Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльмир Низамов, Казанны күреп, ник гаҗәпкә калган?

Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, талантлы яшь композитор Эльмир Низамов 24 декабрьдә Кремльнең «Манеж» залында авторлык концерты белән үзенең 30 яшьлеген билгеләп үтте. Эльмир Казанга 23...

Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, талантлы яшь композитор Эльмир Низамов 24 декабрьдә Кремльнең «Манеж» залында авторлык концерты белән үзенең 30 яшьлеген билгеләп үтте. Эльмир Казанга 23 яшендә килә. «Училищедан соң сайлау алдында калдым: укырга Казанга китәргәме әллә Мәскәүгәме, дип икеләндем», – ди ул, – һәм Казанны сайладым!»


 

Тәүге тапкыр башкаланы күреп, егет таң кала. Ни өченме? Туган шәһәре Ульянда татар телен ул өйдә генә ишетеп үскән була. Ә монда, шундый зур шәһәрдә, элмә такталарда да татарча язылган сүзләрне күрү аңа бик гаҗәп тоела. Татар теле гаилә теле генә түгел, шәһәр теле дә икән бит!


«Казанда эш күп, яшәү кызык! Әле генә Германиядән концертлар куеп кайттым. Киләсе атнада музыкасын мин язган «Тапшырылмаган хатлар» фильмы экраннарга чыгачак!», – ди Эльмир.


«Синеңчә, бүген иң мөһиме нәрсә, Эльмир?» дигән сорауга яшь композитор: «Үз юлыңны табу. Шул юлдан тайпылмыйча, алга бару», – дип җавап бирде. Алда сиңа, катлаулы булса да, максатыңа туры илтәчәк хәерле юл насыйп булсын, талантлы татар егете!



Фотосурәтнең чыганагы: elitat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ