Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт нефтьчеләре чыгарылыш укучыларына шәп бүләк ясаган

Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен дә быелгы дулкынландыргыч көн гомерлеккә истә калыр, мөгаен. Чын мәгънәсендәге бал булды ул. «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы бәйрәмчә бизәлгән, тротуарына кыз...


Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен дә быелгы дулкынландыргыч көн гомерлеккә истә калыр, мөгаен. Чын мәгънәсендәге бал булды ул. «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы бәйрәмчә бизәлгән, тротуарына кызыл келәм җәелгән, сәхнә урнаштырылган мәйданны күреп күпләр туктап калды. 660 чыгарылыш укучысы келәмнән сыйныфлары белән подиумнан узган кебек мәгърур барып, фотога төшкәннән соң бинага үтте. Анда да алар өчен махсус ясалган зоналар күп иде, дип яза «Әлмәт таңнары».


7865 Фото: almet-rt.ru

Тантана ут нурлары белән эшләнгән күренештән башланды. Россия Президенты Владимир Путинның чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгате дә күрсәтелде. Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» АҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә катнашты.
– Без «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов белән тормышыгызның бу гүзәл мизгелен ничек истә калырлык итеп уздыру турында озак фикерләштек һәм яхшы укучыларга шушындый бүләк ясарга булдык. Сезгә авыр минутларыгызда теләктәшлек күрсәтергә һәм шатлыкларыгызны бүләргә әзер торган туган шәһәрегез Әлмәт һәм «Татнефть» компаниясе барлыгын беркайчан да онытмагыз. Күбегез башка шәһәрләргә укырга китәр. Без сезне Әлмәттә яңа эш урыннарына көтеп калабыз. IT технологияләр, авыл хуҗалыгы, медицина, нефть чыгаруның профильле тармакларында заманча производстволар тудырылып тора. Безнең һәм Татарстан Президентының сәясәте – шәһәрне игътибарны җәлеп итәрлек, авангард итү һәм бу бурыч үтәлә, – диде Айрат Хәйруллин үзенең теләкләрен җиткереп.
Рөстәм Мөхәммәдиев чыгарылыш кичәсен киләчәктә дә шушындый форматта оештырырга тырышачакларын әйткәч, алкышлар бик озак тынмады. Ул да яшьләрне туган шәһәрләрендә төпләнүләрен теләде, укучыларга белем биргән укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде.
Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар сәхнә түренә чакырылды. 11 нче сыйныфны тәмамлаган 951 укучының 127 се тырышлыклары белән әнә шундый югары нәтиҗәгә ирешкән. Айрат Хәйруллин һәм Рөстәм Мөхәммәдиев аларга медальләр тапшырды. Укуда, җәмәгать эшләрендә актив булган укучылар район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, ноутбуклар белән бүләкләнде. Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл туплаган 8 укучы да ноутбуклы булды.
Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Үзләре музыкаль номерлар белән чыгыш ясаганнан соң да бик күп сюрпризлар көтеп тора иде әле. Урамда аларны мотоциклчылар, төрле урыннарда интерактив зоналар каршы алды. «Пицца» төркеме концерты да көтелмәгән зур бүләк булды. Быел чыгарылыш укучылары таңны бөтенесе бергә дискотека белән каршылады.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ