Логотип Магариф уку
Цитата:

Депутатлар йөрәк авырулыларны кайгыртмакчы

Россия Дәүләт Думасы депутатларының елга шулай бер-ике мәртәбә, гади халык мәнфәгатен кайгырткан кыяфәт чыгарып, шау-шу куптарып ала торган гадәтләре бар анысы. Моны бигрәк тә Раштуа бәйрәме алдыннан...

Россия Дәүләт Думасы депутатларының елга шулай бер-ике мәртәбә, гади халык мәнфәгатен кайгырткан кыяфәт чыгарып, шау-шу куптарып ала торган гадәтләре бар анысы. Моны бигрәк тә Раштуа бәйрәме алдыннан унар көнлек кышкы каникулларны беркадәр кыскартып, май аена күчерик, 21 гыйнвар якынлашуга Ленин җәсәден Мавзолейдан алып, җиргә иңдерик дип, Думада буза куптаруларына ишарәләп әйтүем. Инде менә күптән зарыгып көтеп алган җәйге эссе көннәр башлануга бер төркем Дума депутатлары «сердичник»ларны, ягъни йөрәк авырулыларны эсседән сакларга кирәк дип, яңа бер закон проекты эшләп атканнар. Киң күңеллеләнеп, гади халыкның да азмы-күпме мәнфәгатен кайгыртырга кирәктер инде дип уйлый башлауларымы икән, инде ел әйләнәсе Дума утырышлары үткән залдагы бүлмә температурасының нормадан артык югарыга күтәрелеп, үз сәламәтлегенә зыян килә күрмәсен тагын дип алдан аяк киенүләреме икән? Һич кенә дә аңламассың!


Депутатларыбызның тәкъдиме болай карап торышка күңелгә сары май булып ятардай үзе. Ник дисәң, алар йөрәк һәм кан әйләнеше авыруларыннан интеккән хезмәткәрләр өчен эссе һава шартларында эшләгән өчен түләүле ял көннәре бирү тәкъдиме белән чыккан. Ял да итәсең, шуның өстенә уч тутырып акчасын да бирәм дип торсыннар әле! Ходай Тәгалә бүләк иткән челләдәй эссе көннәрдә сәламәтлегебез өчен җан-фәрман тырышкан депутатларыбызга ничек рәхмәтләр укымыйсың, ди инде. (Ходай Тәгалә белән депутатларыбыз тәки уртак тел таптылар шикелле: соңгыларының мондый башлангыч белән чыкканнарын көтә-көтә көтек булгангадыр инде, быел аның июнь ахыры җитми торып, адәм рәтле җәйгә тартым көне дә булмады бит!)


Инде төп мәсьәләгә якынрак килсәк, эш шунда: эш бирүче хәзер дә үз кул астында эшләүчеләргә бүгенгедәй эссе һаваны беркадәр җиңелрәк кичерсеннәр өчен ярдәм кулын суза ала. Әйтик, эссе көннәрдә дистанцион  рәвештә өендә торып эшләргә рөхсәт итәргә мөмкин. Бу хакта Хезмәт кодексында да әйтелә: җитәкчеләр вакытлыча эш сәгатен кыскарта, төшке аш вакытын беркадәр озайта, эш сәгатьләрен чигерә, өендә дистанцион торып эшләтә һәм хәтта түләүле кыска вакытлы отпуск та бирә ала. Шулай да Закон буенча һәр җитәкченең вазифасы бер: ябык биналарда нормаль температура режимы булдырырга тиешләр. Тиешен тиеш тә: әле менә үзем дә шушы мәкаләне тынчу бүлмә һавасы  шартларында язарга мәҗбүрмен. Конденсаторы да бар үзе, тик ул салкын һаваны синең аркаңга ук өрдерә.  Конденсаторны туктатып, ишек-тәрәзәләрне ачтың исә, тыштан мунча һавасы керә, төштән соң  кояшы бигрәк тә туры карый шул. Депутатларның тәкъдиме бар, шуның өстенә әле мин йөрәк авырулы да дип, эштән иртә китә. алмыйсың шул! Шуңа да депутатларның соңгы инициатив тәкъдиме профиль министрлыгындагыларны да аптырашта калдырган. Әйтик, Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгында йөрәк авырулыларга түләүле өстәмә ял бирүне шәрехләүне бөтенләй кирәк тапмаганнар. Сәламәтлек саклау министрлыгындагылар исә: «Әлегә ул закон проектын кулга тотып караган юк. Министрлыкка ул килеп ирешүгә, аны экспертлар белән берлектә тикшерергә тырышачакбыз», – дигәннәр.


Шулай да гипертониклар, ягъни йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен урамдагы эссе һава – үзе бер сират күпере ул. Андыйлар бит әле һава торышының башка төрле үзгәрешләренә дә бик сизгер, әйтик, һава басымы кинәт үзгәрүгә. Әмма нормадан читкә тайпылган һәрбер атмосфера аномалиясе саен өеңдә утырып кына тора алмыйсың бит. Өйдә генә торырга тиешле мондый чирлеләрне башкалардан ничек аерып алып торырга? Бу эшне кем һәм ничегрәк башкарырга тиеш? Әлеге закон гамәлгә кергән очракта аны үз ягына борып, шәхси максатларда кулларын җылытып калырга теләүчеләр булмас дисезме? Монда инде инициатив төркемнең ахыргача уйлап җиткермәве күзгә ташлана да инде.


Тик шунысын искәртү кирәк: Хезмәт кодексында эш бирүче үз хезмәткәрләрен имин һәм сәламәт хезмәт шартлары белән тәэмин итәргә бурычлы, диелгән. Билгеле, биредә сүз бар кеше хакында бара, сәламәтлеге белән проблемалары булганнар гына күздә тотылмый.


Тагын шунысын да әйтик: эссе җәйге көннәрдә эш урыннарында булырга температураның үз нормативлары бар. Әйтик, хезмәткәренә түләүле өстәмә ял биргәнче, эш бүлмәсенә конденсаторлар урнаштыру күпкә отышлыракка чыгадыр?


Әгәр дә тикшерү вакытында администрациянең үз карамагындагылар сәламәтлегенә куркыныч тудыруы, зыян китерүе ачыкланса, җитәкче кеше административ җаваплылыкка тартылырга, ягъни аңа штраф салынырга яки аны квалификациясеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Коллектив эшчәнлеге эш бирүчене дә, хезмәткәрләрне дә канәгатьләндерердәй итеп оештырылган булырга тиеш. Әйтик, эш графигын вакытлыча үзгәртү, өйдә торып эшләргә рөхсәт бирү, эш көнен иртәрәк башлап, шулкадәр вакытка иртәрәк төгәлләү...


Болардан тыш, пенсия яшендәге хезмәткәрләр ике атналык түләүсез өстәмә отпуск алу хокукыннан да файдалана ала.


Санитар нормалар буенча аномаль эссе көннәрдә хезмәт урынындагы температура 28,5 градуска җитсә, эш көнен 1 сәгатькә, бүлмә температурасы 29 градус булса – 2 сәгатькә, ә инде 30,5 градуска ук җитсә, 4 сәгатькә кадәр кыскартырга рөхсәт ителә. Эшкә сәгать 8 гә килеп, көндезге 12 дә эш сәгатеңне төгәлләп, кайтып китәселәр бар икән әле дип сөенмәгез әле. Нинди эссе һәи корылыклы 2010 елда да (ул елны июль-август буе 35 – 40 градус эссе торды) бездә андый кайгыртучанлык күрсәтүче булмады шул!


             

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ