Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәндәс Сафиуллин: «Бәйрәмме бу көн? Бәйрәм!»

Татарстаныбыз бүген ни хәлдә генә булмасын, ул әле дәүләт. Һәр дәүләтнең үз Конституциясе була. Ә Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый төзелеш нигезләре, гражданнарның хоку...

safiullinТатарстаныбыз бүген ни хәлдә генә булмасын, ул әле дәүләт. Һәр дәүләтнең үз Конституциясе була. Ә Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый төзелеш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.


Татарстан Конституциясенең нинди документ икәнлеге  аның 24нче  статьясында күрсәтелгән:


24 статья 1. Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, Татарстан Республикасының хокукый системасында иң югары юридик көчкә ия, турыдан-туры гамәлдә була һәм Татарстан Республикасының барлык территориясендә кулланыла. Татарстан Республикасы законнары һәм башка хокукый актлары, шулай ук җирле үзидарә органнарының хокукый актлары Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килмәскә тиеш». 


Татарстанның төп кануны 1992 елның 6 ноябрендә Югары Совет тарафыннан кабул ителде. Аның проекты 1991 елның 31 декабрендә  киң фикер алышу өчен тәкъдим ителгән иде, аңа барлыгы 5,3 мең өстәмә тәкъдим җыелды. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелде. Халык депутатларыннан 500дән артык төзәтмә каралды. Кайбер аерым мәсьәләләр тирәсендә кайнар бәхәсләр булды. (дәүләт телләре, республика гражданлыгы һ.б.).


1990 елның 30 августында Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул итү, 1992 елның 21 мартында аны  референдум үткәреп, халык тарафыннан 61,4 процент тавыш белән раслау һәм шулар нигезендә суверен Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү — болар азатлык өчен көрәшебездә бүленмәслек бер үк үсеш процессы булдылар.


Татарстан Конституциясе үз тарихында, әгәр ялгышмасам инде 17 үзгәреш кичерде. Беренче үзгәртү 1994 елда кертелсә, соңгысы 2012 елда булды. Элеккесендә Татарстанның җир өсте һәм асты байлыкларына халык үзе ия иде. Хәзергесендә исә байлыкларыбыз, Татарстан искә алынмыйча гына, "халыкка хезмәт итергә тиеш" диелгән.


1992 елның 6 нчы нобрендә кабул ителгән һәм үзгәртеп-йолкым ботарланмаган, бозылмаган  Конституциябезнең берничә алып ташланган өлешен исебезгә төшерү, мөгаен, артык булмас. Чөнки аларны хәзерге вакытта тиз генә табып укып булмый.


Ул югалтуарыбызның беренчесе — аның аңлатмалы кереш сүзе (Преамбуласы):


Бу Конституция Татарстан Республикасының дәүләт статусы турында халыкның тавыш бирүе (референдум) йомгаклары нигезендә кабул ителә һәм игълан ителә». Хәзер ул башкача итеп, озынайтып, җиңеләйтеп язылган.


 Икенчесе, Конституциябезнең 1-нче статьясы:


 «1 статья. Татарстан Республикасы — республиканың күпмилләтле барлык халкы


ихтыярын һәм мәнфәгатен чагылыручы суверен демократик дәүләт.


Дәүләт суверенитетын һәм вәкаләтләрен халык билгели.


Дәүләт суверенитеты — Татарстан Республикасының төп билгесе».


Тагын берсе, искә алып киткәнчә,  мөлкәтләребез турында:


«9 статья. Җир, җир асты, су, урман һәм башка табигый байлыклар, хайваннар һәм үсемлекләрдөньясы, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, Татарстан халыкларының мәдәни һәм тарихи хәзинәләре, шулай ук республиканың хуҗалык мөтәкыльлеген, матди һәм рухи мәдәниятен саклауны тәэмин итә торган башка мөлкәтләр — бөтенхалык байлыгы».


Санап китсәк, башкала да бар, ә болары - сәяси һәм икътисади  югалтуларыбызның иң үкенечлеләредер.


Үзгәртелгән урыннарның бүгенге язылышларын кабатлап тормыйм. Аларны эзләп торасы юктыр.


Исән калган Конституциябездә дә «суверенитет» төшенчәсе бөтенлй үк төшеп калмаган. Шактый озын итеп яңартылган 1нче статьясында Татарстан Республикасының суверенитеты — республикабызның «аерылгысыз хасияте булуы» турында әйтелә. Ә 3нче статьясында йомшартылып булса да, шактый туры әйтелгән:


«3 статья 1. Татарстан Республикасында суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы». 


Телләр турында бүгенге провокацион бәхәсләрдә безнең  соңгы хокукый таянычыбыз булып, Конституциябезнең принципиаль нормалары кала:


«8 статья 1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла. 


14 статья Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә».


Шуларга өстәп, ни булмаска, Конституциягә үзем кертә алган 15нче статьяны да искәртер  идем (кабул ителгәндә, ул 8нче статья иде):


«15 статья 1. Татарстан Республикасы дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллануны һәм сугышны кире кага.
2. Татарстан Республикасында сугышны пропагандалау тыела». 


Халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллануны кире кагу - бу норма безнең, башка илләргә халыкларга үрнәк булырлык, әхлакый кыйблабыз. Башларыбызны галелсез сугышка тыксалар да, бу- безнен аңа тискәре мөнәсәбетебез.


Конституция - Татарстан суверенитеты турындагы Декларацияны һәм референдум нәтиҗәләрен закон формасында теркәгән иң мөһим тарихи документыбыз.


Эчтәлеге йомшартылган булса да, Татарстан Конституциясе әле исеме белән исән,  республикабыз да әле республика, аңа исем биргән халкыбыз да — татар халкы.


Бүгенге вәзгыяттә, милләтебезгә, туган телебезгә, мәктәпләребезгә каршы оятсыз һөҗүм барган көннәрдә — 25 елын яраланып, бәргәләнеп  кичергән Конституциябез алдагы көрәшебезнең сәяси байрагы булып кала.


            Фәндәс САФИУЛЛИН,


 сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ