Логотип Магариф уку
Цитата:

«Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасының яңартылган версиясен тәкъдим иттеләр

Бүген «Татар-информ» агентлыгында «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасының яңартылган версиясе турында сөйләделәр. Ул быелның 26 октябреннән эшли башлады. ТР премьер министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм...

Бүген «Татар-информ» агентлыгында «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасының яңартылган версиясе турында сөйләделәр. Ул быелның 26 октябреннән эшли башлады. ТР премьер министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итүенчә, агымдагы елда республикада «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасын 100 меңнән артык кеше iOS һәм Android операцион системаларына йөкләп алган.


 

Әлеге кушымтада аеруча еш файдаланыла торган 17 төрле хезмәт тәкъдим ителә. Кушымта аркылы ЮХИДИ штрафларын түләргә, мәктәп картасын тулылыландырырга, машина йөртү хокукы алырга һәм алыштырырга һәм башка күп төрле хезмәтләр өчен түләргә мөмкин. Монда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга ташламалар һәм аларны түләү вакытлары турында да мәгълүматларны белеп була. Роман Александрович журналистларга салымнарны мобиль кушымта аркылы ничек түләргә икәнлеген үз телефонында күрсәтте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә инде 4 млн. хезмәт күрсәтелгән. «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасының мобиль версиясен АррStore, PlayMarket һәм Microsoft Store да йөкләп алырга мөмкин.


Тагын бер яңалык: «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасының яңартылган мобиль версиясен ел азагына кадәр татарчага тәрҗемә итеп бетерергә тиешләр. Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, кушымта гадәттәгечә сүзен-сүзгә генә тәрҗемә ителми, ә тәфсилле тәрҗемә тәкъдим ителә.


Эльза Хамматова



Фоторәсемнең чыганагы (видеодан скриншот): tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция, посвященная запуску мобильного приложения «Услуги РТ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ