тәрбия ысулы – басым ясамау. Бала тәрбияләгәндә бу бик мөһим. Кеше кимсенми үскәндә генә шәхескә әверелә. Дөрес, үз балаларыңны үстергәндә күбрәк эш белән мәшгуль буласың, оныкларга игътибар күбрәк. Олыгайган саен шуны аңладым: яшь чакларда гаилә белән бергә күбрәк ял итәргә кирәк булган икән. Хәзер яшьләр акыллы, бер-берсенә күбрәк игътибар итәләр. Ялларны бергә үткәрмәү, әлбәттә, ул минем һөнәремә бәйле иде, чөнки җәй җиттеме, этнографлар экспедициягә чыгып китә, кайтканда инде яллар беткән була», – ди галим.


IMG_0108


Дамир Исхаковның шактый катлаулы холкы, туры сүзлелеге, үзе ышанган хакыйкатьтән чигенә белмәве күпләргә билгеле. Ә гаиләдә ул нинди икән? Анысын инде Зәйтүнә ханымнан да яхшырак белүче юктыр. «Гаиләдә хатын-кыз белән ир кешенең урынын бутамаска кирәк. Кайвакыт бит тигез булырга кирәк дип әйтәләр, ул дөрес түгел, ир кеше – ир, хатын хатын булырга тиеш. Безнең гаиләдә шулай, – ди ул. – Дамир хатын-кыз урынына ашарга пешермәде, ә авыр эшләрне мин эшләмәдем. Һәркем үз урынын белсә, һичнинди кыенлыклар да куркыныч түгел».



«Хатын-кыз, гомумән, бүрәнә күтәреп йөрергә тиеш түгел. Ир белән хатынның гаиләдә үз урыны һәм үз функцияләре булырга тиеш. Без моны балаларыбызга да сеңдерә алдык», – дип, галим, гадәттәгечә, сүзгә нокта куйды.



 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ