Логотип Магариф уку
Цитата:

"Гаилә һәм мәктәп" десанты бүген Теләче районында. 

"Гаилә һәм мәктәп" журналы хезмәткәрләре Татарстан районнары буйлап сәяхәткә чыкты.  Бүген без Теләче районында. Татар халкына Фатих Хөсни, Венера Ганиева, Таһир Якупов,  Рәсим Низамов кебек шәхесләрн...

"Гаилә һәм мәктәп" журналы хезмәткәрләре Татарстан районнары буйлап сәяхәткә чыкты.  Бүген без Теләче районында. Татар халкына Фатих Хөсни, Венера Ганиева, Таһир Якупов,  Рәсим Низамов кебек шәхесләрне бүләк иткән төбәккә танылган шагыйрь, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехне белән бергә бардык. Югары Кибәхуҗа һәм Теләче мәктәпләрендә узган очрашулардан соң шунысы аңлашылды - халык язучы-шагыйрьләрне күрергә, шигырьләр тыңларга сусаган икән. Бер мөгаллимә хәтта: "Инде 40 тан узып барганда тере шагыйрь курергэ өметләнми башлаган идем", - дип гаҗәпләндерде.


Очрашулар "Гаилә һәм мәктәп" эшчәнлегенә,  Ленар Шәех иҗатына багышланган сораулар белән җыр-бию, кунак шагыйрь һәм укучы-яшь каләм тибрәтүчеләрнең үз шигырьләрен тамашачыга тәкъдим итү белән үрелеп барды. Педагоглар безгэ үз киңәш-тәкьдимнәрен җиткерде, эшләрендә "Гаилә һәм мәктәп" һәм "Мәгариф" журналларын яратып куллануларын сөйләп, безне кабаттан җин сызганып эшләргә канатландырды.


WhatsApp Image 2018-03-16 at 16.21.51
Теләчегә сәяхәтебез вакытында әдәбият сөючеләр өчен Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән  китапларны алу мөмкинлеге дә бар иде. Бу күчтәнәчебезне дә укучылар да, укытучылар да шатланып каршы алды.


Хушлашканда, мондый очрашулар ешрак булсын дигән теләк әллә ничә мәртәбә яңгырды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ