Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаепмени ул башкалар кебек булмау?»

Мин Рүзәл белән моннан сигез ел элек «Иделем акчарлагы» бәйгесендә таныштым. Конкурс барган көннәрдә безгә «Чишмәкәй» лагеренда 3 көн дәвамында якыннан аралашырга туры килде. Яңгыравык тавышлы, көләч...

Мин Рүзәл белән моннан сигез ел элек «Иделем акчарлагы» бәйгесендә таныштым. Конкурс барган көннәрдә безгә «Чишмәкәй» лагеренда 3 көн дәвамында якыннан аралашырга туры килде. Яңгыравык тавышлы, көләч йөзле, туры сүзле егетнең үзгә аһәң белән башкарылган шигырьләре әле аннан соң да колагымда озак яңгырап торды. Ул вакытта ук Рүзәл башкаларга охшамаган булуы, үзенчәлекле холкы белән минем күңелемә уелып калды. 


 Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татар ПЕН-клубы әгъзасы, шагыйрь Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Кукмара районының Нократ елгасы буенда урнашкан искиткеч гүзәл табигатьле, бер яктан – мәһабәт таулар, икенче яктан куе урман уратып алган кечкенә генә Татар Толлысы авылында дөньяга килә. 1996 елның сентябрендә тәүге кат белем дөньясына аяк баса. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, күрше Чарлы авылындагы урта мәктәптә (рус мәктәбе була ул) укуын дәвам иттерә.


3


– Миннән бер атнага кечерәк туганнан туган сеңелем, мәктәпкә укырга кергәнче үк, хәреф танырга өйрәнгән иде. Безгә ул чакта 5 яшьләр чамасы булгандыр... Бервакыт, елга буенда уйнап йөргәндә, шул сеңлем, өлкәннәрне шаккаттырып, янәшә узып барган корабльнең исемен укып бирде. Мин аңа карата гаҗәеп соклану һәм көнләшү хисе кичердем. Шул мизгелләрдә беренче тапкыр хәреф-сүзнең могҗизасын, белемле булуның өстенлеген аңладым. Икенче сыйныфларда, ныгытып укырга өйрәнгәннән соң, әдәби китаплардан аерыла алмадым. «Уку китабы»ндагы өч язучы абыйның портреты һаман да күз алдымда тора. Берсе – бүгенге күзлектән караганда, аның үзенә һич охшамаган мыеклы Габдулла Тукай, икенчесе – Муса Җәлил, өченчесе Галимҗан Ибраһимов иде. Шул вакыттан мин язучы булу хыялы белән яна башладым. Мин дә, шул язучы абыйларныкы кебек, фотосурәтемнең китапларга куелуын теләдем. Сүзләрне рифмаларга салып, алардан җөмләләр төзи, үзем укыган китапларның, караган мультфильмнарның эчтәлеген яза идем. Шуннан китте инде... – ди Рүзәл иҗатта беренче адымнары турында.


Мәктәп чорында берничә тапкыр шигырьләрен район газетасына да, республика матбугатына да җибәреп карый, ләкин аларның беркайчан да басылып чыкканнары булмый. Кемдер, бәлки, күңеле кайтып, язудан туктаган булыр иде. Рүзәл, киресенчә, тагын да үҗәтләнеп яза башлый. Унынчы–унберенче сыйныфларда укыганда, район газетасында беренче язмалары дөнья күрә.


Рус мәктәбендә укыгангадыр инде, егет һичкайчан татар теле бүлегенә укырга керермен дип уйламый.


 – Минем тарих факультетына керергә теләгем бар иде. Әти төзелеш институтына барырга киңәш итеп карады. Ләкин Кукмара район газетасында: «Татар бүлегенә укырга кер, ул синең өчен бик яхшы мәктәп булыр», – дип, бик үк куәтләнергә өлгермәгән фикеремнән кире кайтырга мәҗбүр иттеләр.


Өйгә кайтып: «Мин татар филологиясе факультетына керергә булдым», – дидем. Ул вакытта Казанда бер тапкыр да булганым юк иде әле. Бөтен туган-тумача – Чаллы шәһәрендә. Шулай итеп, документларымны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Чаллы филиалына илтеп тапшырдым. Ләкин, ни кызганыч, бер елдан филиал ябылды. Шуннан соң Казанга күчтем, – ди Рүзәл.


Күпме сыртка сукты инде язмыш,


Күпме аяк чалды, аксатты.


Тик максатлар чынга ашсын гына –


Туа тора яңа максатым! –


дип яза ул «Әрсезләнү» дигән шигырендә. Кайчак уңышсызлыкларга очраса да, сабый чактан ук үз алдына шагыйрь булу максатын куйган егет, чыннан да, акрын-акрын гына хыялына якынлаша бара. 2008 елның җәендә, икенче курста укыганда, Рүзәлнең «Ватаным Татарстан» һәм «Мәдәни җомга» газеталарында шигырьләре дөнья күрә. «Ватаным Татарстан»да шигырьләр циклы басылганнан соң, бер-ике атна узгач, матбугатта Нәҗибә Сафинаның аның шигырьләре хакында җылы фикере басыла. Егет өчен бу зур сөенеч була.


 –  Бераз вакыт узгач, мин шигырьләремне «Идел» журналына алып килдем. Аларны үземнән укытып карадылар да алып калдылар. Матбугатта исемем күренгәннән соң, газета-журналлар белән элемтә урнаштыру җиңеләйде. Шул вакытларда Газинур Морат, Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Искәндәр Сираҗи кебек танылган шагыйрь һәм язучылар белән якыннан аралаша башладым. Алар белән фикерләшү дә эзсез калмагандыр дип уйлыйм.


Рәдиф абый иҗатта нәфислек ярата. Ул: «Шигырьгә андый сүз кертергә ярамый», – дип еш кына мине тупаслыклардан арындыру ягында иде. Бер заман мин бер строфаны – бер калыпка, икенчесен – икенче калыпка, өченчесен тагын беренче калыпка салып, ритмик яктан төрле булган, җыр текстларына охшашрак шигырьләр язу белән мавыктым. Ркаил абый моны бик үк хупламады. Газинур абыйның «фигыль – фигыль» рифмасын кулланмаска өйрәткәне истә калган. Мин аларның киңәшләрен тотып, асылда барыбер үзем булып кала алдым дип саныйм, – ди Рүзәл, остаз-каләмдәшләренә рәхмәтле булып.


Егетнең «Иделем акчарлагы» конкурсы хакында ишеткәне булса да, моңарчы беркайчан да эшләрен җибәреп караганы булмый. 2007 елда шул елгы Гран-при иясе Эльвира Һадиева белән таныша. Ул Рүзәлгә «Иделем акчарлагы»ндагы атмосфера, танылган иҗат әһелләре тарафыннан оештырылган мастер-класслар хакында сөйли. «Шигырьләрең лаеклы дип табылса, җыентыкка да кертеләчәк», – дип кызыктыра. Шул cүзләр җитә кал:, Рүзәл бар булган иҗат җимешләрен җыя да, конкуска тапшыра һәм, ни гаҗәп ... Гран-прига лаек була.


–  «Иделем акчарлагы»нда җиңү минем өчен сөенеч иде. Конкурс миңа зур мәктәп булды. Хәтерлим, мастер-класс вакытында Газинур Морат шигырьләрдә бер үк авазларны еш кабатларга яратуымны, башкаларга мисал итеп китерде:


Күргәннәрне күреп уздык бераз,


Күрмәгәнне калды күрәсе...


Аллитерация дип атала бу, – диде. Мин үзем моңа игътибар да итми идем. Дикъкать белән укып карагач, шигырьләрдә, чыннан да, ниндидер музыкаль аһәң барлыгын сиздем. Моның сәбәбе гадидер дип уйлыйм: мин гадәттә сөйләнеп иҗат итәм. Андый чакта кайсы сүзнең уңышлы сайланганын, кайсы сүзнең шигырьне бозуын «ишетү» җиңелрәк, күрәсең, – ди ул, «Иделем акчарлагы» хакында сөйләгәндә.


Ул елларда Язучылар берлеге каршында – Илдар Юзеев исемендәге яшьләр клубы, ТДГПУда – «Илһам», КДУда «Әллүки» түгәрәкләре оеша. Яшь иҗатчылар шул дөньяда кайный. 


– Түгәрәкләрнең бер секциясен дә калдырмаска тырыштык. Бер кайгысыз, шигырь белән генә, шигырь өчен генә яшәгән вакытлар иде бу. Төрле район-шәһәрләрдә шигъри кичәләрдә, семинарларда катнаша идек.


Бер юлы Изге Болгар җыеныннан кайтып килгәндә, Луиза Янсуар (ул вакытта алдарак әйтеп узган Яшьләр клубы җитәкчесе) чакырып алды да шигырьләремне китапка җыярга тәкъдим итте. 2008 ел иде бу. Нәтиҗәдә, 2010 елда «Каралама» дип исемләнгән беренче җыентыгым басылып чыкты.


Мәктәп чорында һәм университетның беренче-икенче курсларында укыганда язылган әсәрләрне мин бик зур әдәби кыйммәткә иядер, дип санамый идем. Горур булсам да, үз иҗатымны бик яратсам да, тәүге китабыма «Каралама» исеме туры килер дип уйладым. Күпләр: «Беренче китапны кем шундый исем белән чыгара инде?!» – дип шелтәләде. Хуплаучылар, «Оригиналь исем», – дип әйтүчеләр дә булды, – ди Рүзәл, шигъри дулкынга күчеп:


Күз алдымда минем – каралама:


Горур да ул, серле, ямьле дә...


Ике дистә еллык гомеремнең


Каралама чагы әлегә...


Күпләргә яшь чакта бөтен нәрсә гүзәл, ямьле булып тоела. Ә тормышка карашы да, фикерләве дә башкаларныкына охшамаган Рүзәлгә – ике дистә ел гомер – бары тик каралама гына...


Бишенче курста укыганда, егет «Идел» журналына эшкә урнаша. Анда биш еллап хезмәт куя, соңгы елда параллель рәвештә «Безнең мирас» журналында да эшли башлый.


Рүзәлнең әйтүенчә, кеше эш урынын алыштырып торса, яхшырак. Аныңча, бер урында утырып торсаң, калыплашасың – «мүкләнәсең», ди.


– Проза, драма әсәрләре дә язып караганым бар. Публицистикага чын-чынлап алыну «Идел»дә эшләгәндә булды. Башка авторларның текстларын мөхәррирләү һәм үзем аңлаганча яхшырту, әдәби яктан камилләштерү шагыйрь буларак та, чәчмә әсәр язучы буларак та миңа файдага булды.


Ләкин шулар арасында иң ихлас жанр булып минем өчен барыбер шигърият кала. Яхшы шигырьдә ялган була алмый. Гомеремнең бик зур өлеше поэзиягә багышланган. Ә нәрсә соң ул поэзия? Аңлатып бетерә алмыйм. Ләкин үзем дә аңлап һәм аңлатып бетерә алмаган шул могҗизага, мөмкин булса, тагын да күбрәк вакытымны багышлар идем...


Ирланд әдибе Бернард Шоу шагыйрьләр турында: «Алар үз-үзе белән сөйләшә, ә дөнья аларны тыңлап тора», – ди. Аның бу фикере ошый миңа. Минем очракка туры килә кебек ул: һәр шигырем – ритмик калыпка салып, образлар белән үрелдереп, рифмалар белән сипләп, төрле хәл-әхвәлләр турында үз-үзем яисә Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү ул.


 Нигездә төнлә иҗат итәм. Тәүлекнең бу вакыты мине илһамландыра. Шуңадыр иҗатымда төнге мотивлар, пейзажлар күп. Башта шигырь берәр матур образ яки җөмлә буларак башыма килә. Аны, сырхау эләктергән кебек, җан-калебеңдә йөртәсең. Ул көчәя башлый, сине хәлдән тайдыра, аяктан екмакчы була. Илаһи бер мизгелдә, шушы халәткә түзә алмыйча,“дәваланырга” утырасың: бөтен җыелган хис-кичерешләрне кәгазьгә түгәсең. Шуннан соң гына җиңеллек кичереп, савыгып каласың.


Максатчан рәвештә теге яки бу темага шигырь багышлаганым юк. Күңелдә нәрсә туа, шуны кәгазьгә төшерәм. Ул син ишеткән фикергә, музыкага, син күргән чынбарлыкка җавап рәвешендә яралырга мөмкин. Бу – гаҗәп мизгел. Аны Хәсән Туфан юкка гына «гүзәл гамь» дип атамагандыр. Бөек шагыйрь шигырь язуны ләззәтле дә, авыр да бер мизгел итеп сурәтли, – дип сөйли ул, хискә бирелеп, кулындагы «Бүре мин» (2014) китабы белән сөйләшкәндәй...


Рүзәлнең шигъриятендә мәхәббәт-нәфрәт, авыл-шәһәр, яңгыр-кояш-табигать, милләт-тарих-сәясәт кебек мәңгелек темалар өстенлек итә. Тынгысыз, эзләнүчән холкы иҗатында да чагылыш таба. Шуңадыр шагыйрь шигырьләрендә үз яшеннән бераз өлкәнрәк күренә кебек. Сокландыра да, уйландыра да Рүзәлнең шигырьләре.


Мин күптән хыялсыз яшим – җанымда минем богау,


Әйт, әнкәй, гаепмени ул башкалар кебек булмау?


Хәзер барсы үзгәрде шул: кем хиссез, шуңа кулай,


Ә без инде һәммәбез дә акылдан яздык бугай... –


дип яза ул бер шигырендә. «Алга таба да үз йөзеңне, кыйблаңны югалтма, хыялларыңны җуйма!» – дип пышылдыйм, шигырьгә җавап итеп.


Рүзәл! Синең ихлас шигырьләрең башкаларның ваемсыз җанын да богаудан арындырсын иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ