Логотип Магариф уку
Цитата:

Фронтовик-шагыйрь исеме кабат кайтты

Шагыйрь Шамил Гәрәй исемен күпләрнең белмәвенә гаҗәпләнәсе түгел. Беренчедән, ул яшьлеге чәчәк аткан чорда ук ватанны саклау өчен көрәштә башын сала. Икенчедән, аның исеме шактый еллар фонтовик-шагыйр...

Шагыйрь Шамил Гәрәй исемен күпләрнең белмәвенә гаҗәпләнәсе түгел. Беренчедән, ул яшьлеге чәчәк аткан чорда ук ватанны саклау өчен көрәштә башын сала. Икенчедән, аның исеме шактый еллар фонтовик-шагыйрьләр исемлегеннән төшеп кала килде: туганнар каберлегендәге исемендә хата киткән, имеш... Әмма дөреслек барыбер кайчан да булса, барыбер калкып чыга. Еллар гына киртә була алмый.


 

Менә бүген дә Казан шәһәренең «Простор» туризм йортындагы балалар әдәбияты музее, республика балалар китапханәсе белән берлектә шагыйрь-фронтовик Шамил Гәрәйгә багышланган әдәби кичә үткәрде. Язучыларга багышланган мондый кичәләр циклы инде традициягә әйләнгән: ел әйләнәсендә Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Муса Җәлил һ.б. Иҗат әһелләре турында җанлы әңгәмәләр оештырганнар. Инде менә Шамил Гәрәйнең 100 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә.


Шамил Гәрәй Абдулла Алиш белән дус була, бер-берсенә автограф язып бүләк иткән китаплары да бар, алар да музейда саклана, – дип, кызыксынулары белән уртаклашты Балалар әдәбияты музее директоры Фәридә ханым Сәлимова. – Сугышта һәлак булмаса, аның иҗат егәрлеге Сибгат Хәкимнәрдән ким булмас иде. Кызганыч, ватанны саклаучы Польша җирендә башын сала.



Директорның Шамил Гәрәй иҗаты белән кызыксынуы күптәннән башланган. Ул радиокомитет сукмагын да шактый таптаган: Ш.Гәрәй сүзләренә иҗат ителгән җырларны кулга төшергән, халыкка әле билгеле булмаган кайбер шигырьләрен дә тапкан.



Фәридә Сәлимованың шагыйрь исемен мәңгеләштерүдә эшләгән эшләре ул гына түгел әле. Заманында сугыш кырында һәлак булган фронтовик-шагыйрьләр исемлегендә Шамил Гәрәй исеме булмый. Чөнки, ул җирләнгән туганнар каберлегендә Гәрәев дип язасы урынга Гореев дип хаталы язганнар икән. Фәридә ханым, Польшага юл тота һәм бу хәреф хатасын туганнарының йөрәк ярасы итүдән арындыра. Җитәкчелеккә язган хатлары уңай хәл ителә, Шамил Гәрәй фронтовик-шагыйрь буларак халыкка таныла. Кабереннән алган бер уч туфракны әнисе – Рабига ханым каберенә алып кайтып сала. Моннан тыш, шагыйрь иҗатына багышлап берничә китап та нәшер итә ул.



Бүгенге кичәдә укучылар, әдәбият сөючеләр, бер төркем каләм әһелләре шагыйрьне искә алдылар, шигырьләрен укыдылар. Хәтер яктысы һәрчак уяу булырга тиеш, дигән фикер яңгырады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ