«Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый

“Гаилә һәм мәктәп” журналының 2016 елдагы гыйнвар саны, битләр саны артып, 48 битле булып дөнья күрде. Димәк, кызыклы һәм файдалы язмаларга да урын күбрәк булды дигән сүз.

январь тышлык ЭП“Гаилә һәм мәктәп” журналисты Әтнә районы Яңа Җөлби авылыннан килгән хат эзеннән барып, бу авыл балаларының ни өчен 5 чакрым ераклыктагы авылга җәяү йөреп укырга мәҗбүр булуын, әлеге проблеманың кайчан хәл ителәчәген ачыклап кайтты.

Мәктәпләрдә түләүле хезмәтләрнең саны елдан-ел арта. Сүз шәхси яки коммерциягә корылган мәктәпләр турында түгел, ә гадәти белем йортлары хакында. Баланы түләүле дәресләргә йөртү мәҗбүриме? Бу сорауга җавапны “Дәрес… акчага?” язмасыннан табарга мөмкин.

Җавабы журналда басылган сорауларның тагын берсе профсоюзларга кагыла. Профсоюз әгъзасы булуның файдасы бармы? Әлеге оешма ниләр белән шөгыльләнә?

Сабыеның сукыр булып туганын белгән ата-ана ниләр кичерә? Әлеге диагноз белән алга таба ничек яшәргә? “ГМ” журналисты, күрмәүче балалар янында булып, аларның проблемаларын өйрәнде. “Ярдәм” хәйрия фонды җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова исә мондый бала тәрбияләүче әти-әниләргә киңәшләрен бирде.

Бу санда “Күркәм гаилә” бәйгесе җиңүчеләре – Кайбычтан Хәмидуллиннар гаиләсе турында тәфсилле язма укый аласыз. “Гаиләне саклап калу өчен бигрәк тә кирәкле сыйфат – тугрылык”, — ди гаилә башлыгы Илмас Хәмидуллин.

Журналның бу санын укып, Казандагы шугалаклы балалар бакчасына сәяхәткә дә “барып кайтырга” була. Хәзер бит, балаң 5-6 яшьтән нинди дә булса түгәрәккә яки спорт мәктәбенә йөрми икән, син – ялкау әни яки җавапсыз әти, дип фикер йөртүчеләр шактый. Ләкин спорт белән җитди шөгыльләнүче үсмернең укырга вакыты каламы? Бу хакта яшь спортчыларның үзләреннән һәм әти-әниләреннән белештек.

Спорт димәктән, бүген Россиядә совет заманында бик популяр булган ГТО хәрәкәте кабат яңартыла. Бу хактагы дүрт сорауга тәфсилле дүрт җавапны физкультура укытучысы бирде.

“Йолдызлы гаилә” рубрикасының бу сандагы геройлары – Алия һәм Разил Вәлиевләр гаиләсе. Аларның кызларына исем кушуы үзе бер тарих булган икән. “Тәрбия балага исем кушудан башлана” язмасын укымый калмагыз!

“Мәктәптә кызыбызны бер малай кыерсыта башлады”, — дип мөрәҗәгать иткән иде журнал укучыбыз. Аның соравына психолог Люция Закирҗанова җавап бирде. Психолог киңәшләре һәр әти-әнигә файдалы булачак.

Борынгыдан килгән проблемаларның берсе – үсмерләр фахишәлеге. Хәзерге вакытта ул ни дәрәҗәдә актуаль? Арту ягына барамы, әллә кимүгә табамы? Иң мөһиме – мондый азгынлыкка каршы ничек көрәшергә?

Кешенең көче, ниндидер проблемаларга юлыкканда, диварны тишеп чыга алуда түгел, ә әзер ишекләрне таба белүдә. “Иманлы бала” сәхифәсендә — шул ачык ишекләрне табу сере.

Бала табып, өйдә утыра башлагач, нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен белмәсәгез, “Декретта да тормыш дәвам итә” язмасын укып чыгыгыз. Үзегезгә ярардай шөгыль тапмый калмассыз, шәт.

Кайвакыт без, ата-аналар, балалар белән уйнап утыруны кирәкмәгән эшкә саныйбыз. Баксаң, бергә уйнау – алыштыргысыз тәрбия икән. Бала белән ничә яшьтә нинди уен уйнарга мөмкинлеген “Уенның ояты юк” язмасыннан укыгыз.

“Ай үсәсен көн үсүчеләр” әкияттә генә түгел, тормышта да булырга мөмкин. Андыйларны “акселерат” дип атыйлар. Бу нәрсәсе белән куркыныч?

Бүгенге мөгаллимнең эше тавык чүпләп бетермәслек. Шулар өстенә тәртипсез укучылар, һәрнәрсәдән гаеп табарга торган әти-әниләр белән дә эшләргә туры килә. Укытучылар, көндәлек стресска каршы торырга өйрәнәсегез килсә, “Укытучыга сүз әйтмәгез…” язмасы белән танышыгыз.

Куркаклар гына хоккей уйнамый, дип җырлыйлар. Андый батырлар кызлар арасында да бар икән…

“Сәламәтлек” сәхифәсендә “җил чәчәге”, “скарлатина”, “бума ютәл”, “дуңгыз яңагы”, “кызылча” кебек “балалар авырулары” турында укый аласыз. Бала сәламәтлеге өчен алар ни дәрәҗәдә куркыныч?

ЯЗЫЛЫРГА

Добавить комментарий