Логотип Магариф уку
Цитата:

Директор һәм мөгаллимнәр артистлардан уздырды

 Казанның 165 нчы мәктәп актлар залында өч көн рәттән Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” пьесасы аншлаг белән барды. Куючы режиссер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, рольләрд...

 
Казанның 165 нчы мәктәп актлар залында өч көн рәттән Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” пьесасы аншлаг белән барды. Куючы режиссер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, рольләрдә мәктәпнең мөгаллимнәре, ә төп рольдә директор үзе - Айдар Илдар улы Шәмсетдинов.
5360e946-8acf-4401-a444-2844eaaa841a
Уку йортында хәзер иң кызу вакыт: уку елы төгәлләнү, соңгы кыңгырау, имтиханнар булуга да карамастан, әсәр югары дәрәҗәдә сәхнәләштерелгән, рольләрне  башкаручылар профессиональ артистлардан бер дә  ким түгел. Мәктәп коллективы үзен сәхнәдә шундый әсәрләр белән беренче тапкыр гына сынамый. Узган ел алар Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ачкыч кемдә?” әсәрен сәхнәләштереп, тамашачыны шаккаттырган иделәр. Әлеге спектакльне караучылар яңа премьераны түземсезлек белән көтеп алды. Бу юлы да тамаша залы артистларның дуслары, туганнары, ата-аналар белән шыгрым тулы иде. Соңгы алкышлар тынгач, фикерләрен белергә теләп, берничә тамашачыга мөрәҗәгать иттем.
Альбина Багаутдинова:
-Кызыбыз шушы мәктәптә 1 нче сыйныфта укый. Бүгенге спектакльне бөтен гаиләбез белән карадык. Әсәрнең авторы хәзерге яшәешнең иң мөһим мәсьәләләрен ачып салган, әсәр тирән мәгънәле, тормыш кыйммәтләре турында уйландыра, ә Нурания Җамали һәм артистлар кеше мөнәсәбәтләренең бик катлаулы һәм бик нечкә булуын ачып сала алдылар. Чыннан да соңгы елларда күп гаиләләр таркала. Һаман байлык артыннан куып, без бер-беребездәге матурлыкны, җылылыкны күрмибез. Рольләрне башкаручылар безгә бүген менә шулар турында тагын бер кат искә төшерделәр. Бигрәк тә Айдар Илдар улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ул уйнаган геройга 100% ышанасы килә. Гомумән, 165 нче мәктәп коллективына, милләт теле шундый кыенлыкларга дучар булган заманда татарча спектакль куеп, безне сөендергәннәре өчен зур рәхмәт.
 
Алсу Кавыева:
- Әлеге спектакльне дус кызым белән бергә карадык. Режиссер Нурания Җамалига һәм анда  катнашкан  һәркемгә күңелләрне кузгатырлык шундый яхшы әсәр куйганнары өчен зур рәхмәт! Яшь артистлар Ирина Газизова, Ирек Чагаев һәм инде танылып өлгергән Айдар Шәмсетдинов, Рәйлә Мөхетдинова, Лилия Мөхәммәтшина -  һәркайсы мактауга лаек. Спектакльдән соң Мостай Кәримнең барлык әсәрләрен дә яңадан укып чыгу теләге туды. Артистларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калам. Яңа сәхнә әсәрләре көтеп калабыз.
6824c4b3-d7bf-4e95-b9c0-a5f3a952510f 0fa2b21b-874d-452d-a7cc-bd655ae1f419 ae0f29ed-9390-40bf-b7c1-17f48308e430 81127951-cdfe-4c92-ba05-02233ee2100a
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ