Логотип Магариф уку
Цитата:

Эш күрсәткән ирне ил онытмый!

Иртәгә данлыклы шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы каһарманы, легендар шәхес Муса Җәлилнең туган көне. Һәр елны бу көнне җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьнең иҗатын яратучылар М.Җәли...

Иртәгә данлыклы шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы каһарманы, легендар шәхес Муса Җәлилнең туган көне. Һәр елны бу көнне җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьнең иҗатын яратучылар М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салалар. Быел да, традицияне дәвам итеп, 15 февральдә 11.30 сәгатьтә әлеге чара үткәрелә.BpHa5XKnuMM


Дөнья әдәбиятында Муса Җәлил үлем җәзасы алдыннан Берлинның Моабит төрмәсендә язган әсәрләре  — «Моабит дәфтәрләре» аша таныш. Алтмышка якын телгә тәрҗемә ителеп, зур тиражлар белән кат-кат басылды алар.Ел саен 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендәТРның Милли музее «Төп нөсхә көне»н үткәрә - «Моабит дәфтәрләре»н киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә. Бу күркәм гадәт быел дәвам итә. Әлеге чарада  танылган шәхесләр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнашачак.Чара 12.00 сәгатьтә башлана.


Муса Җәлилнең музей-фатиры дабу көнне кунаклар белән тулы булыр дип уйлыйлар.«Килүчеләр» музей экспозициясе белән таныша, фильмнар карый ала. Җәлилнең иҗатын яратучыларны 14.00 сәгатьтә «Мәңгелек шигърият юлыннан» дип исемләнгән шигырь кичәсенә чакырабыз. Кичәдә Муса Җәлилнең сугышка кадәрле язылган шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, - диде музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харрасова. - Шулай ук 1937 елда Муса үзе төзи башлаган, соңыннан тулыландырылган альбомның презентациясендә үткәрәбез. Зур экраннан альбомның һәр фотосын күреп булачак. Сүз уңаеннан әйтәм, бу альбомның төп нөсхәсе милли музейда саклана. Бездә күчерелмәсе генә.Җир йөзендә 38 ел гына яшәсә дә, үзеннән соң зур әдәби мирас калдырганшагыйребез ул Муса Җәлил.Күп еллар үтсә дә, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән кызыксыну кимеми. Аның иҗаты үзе бер дөнья бит. Форсаттан файдаланып, иртәгә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынган кешеләрне музейда чакырабыз!”


P.S. Быел Муса Җәлил исемендәге премия бирелә башлаганга 50 ел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ