Драма түгәрәге тормышка әзерли

Разилә СӘЛӘХОВА,
Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбият фәне – тормыш фәне ул. Әдәби әсәрләр аша без балаларны киләчәктә тормышта үз урыннарын табарга, иҗади сәләтләрен үстерергә, яшәргә өйрәтәбез.

Бүген  – Интернет заманы. Әйе, компьютер технологияләреннән файдалану укучыларның активлыгын, зирәклеген үстерә, әлбәттә, ләкин, ни кызганыч, «китап» дигән бөек могҗизадан аера, ә һәр тел һәм әдәбият укытучысының төп һөнәри бурычы  –  укучыда китап укуга ихтыяҗ булдыру.

Әсәрнең идея эчтәлеген тирәнтен аңлауның бер чарасы булып сәнгатьле уку тора, чөнки ул укучыларның гомуми үсеш дәрәҗәсен генә күтәреп калмый, ә аның сөйләм культурасы үсешенә дә, зәвык хисе формалашуга да тәэсир итә, әдәби әсәрне сәнгать әсәре буларак кабул итәргә өйрәтә һәм гомумкешелек сыйфатлары тәрбияли. Кеше күңелендә шәфкатьлелек, кешелеклелек, кызгану, ярдәм кулы сузу кебек күркәм сыйфатлар башка кешенең хис-тойгысын аңлый белгәндә генә формалаша.

Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыруның төрле юллары бар. Шуларның берсе  –  баланы сәхнәгә тарту. Сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә. Беренчедән, бала ана телендә матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә. Икенчедән, укучыда аудитория алдында үзен иркен тоту, югалып калмау, кыю булу кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Соңгысы бүгенге яшәеш шартларында аеруча мөһим. Өченчедән, түгәрәккә йөргән баланың ана теленә мөнәсәбәте үзгәрә, анда телне өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә. Дүртенчедән, түгәрәк  – ата-аналар белән элемтәне ныгыту өчен дә бик тә нәтиҗәле юл. Кайсы әти-әнигә аның баласы белән аерым шөгыльләнү ошамасын, ди. Әлбәттә инде, премьераларга ата-аналарны чакырырга кирәк. Әгәр ата-ана баласының уңышларын күрә икән, костюмнар тегәргә, текстларны ятларга рәхәтләнеп ярдәм итәчәк.

Мәктәптә драма түгәрәге оештыру җиңел дә, шул ук вакытта бу эшнең үз кыенлыклары да бар. Җиңел, чөнки балаларга артист булып карау, сәхнәдә чыгыш ясау бик ошый. Сәхнә югарылыгында бер уңыш казандыңмы, ул сине тылсымлы көче белән үзенә тартып тора. Авыр, чөнки уңышка ирешү өчен, түгәрәк җитәкчесенә берничә мөһим шартны үтәү кирәк:

1. А.П.Чехов «Укытучы артист булырга тиеш» дип әйтсә дә, һәр укытучыда да сәхнә осталыгы булмаска мөмкин. Баланың сәләтен күрү, аны алга таба үстерү өчен, түгәрәк җитәкчесе бу өлкәдә үзе билгеле бер күнекмәләргә ия булырга тиеш. Бала репликаларны, хәрәкәтләрне башта җитәкчесе артыннан кабатлый, аннан соң гына мөстәкыйльлеккә өйрәнә башлый.

2. Сәхнәдә куеласы әсәр дөрес сайланырга тиеш: ул балалар өчен кызыклы, аңлаешлы, аларның көче җитәрлек булсын. Шулай булганда гына, «артист» үз эшеннән тәм, канәгатьләнү таба. Эшне җиңелрәк әсәрләрдән башларга кирәк. Мин үзем түгәрәк эшен Г.Камалның «Беренче театр» әсәреннән башладым. Әсәр кыска, сәхнә бизәлеше, костюмнар катлаулы түгел, юмор белән үрелеп бара. Беренче чирканчык алганнан соң, Г.Камалның «Банкрот», Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», Г.Исхакыйның «Алдым – бирдем», Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай», Г.Тукайның «Шүрәле», Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй», З.Хәкимнең «Юләрләр йорты» әсәрләрен, «Үги кыз» татар халык әкиятен сәхнәләштердек.

3. Түгәрәк җитәкчесенең нечкә психолог булуы зарури. Түгәрәккә язылырга килгән бер генә баланы да, таланты юк дип, кире борырга ярамый. Беренчедән, баланың сәләте тиз генә ачылап китмәскә мөмкин, икенчедән, сәләтсез дип табылган очракта да, син балага катлаулы булмаган роль бирәсең икән, ул киләчәктә синең уң кулыңа әйләнергә мөмкин. Баланың кимчелекләрен кискен тәнкыйтьләргә ярамый, ә бәлки үз фикереңне тәкъдим, киңәш рәвешендә генә бирергә кирәк. Балалар эшчәнлеген хуплау, аларга тиешле бәя, көч, дәрт бирә белү зур әһәмияткә ия. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү дә бик мөһим. Ярты юлда торып калдыңмы, икенче вакытта бала сиңа инде ышанмаячак, түгәрәккә килмәячәк.

Драма түгәрәге эшенең беренче этабы  –  балаларның дикциясен тикшерү. Төрле сәбәпләр аркасында дикциядә кимчелекләр булуы мөмкин. Тешләрнең тигез булмавы, берсе өстенә берсе менгән яки сирәк булуы, тешләрнең дөрес урнашмавы нәтиҗәсендә авазлар дөрес әйтелми. Башлангыч класста бала моңа артык игътибар итми, ә үсә төшкәч, бу кимчелек зур проблемалар тудырырга мөмкин: бала рәхәтләнеп елмаерга, дәрестә җавап бирергә ояла башлый. Бу кимчелекләрне бетерүдә теш табиблары ярдәм итә. Укытучының бурычы – ата-ананы киләчәктә туачак проблема турында кисәтү.

Диалекталь кимчелекләргә бәйле рәвештә дә авазлар дөрес әйтелмәскә мөмкин. Кызганыч ки, бу кимчелек язуда да чагыла. Балаларның ата-анасы төрле төбәкләрдән җыелган. Арада мишәрләр, башкортлар, керәшеннәр һ.б. милләт һәм төбәк әһелләре бар. Диалекталь кимчелекләр сүзләрнең мәгънәсен  бозуга да китерә. [Бөтөн] урынына [бэтэн], [һәм] урынына [хам] килеп чыга. Тыңлаучының колагына, иң беренче чиратта, дөрес әйтелмәгән аваз “килеп бәрелә”, нәтиҗәдә, игътибар югала. Диалекталь кимчелекләре булган балалар өчен сүзнең транскрипциясе язылган карточкалар эшләргә кирәк. Бала өендә әти-әнисе белән бергә сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнә.

Сөйләм аппаратының дөрес хәрәкәтләнмәве (тешне кысып сөйләшү, борын белән сөйләшү, авызны зур ачу), дөрес сулыш алмау кебек кимчелекләрне дә төрле күнегүләр ярдәмендә бетерергә була. Тиешле күнегүләрне Интернеттан табарга мөмкин. Ял минутлары өчен җырлар куллану да тавыш ярыларын ныгытуга бер этәргеч бирә. Балалар җырларга яраталар. Хәзер караокэлар бар. Мин, балалар яраткан халык җырларын сайлап алып, музыка белгечләреннән кирәкле тонда эшләтеп алам һәм татар теле, әдәбияты дәресләрендә ял минутлары өчен кулланам.

Эшнең икенче этабы – балаларны сәхнәдә уйналасы әсәрнең авторы, әсәрнең үзе белән таныштыру, әсәрне анализлау. Текстны укытучы үзе укырга һәм сәнгатьле укуда балаларга үрнәк булырга тиеш. Анализ нәтиҗәсендә укучы әсәрнең эчтәлеген, автор идеясен дөрес аңларга, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларны, образларның хис-кичерешләрен күз алдына китерергә өйрәнә. Бу уңышка, әлбәттә, бер спектакль нәтиҗәсендә генә ирешеп булмый.

Өченче этап – рольләр белән эшләү. Әсәрне укыган вакытта, без бөтен интонацион үзгәрешләрне (логик басым, фраза басымы, иҗек басымы, тавыш тоны күтәрелү һәм төшү, озын һәм кыска паузалар) текстта шартлы билгеләр белән билгеләп барабыз. Бу  – бик уңайлы. Бала шушы схема буенча текстны дөрес укырга өйрәнә. Шартлы билгеләр белән эшләргә балаларны әдәбият дәресләрендә V сыйныфтан ук өйрәтә башлыйм. Интонация – сәнгатьле укуның иң авыр, иң мөһим теоретик нигезе. Иң элек укытучы интонациянең әһәмияте турында аңлатырга тиеш. Интонацияне әйтелү максатына туры китерә белергә кирәк. Тормышта бу бик әһәмиятле момент. Тыңлаучы  – сөйләүченең сүзен күбрәк мәгънәсенә карап түгел, ә нинди интонация белән әйтелүенә карап кабул итә, чөнки ул башта тавышны ишетә, аннан соң гына сүзнең мәгънәсе турында уйлый. Сөйләмне оештыруда интонация чаралары әллә ни күп түгел, ә яңгырау төсмерләре чикләнмәгән. Әсәрнең төп эмоциональ бизәкләре тон аша чагыла. Интонацияне, тонны дөрес сайлый белү өчен дә гади генә күнегүләр бар: «Кил монда» фразасын төрле интонация белән (үтенү, чакыру, таләп итү, боеру) әйттерү һ.б. Әйтелү максаты буенча тавышның көй төсмерен сызым белән күрсәтү дә тәҗрибәдә киң кулланыла. Балаларны шул сызым буенча укырга өйрәтергә кирәк.

Сәхнәдә дөрес хәрәкәтләнә белү дә бик зур әһәмияткә ия. Сөйләгән вакытта тамак кырулар, чәч төзәтүләр, аякны күчерүләр, кирәк-кирәкмәс җирдә кул селтәүләр тыңлаучының игътибарын читкә юнәлтә. Тәҗрибәсез «артист» текстны сөйләгәндә, гадәттә, сәхнәдә бертуктаусыз йөри, чөнки дулкынлана, үз-үзенә ышанмый. Бу кимчелекне бетерү өчен, дәресләрдә укучыларны такта алдына чыгып җавап бирергә гадәтләндерергә кирәк.

Драма түгәрәгенең төп максаты  –  булачак артистлар әзерләү түгел, ә баланы катлаулы базар икътисады шартларында тормышка яраклашырга өйрәтү. Бүген лаеклы хезмәт урыны табу өчен, югары белемле булуың өстенә, синнән матур итеп сөйләшә белү, фикереңне аңлаешлы, ачык итеп әйтеп бирә белү, үзеңне ышанычлы, тәвәккәл, тәрбияле итеп тота белү дә таләп ителә. Сәхнә балада шушы тормышчан сыйфатларны да тәрбияли.

 

Добавить комментарий