Логотип Магариф уку
Цитата:

Әләзән күгәрченнәре бик кыйммәт тора (Сабантуйда күгәрчен сатып баючылар да булды)

 VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе авыл янындагы мәйданда иртәнге сәгать унда башланып китте. Бәйрәмгә кунак булып килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Пенза өлкәсе губернаторы Иван...

 

VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе авыл янындагы мәйданда иртәнге сәгать унда башланып китте. Бәйрәмгә кунак булып килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцов иң элек Пенза һәм Татарстан халкының тормышын чагылдырган авыл утарлары белән танышты.



“Күптәнге хыялым чынга ашты – бай, бәрәкәтле тормыш иткән Урта Әләзәнне килеп күрдем”- дип башлады сүзен Татарстан Президенты. – Иркен итеп корылган яңа мәктәпне, зиннәтле Җамигъ мәчетен барып карадык. Сабан туе борын-борынгыдан  безнең халыкның милли бәйрәме, горурлыгы. Быел ул Россиянең 59 төбәгендә, дөньяның 32 илендә гөрләп узды.”



DSC_0803


Аннары Президент мәйданга килгән барлык халыкны бәйрәм белән котлады. Татар милли мохтариятенә “Форд Транзит” микроавтобусы бүләк итте. Безнең Президенттан соң, Урта Әләзән халкына Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев мөрәҗәгать итте.



“Мин Пенза өлкәсендә яшәвемә һәм сезнең белән бергә булуыма горурланам,”- диде губернатор.



Аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны якын дустым дип атавын халык  алкышларга күмде. Губернатор Татарстан делегациясенең Сабан туен биредә үткәрүен пензалыларга  зур ышаныч белдерүе дип кабул итүен әйтте. Аннары җитәкчеләр  Сабан туенда үткәрелгән милли уеннарны, спорт ярышларын халык арасына утырып  тамаша кылды. Халык Кукмара районы һәм Әләзән авылы халкы пешереп алып килгән тәм-томнарны үз итте, кул эшләре, рәсамнар күргәзмәләрен яратып карады.  Күгәрчен үстерүче  Рифат Гурдинның берсе-берсе ун мең торган кошларын алучылар булды хәтта. Төштән соң милли уеннар башланып китте. Ат бәйгесендә Әләзән егете Хафиз Янгузаровка тиңнәр булмады. Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры булып Мари Иленең Бәрәңге авылы егете Муса Галләмов калды. Сабан туе эстафетасын Курган өлкәсенең Әлмән авылы  кабул итеп алды. Сабан туе яши!


DSC_0827


DSC_0824 DSC_0825 DSC_0793

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ